Телевизордан «Ак Барс» клубы катнашкан уеннарны күрсәтә башласалар, операторлар соңгы елларда трибуналардагы меңләгән тамашачы арасыннан гел берәүне эзләп табалар – башындагы калфагына сәйләннәр белән «Ак Барс» дип чигелгән, ак шәл ябынган сөйкемле Гөлфизә апаны!
– Бу – «Динамо», Мәскәү, ә монысы – безнең «Ак Барс», «Авангард», «Торпедо», «Северсталь», «Сочи», «Барыс», «Нефтехимик»... Владивостокның «Адмирал»ы... Тагын «Амур», «Автомобилист». «Салават Юлаев»... Беләсез инде, ул – Уфаныкы... Ә менә болары – Гагарин кубоклары! «Ак Барс» бит аларны өч тапкыр яулады! Беренче тапкыр – 2009 елда. «Локомотив» белән уйнады ул елны. 4:3 исәбе белән без җиңдек! Монысы – 2010 ел. Исәп тагын «Ак Барс» файдасына 4:3 булды! Бу уеннарны мин карамадым. Ә менә 2018 ел-дагысын үз күзләрем белән күреп утырдым. Сез аның нинди тамаша икәнен белсәгез иде! Андагы эмоцияләр! Мин аны беркайчан оныт-маячакмын! Без анда ЦСКА белән уйнадык. 4:1 исәбе белән җиңдек! 42 нче минутта гына бер алка кертә алдылар... Мин хәзер дүртенче кубокны көтәм!
Без Гөлфизә апа Камалиева белән аның иң зур байлыгын (җанатарлар аңлар!) – значокларын шулай берәм-берәм карыйбыз. Ул илебездәге бөтен хоккей клубларын үзенең биш бармагы кебек белә! Илдәге генә дә түгел... Гөлфизә апа – «Ак Барс» хоккей клубы җанатарларының иң өлкәне. Аңа – 66 яшь.
60 яшенә кадәр хоккей аны ялгыш та кызыксындырмый. Алай гына түгел, телевизор эченә кереп китәрдәй булып хоккей карап утыручыларга шакката. Ә бервакыт сеңлесенең кызына ул укыган колледждан хоккейга билетлар бирәләр. Әниле-кызлы уенны карап кайталар да, кабат... үзләре билет сатып алалар. Тик көне килеп җиткәч, Гөлфизә апаның сеңлесе авырып китә һәм апасына: «Минем урынга син бара алмассыңмы икән?» – ди. Әле 18 яше тулмаган кызны ялгызын җибәрепбулмый бит – ризалаша Гөлфизә апа. Икенче тапкыр да очраклы гына эләгә ул хоккейга. Ә өченче тапкырга инде билетны үзе сатып ала! Һәм менә шуннан бирле бер генә матчны да калдырганы юк аның!
«Ак Барс»ларның фан-клубына – җанатарлар арасына эләгүе үзе бер тарих.
– Мин аларга шунда ук игътибар иттем. Гадәттә, җанатарлар аерым секторда басып торалар. Ерактан күренәләр: кигән киемнәре, кулларында шарфлар, флаглар... Алар гел: «Ак Барс!», «Ак Барс» – Казан!», «Ак Барс» – алга!», «Берәү – меңнәр өчен, меңнәр – берәү өчен!» – дип кычкырып, уенчыларны рухландырып торалар. Энергия миндә дә җитәрлек – алар арасында буласым килде. Башта сеңлемнең кызын җибәрдем: «Бар, белеш әле», – дим. «Ак Барс» командасы Магнитогорскига, чираттагы очрашуга җыена икән. Җанатаралар исә алардан беркайчан калмый. Сеңлемнең кызы: «Мин дә барам!» – дип язылып ук килгән. Баланы үзен генә ничек җибәрәсең – миңа да язылырга туры килде... «Апа, юл бик ерак бит. Авыр булмасмы икән сезгә?» – диләр. «Арагызда әби барын сизмәссез дә», – дидем. «Гөлфизә апа, хәлегез ничек? Арымадыгызмы? Берәр нәрсә кирәк түгелме?» – дип сорап кына тордылар. Автобустан кулымнан тотып төшерделәр, кая гына чиратка бассак та, алга уздырдылар... Шуннан соң мине дә фан-секторга керттеләр.
Чиләбе, Уфа, Түбән Кама, Ярославль, Екатеринбург, Түбән Новгород, Череповец, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Сочи... «Ак Барс» җанатарлары белән Гөлфизә апа булган-күргән шәһәрләрне санап та бетерә алмам. Моңа кадәр Казаннан беркая чыкмаган кеше хәтта Швейцариягә кадәр барып җиткән! Дөнья күргән!
– Беренче матчлар вакытында сеңлем белән кызының сөйләшүләренә колак салам: «Глухов кертте!» – дип куаналар. Абросимов, Захарчук, диләр... «Ничек аларның бөтенесен белә-сез? Кайсы номер белән кем уйнаганын кайдан хәтерлисез?» – дим аптырап. «Өйрән», – диделәр. Мин дә өйрәндем... Беренче мәлдә төнлә уянып яза идем: Абросимов – 16 нчы сан, Глухов – 12 нче, Захарчук – 7 нче... Иртән тикшерәм – дөресме, юкмы?
Телевизордан «Ак Барс» клубы катнашкан уеннарны күрсәтә башласалар, операторлар соңгы елларда трибуналардагы меңләгән тамашачы арасыннан гел берәүне эзләп табалар – башындагы калфагына сәйләннәр белән «Ак Барс» дип чигелгән, ак шәл ябынган сөйкемле Гөлфизә апаны! Калфакны махсус чиктергән, ә ак шәлен әбиләр янына ашларга йөргәндә бәйләргә дип, лаеклы ялга чыккач алган булган. Ул чакта планында абонемент сатып алып, «Боз сарае»на йөрү булмаган бит әле... Хоккей карарга килгән тамашачы да таный аны: «Ак Барс»ның абикасы!» – диләр. Шулай, әбисе! Әби кеше оныкларын яраткан кебек, хоккейчыларның барысын бертигез якын күрә әнә – аерып бер исемне дә атамый. «Барысы да үземнең балаларым кебек!» – ди. Алар тормышындагы булган яңалыклардан хәбәрдар: Даниил Журавлев өйләнгән, Тимур Билаловның кызы туган... Егетләрнең кайберләренә Гөлфизә әбиләреннән туган көннәренә өстенә хоккей алкасы куелган бүләк – торт та эләккән.
Гөлфизә апаның ике дәфтәре бар. Берсенә бөтен матчларны язып бара ул. Әйтик, «Авангард» «Салават Юлаев» белән уйнады: шулкадәр уен узды, алканы шулар-шулар кертте... Икенче дәфтәрдә – яраткан «Ак Барс»ы турында гына. Нинди генә мәгълүмат юк анда! Бу сезонда бозда кайсы командалар белән очрашкан, ничә алка керткәннәр, кем керткән, кайсы хоккейчы нинди сан астында уйнаган... «Язып бару – хәтерне яхшырту өчен менә дигән күнегү!» – ди ул үзе.
– Хоккейга гашыйк булганчы алты ел өйдә генә утырдым бит. Тәмам картайдым, авырайдым, чиргә сабыштым... Кан басымы белән җәфаландым. 2013 елда микроинсульт кичердем. Тормышның кызыгын, мәгънәсен югалткан идем... Ә хоккейдан кан басымының нәрсә икәнен онытып кайтам мин. Бернинди диетасыз да ун килограммга ябыктым. Юлга чыксак, автобуста беркайчан йоклаганым юк, әмма арымыйм! Олы кеше күз-колак бит ул: тукталыштан керүгә санап чыгам – барысы да урынындамы? Автобуста тәртипме? Яшьләрне башка клубларның җанатарлары белән очрашканда коткыга бирелмәскә өйрәтәм. Ә андый хәлләр чыгып кына тора. Уфада башта начар уйнадык шулай. Тәнәфес вакытында: «Ак Барс» – чемпион, дигән буласыз, ә үзегез...» – дип килеп бәйләнделәр. «Ярар, бүген сезнең көн... Тик көн тәмамланмаган бит әле!» – дим. Соңгы матчта өч алка керттек! Аларның җанатарлары трибунадан торып чыгып киттеләр. Әйе, җиңелүләр дә була... Андый чакта бик авыр...
«Ак Барс»ның җанатары булу өчен таләпләр берничә. Беренчесе – үз клубың өчен чын-чынлап җан ату. (Алар турында сөйләгәндә Гөлфизә апаның күзләре ничек януын, балкуын күрсәгез!) Икенчесе – үзеңдә клубның атрибутикасын булдыру. (Гөлфизә апада аларның барысы да бар. Бу урында, ул атрибутиканың бик арзан булмавын гына әйтим дә: значокларның гына да һәрберсе 600–800 сум тора әнә.) Өченчесе – клуб тормышы белән яшәү. (Гөлфизә апа өчен «Ак Барс» та, аның фан-клубы да күптән икенче гаилә инде.) Дүртенчесе...
– Хоккейны телевизордан да карап була, диләр. Зурракны да сатып алдым менә. Тик кызык түгел! Тәэсирләр җитми! Оператор нәрсә күрсәткәнне генә түгел, барысын үз күзләрем белән карап утырасым килә! 17 нче сектор, 9 нчы рәт, 2 нче урында. Бу – минем яраткан урыным!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк