Логотип
Актуаль тема

Уттан алып, утка салды...

Хөкем карары чыгарылды, барысы да куркыныч төш сыман артта калды, дип әйтер идем, әйтеп булмый.

Күңелдә авыр хисләр калдырган, бик озак оныта алмый йөргән бер очрашу искә төшә. Бервакыт безне – журналистларны – Президент каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзалары белән бергә хатын-кызлар төрмәсенә алып бардылар. Тимер чыбыклы биек стеналар, дистәләгән тимер ишекләр аша үтеп, тоткыннар дөньясына килеп эләктек. Колония башлыгы безне, алар белән якыннан таныштырмакчы булып, камерадан камерага йөртә башлады. Тетрәнеп, хәйран калып йөрибез. Шунда күзем өлкән яшьләрдәге бер апага төште. Ул караватына утырган да бер ноктага төбәлгән. Үзе эченнән нидер көйли. Көйлиме, дога укыймы?! Кем булуы белән кызыксынам. Тәрбияче: «Улына кул салган. Аңгырая бугай инде. Көнозын шулай әнә. Беркем белән сөйләшми, аралашмый. Без дә аңа сүз әйтмибез. Жәллибез. Уттан алып, утка салган баласы...» – дип, мине аның белән сөйләшүдән туктатып калды.

Менә тагын, менә тагын шундый хәл. «Тукай районының Кече Шилнә авылында яшәүче 61 яшьлек ана 32 яшьлек улын буып үтергән» дигән хәбәр безне аяктан екты. Менә инде ничәмә-ничә көннәр телебездә гел шул. Соңгы адымга баручы сәбәпләрне ныгытып белеп җиткермәгән килеш, җыйнаулашып ананы яклыйбыз, тиктомалдан булмас, бер генә ана да баласының үлемен теләмәс, дибез.

Телефон аша элемтәгә кереп, тикшерүчеләр, район суды рәисе белән дә сөйләшеп алдым. Инде хөкем карары чыгарылган булса, хатын артыннан колониягә дә барырга риза идем. Бәхеткә, ул өйдә булып чыкты. Шакылдатуга ук ишекне ачты. Кем икәнлегемне белүгә, шундук түргә дәште. «Как на духу сөйлим», – дип, сорауларыма җавап бирергә риза булуын белдерде. Әйтерсең, ул мине көткән, киләсемне белгән. Ул хәтта килүемә сөенгән дә шикелле тоелды миңа. Мөгаен аңа шушы мәлдә кемгәдер эч серләрен бушатырга, сөйләп бушанырга кирәк булгандыр. Авыр язмышлы тормышының йөрәгеннән кан тамардай шушы өлешен алып ыргытасы, мәңгегә онытасы килгәндер. Онытуын онытмас... Ул да бит үзен «уттан алып, утка салган». Аннан качып котылу мөмкин түгел. Ул тумбочка өстенә куелган фоторәсемнәрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз төшергәләп сөйли дә сөйли. Сорау да бирмим, үзе сөйли. Инде менә ничәнче мәртәбә: «Ничек булды соң?» – дип кабатлаган соравыма җавапны ул иң соңыннан, сөйләшү ахырында бирер. Ә хәзергә әңгәмәдәшем аны шушы хәлгә илтеп җиткерүнең сәбәбен аңлатмакчы миңа...

Эчсә, ни кыланганын белмәде

Зинаида Воронова үзенең тыныч-рәхәт яшәгән чагын хәтерләми дә. Алар ире белән ике кыз, ике малай тәрбияләп үстергән. Ире күптән вафат инде. Хәзер менә уллары да юк. Истәлеккә фотосурәтләре генә калган әнә.

– Кече улымны үтерделәр, – ди Зинаида Степановна. – Вафатына сигез ел була инде. Тәрәзәдән үзе ташланган дип, җинаять эше дә ачып тормадылар. Ә мин ышанмадым. Нишләп ташлансын ул?! Акыллы бала иде. Ә Вася... Вася ул кызу холыклы. Мәктәптә укыган чагыннан тәрәзә вата башлаган иде, шул гадәте бетмәде, ахыр көнгәчә дәвам итте. Ул җимермәгән, ул кырмаган әйбер калмагандыр. Мәрхүм турында начар әйтмиләр. Ул аны начар итеп сөйләми дә. «Холкы шундый иде, бирешергә яратмый иде», – дип акларга керешә. Егетне шул «кызулыгы» җинаять юлына бастыра да. Ул өч мәртәбә төрмәдә утырып чыга. Соңгысында аны наркотиклар белән сату иткән өчен биш ел да биш айга хөкем итәләр. Утырып кайту да сабак булмый. «Ул эчә, эчкәч, үзен-үзе белештерми. Төрмәдән кайтуының икенче көнендә үк бер танышыбызның машинасын ватты, – дип, күз яшьләре белән сөйли ана. – Мин аның бурычларын түләп яшәдем. Машинага зыян китергәч, бездән тагын 70 мең сум сорадылар. Түләми кая барасың? Ярый әле акча биреп торырга әйбәт танышлар бар, миңа ышаналар. Гомер буе шулай булды: ул вата, мин түлим. Акчам булмый икән, кешедән алып түлим».

«Бурычларын түләдем, утыртсалар да ярый...»

Ананы яңадан-яңа сынаулар алдына куйган бу күңелсезлекләрнең ахыры фаҗигале тәмамлана. Ул көнне алар оныгын туган көне белән котларга дип, кызларына кунакка бара.

– Вася шактый исерек иде, без кайтырга җыендык, – ди авыр уйларына бирелеп әни кеше. – Кайтканда, юл уңаеннан, кибеткә кереп сыра алып чыкты. «Бүтән эчмә инде, җитәр», – дигәч, шешәне җиргә тотып бәрде.

– Өйгә кайткач, – ди ана, ул куркыныч минутларны янә хәтерендә яңарта башлап, – утырды-утырды да тагын чыгып китте. Берзаман кызым шалтырата: «Әни, кибеткә бар әле, Вася анда котыра», – ди. Җыендым да, чыгып йөгердем. Йөгердем дигәч тә, гомер буе фермада эшләгән кешенең аяклары ничек йөгерүен күз алдына китерәсездер. Барып җиттем. Вася кибет янында тора. Аңа бер сүз әйтмичә, кибеткә кереп киттем. Керсәм, ни күрим – витринаның пыяласы ватык, идән тулы шешә ватыклары... Директоры: «Әгәр дә зыянны түләсәгез, судка бирмим», – дип тора. Аның әйткәне артымнан ук кереп җиткән улыма җитә калды. Ул, ярсып китеп, кычкырырга, юлында очраган һәр нәрсәне җимерергә тотынды. Тагын бер-бер бәла китермәсен, зыян салмасын дип, без аны кызым белән урамга өстери башладык. Каравылчы да булышты.

Исерек ирне көч-хәл белән урамга алып чыгалар. Кызы тикшерүчегә биргән күрсәтмәсендә: «Воронов В. В. күп эчә иде. Исерек килеш күп юләрлекләр эшләде. Төрмәдә утырып кайтканнан соң бөтенләй чыгырдан чыкты: аракы эчсә, бер явызга әйләнә, кеше белән талаша, әйткәләшергә генә тора, чит кешеләрнең мөлкәтенә зыян сала, күршеләр аннан гел зарлана торган иде», – ди.

Ике арадагы тарткалаш көтелмәгән юнәлеш ала. Ана яңадан кибеткә керергә ыргылган улын тотып калам дип, үзе дә сизмәстән, башыннан яулыгын салып, арттан улының муеныннан эләктереп ала. Кызы белән икәүләп җиргә егып сала. Һәм инде ычкындырмый. («Яшь бозауларны торакка күчергәндә без гел шулай итәбез. Яулык белән муеннарыннан эләктереп алабыз. Югыйсә качалар», – дип аңлата ул миңа.) Ул суламый башлагач кына, кайнар баштан ни эшләп ташлаганын аңлый. «Кызым, Вася суламый...» Колагыннан кан китүен, егылганда башы имгәнүен экспертлар тикшерү барышында әйтер.

– Үлгәндер, димәдем. Аңын югалткандыр, дидем. Ул утырган җиреннән торып басып, улларының фотосурәтләре янына килә. – Укыйм, көн-төн укыйм. Хак Тәгаләдән ярлыкауны сорыйм. Әле юк-юк та өй эшләренә булыша торган иде. Йә сарай ишеген рәтли, йә чистарта. Әле генә фатирга ремонт ясадык. Ул йөрде бөтенесенә. Шофер булып эшләде, азмы-күпме акча биреп барды. Дөрес, бер мең бирсә, ике мең итеп ала торган иде. Мин аның үлемен һич теләмәдем. Мин аны тынычландырмакчы гына булдым.

Бу хәлләрдән соң өч ай ярымлап вакыт узып китте. Вороновага карата Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 105 нче маддәсе (1 нче өлеш) буенча җинаять эше кузгатыла. Судта Вороновлар гаиләсен­нән өч кеше җавап тота: әнисе – гаепләнүче, бер кызы – шаһит, ә икенчесе зыян күрүче сыйфатында.

Саубуллашканда Зинаида Степановна: «Бурычларым­ны түләп бетердем, инде төрмәгә утырсам да була», – дип куйды. Аның сүзләреннән бер генә нәрсәне аңладым: ул җавап тотарга әзер. Хәлен йомшартучы фактлар гына искә алынса икән...

Бу хәлләрне читтән күзәтеп торган авыл халкы да: «Белмибез, күрмәдек»тән башкасын әйтә алмады.

 

Шартлы рәвештә биш елга

Гомер буе фермада эшләп, шул дәвердә хөкүмәте­безнең дистәләгән Мактау кәгазьләренә лаек булган, республикада алдынгы сыер савучылар рәтендә йөргән, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән Воронованы авыл халкы хөрмәт итә, аның өчен борчыла. Алар бу вакыйганы чит кешегә сөйләргә атлыгып тормый. Дөресрәге, сөйләмиләр дә. Ни күрше­ләре, ни авыл халкы бу темага сүз чыкса, шундук йомыла, нидер әйтүдән баш тарта. Арада берсе генә: «Гаиләләре белән кызу халык», – дип ычкындырды. Бәлкем, бу да күп нәрсәгә ачыклык кертәдер. Кайчак «сабыр төбе – сары алтын» булуын да истән чыгарырга ярамый шул.

Әмма минем әйтәсе килгәнем башка. Без авылга көпә-көндез килдек. Авыл урамнары буйлап йөреп чыкканнан соң, үзеннән ун-унбиш адымда гына фаҗига булган кибеткә кердем. Кибет киштәләре тулы спиртлы эчемлек, ниндие генә юк анда. Көн уртасымы, төн уртасымы – беркем беркемгә комачауламый, акчаң булса, ал да эч кенә. Авыл җирендә дә эчкечелек, наркомания күренешләре ешайды, дип гаҗәплә-нәбез. Бер дә гаҗәпләнәсе юк. Моңа һәркайда яшел урам икән хәзер. Ә эчкечелектән җинаятькә, үзегез беләсез, бер адым.

Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы безнең белән сөйләшүдән баш тартты. Ә юкка! Авыл кешеләре, авыл хәлләре турында аннан да яхшырак тагын кем белә?! Ул да Воронованың хәлен белеп-күреп торгандыр. Әллә нигә бер булса да кызыксынырга иде. Һичьюгы социаль хезмәткәрләр, участковый бар. Өйдәге хәлләрне күреп торган күршеләр бар. Ә алар: «Белмибез, күрмәдек...» Әйтәм бит, «кеше кайгысы – кештәктә», дип. Шулай да бер-берсен тугандай күреп, дус-тату яшәгән авыллар күбрәк. Без андыйлар хакында күп язабыз, күп сөйлибез.

Ананың хәлен исерек күрмәгән, үз башына төшмә­гән кеше генә аңламый. Әлбәттә, кызу баштан, үзен-үзе белештермичә кылынган җинаять дип, Воронованың бу гамәлен якларга җыенмыйм. «Мин тудырдым, мин үтерәм»гә китсә, күз алдына китерәсезме ни буласын?!

Әгәр дә без гаилә – кечкенә бер дәүләт, дип сөйлибез икән һәм аның иминлеге, ныклыгы, әлеге дә баягы, һәр гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле икән, бөтен игътибарыбызны ни өчен шуңа юнәлтмәскә?! Ни өчен җәмгыятькә, тирә-юньдәге кешеләргә матди һәм әхлакый зыян салган тәртип бозучыларны закон каршына шундук бастырмаска?! Бәла-каза килеп чыгуны көтәргә?!

Берара аракы сатуны катгый кысага салып карадылар каравын. Тик ул тәртип, аның һәр яхшысы-кирәге, ни гаҗәптер, шундук онытылган кебек, бик тиз юкка чыкты. Әйе, бер танышым әйтмешли, «мондый балалар авыл саен». «Безнең җәмгыять исерекне һаман да кешегә санап, аңардан нидер өмет итә, эчүеннән туктамасмы, ди. Юк, туктамаячак. Чөнки эчкечелек ул – чир. Элек эчкечеләрне хезмәт белән дәвалау өчен ЛТПлар бар иде. Хөкүмәт аракы сатуны туктатмаса да, аларны яптыр-ды», – дип яза Казаннан Сәгыйть Идрисов. Дөрес бит!

Язма әзерләнгән көннәрдә Тукай районы халык суды Зинаида Воронованы гаепле дип танып, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 105 нче маддәсе (1 нче өлеш) буенча сынау срогын биш елга билгеләп, шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

Дәүләт гаепләүчесе сыйфатында катнашкан район прокуроры Марат Әхәтов суд карарын болай дип аңлатты: «Хөкем карарын законлы һәм гадел дип саныйм. Ул инде үзен үзе җәзага тарткан. Өлкән яшьтәге кешене ирегеннән мәхрүм итү дәүләт тарафыннан рәхимсезлек булыр иде. Мондый адым ясауга ананы улының әхлаксызлыгы мәҗбүр иткән».

Телефон аша Зинаида Степановнаның хәлен белештек. Ярый әле шартлы рәвештә булган, дип, аның өчен куануыбызны белдердек. Аның тавышы бик төшенке иде. «Миңа барыбер, мин бит барыбер беркая чыгып йөрмим», – диде ул.

Хөкем карары чыгарылды, барысы да куркыныч төш сыман артта калды, дип әйтер идек, әйтеп булмый. Ана хәзер үз хәлен үзе генә беләдер. Ул бит баласын югалткан ана гына түгел. Аңлыйсыздыр мине...

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар