Логотип
Махсус проект

Хезмәт Герое Ганҗә (укырга)

Ганҗә апаның хезмәт кенәгәсендә ике генә язу бар. Аның беренчесе – 1955 елда 18 яшьлек кызның төзелешкә буяучы булып урнашуы, икенчесе – 1961 елның июнендә Кама елгасы буенда төзеләчәк яшь калага үз участоклары белән эшкә күчерелүе.

Ганҗә апаның хезмәт кенәгәсендә ике генә язу бар. Аның беренчесе – 1955 елда 18 яшьлек кызның төзелешкә буяучы булып урнашуы, икенчесе – 1961 елның июнендә Кама елгасы буенда төзеләчәк яшь калага үз участоклары белән эшкә күчерелүе.

Хыялый күңелле авыл баласы Азнакай ягындагы туган авылы Әсәйне сагынуын, яшьлек хисләрен, пар канатлы бәхетен, төсләр балкышы итеп, яңа калыккан йортларның диварларына күчерә. Шул йортта яшәячәк кешеләрнең, мәктәптә укыячак балаларның күңелләре дә шатлык белән тулсын... Көн узсын дип түгел, башкарган эше яхшы да, сыйфатлы да булсын дип тырыша җитез Ганҗә. Янәшәсендәге башка буяучыларга да ярдәм итәргә өлгерә. Бригадирлары авырып, дәваханәдә яткан бер ел дәвамында аның вазыйфасын да үти. Җитәкчеләрнең булдыклы, эшлекле кешеләрне күрә һәм тиешенчә бәяли белгән еллар шул... 31 яшьлек Ганҗәне «Татэнергострой» тресты идарәсенә чакырталар. «Балаларым да кечкенә, русчам да ипи-тозлык кына», – дип каршы килеп карый. Үзе шикелле үк төзелештә эшләүче ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөдәррис тә җитәкчеләр фикерен хуплагач, Ганҗә ризалаша. Аңа 50 кешелек малярлар бригадасын ышанып тапшыралар.

Иң җаваплы объектларны – элекке «горком», елга порты, автовокзал, «Җәлил» кинотеатры, «Бигеш» аэропорты биналарын, «химкомбинат» эстакадасын (башка-башка йортларны) Ганҗә бригадасына тапшыралар. Синең булдыра аласыңа ышаналар, ә бригада кызларың кушканнарыңны җиренә җиткереп үти икән, социалистик ярышларда җиңәргә дә, бишьеллык планны өч елда үтәргә дә була. Әгәр хезмәт чорында ире һәм  төзелештә кранчы булып эшләүче уллары – Нәҗип белән Әнис аның ныклы терәге булмаса, Ганҗә дүрт чакырылыш шәһәр Советы депутаты булып сайлана да, җәмәгать эшендә катнаша да алмас иде, мөгаен... Шәһәрдә яңа фатир алучылар исә «Ганҗә кызлары» төзегән йортта яшәүләрен эчке бер горурлык катыш сөйли. Шуңа күрә дә малярлар бригадиры, 43 яшьлек Ганҗә Галим кызы Әхмәдиевага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү шатлыгын буяучы кызлар гына түгел, каладашлары да ихластан уртаклаша. «Азат хатын»ның 1980 елгы ноябрь санын – тышлыгында күкрәгенә Ленин ордены таккан көләч йөзле Ганҗәнең сурәте төшерелгән журналны кулдан-кулга йөртәләр. (Сүз уңаеннан: аның әтисенә дә, ТАССРның иң яхшы терлекчесе буларак, 1936 елда Ленин ордены бирелгән.) 

...Бүген Ганҗә апа үзенең гаилә альбомында, данлы узганнарының истәлеге итеп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән төшкән фотоларны, үз бригадасы кызларының рәсемнәрен, мәрхүм ире Мөдәррис сурәтен кадерләп саклый. 

 Ачык йөзле Ганҗә апа белән саубуллашып, ишеккә юнәләм. Ә иркен кунак бүлмәсендәге гөлләр гүя, уйларымны сизгәндәй, тын гына пышылдыйлар: «Бүгенге көндә шәһәрнең бердәнбер Хезмәт Героена – «миңа аның әллә ни әһәмияте юк та, әмма тарихи гаделлек өчен кирәк», дип әйтүче Ганҗә Әхмәдиевага Түбән Каманың мактаулы гражданины исеме бирелгәнен күрергә язсын иде...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар