Уку елы тәмамлана (БДИ көннәре)

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит.

Быел янә Татарстанның меңләгән укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлаячак. Мәктәпләр унбер ел буе тәрбияләп үстергән, гыйлемле итәргә тырышкан үз кошчыкларын олы тормыш юлына озатырга әзерләнә. Гомер-гомергә бу көн укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу  бәйрәмнәрнең берсе булган.

Быел “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25 майга билгеләнгән. Бу көнне элек-электән  килгән  күркәм гадәт буенча IX һәм XI сыйныфны тәмамлаучы кызлар ак бантлар тагачак, туган-тумачаларны тинтерәтеп табылган яки махсус шушы кичә өчен тектергән совет заманы формасын киячәк. Үсеп буй җиткән егетләр дә кимен куймаячак, билгеле. Алар да мәктәп белән саубуллашырга күкрәк киереп, иң яхшы кәчтүм-чалбарларын, галстукларын киеп киләчәк. Бөтен социаль челтәрләр бәйрәм рухын чагылдырган фотолар белән тулачак...

Әле кайчан гына нәни кызлар һәм малайлар әти-әтиләре белән җитәкләшеп кыюсыз гына беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән иде бит.  Соңгы кыңгырау чыңы бу көнне әлеге хатирәләрне кабат яңартачак. Балачак, мәктәп,  уку еллары дәвамында иң якын кешеләргә әверелергә өлгергән укытучылар белән хушлашу мизгелләре быел да күз яшьләреннән башка гына узмаячак. Ә инде кичен укучылар кафе-рестораннарда рәхәтләнеп күңел ачачак, табигатькә чыгачак,  шәһәр буйлап йөриячәк. Бер кичкә барлык борчулар онытылып торачак.

Әйткәнебезчә, IX һәм XI сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңы белән иң җаваплы, иң хәлиткеч чор башлана. Беренчеләре дәүләт йомгаклау имтиханын тапшырса, икенчеләрен тагын да катлаулырак сынаулар көтә - бердәм дәүләт имтиханнарыннан яхшы баллар җаның теләгән уку йортына ачкыч булып тора бит.

2016 елда БДИны 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырыр дип көтелә.  Моңа кадәр барлык унберенчеләр имтиханга керү хокукы бирә торган йомгаклау иншасы язды, тәҗрибә рәвешендә төрле фәннәрдән сынау биреп карады.  1 февральгә кадәр егет-кызлар үзләренә укырга кергәндә кирәкле фәннәрне тәгаенләргә тиеш иде инде.

- БДИ артык куркытмаса да, бераз дулкынландыра. Чөнки бу процесс без - булачак абитуриентлар өчен, зур сынау булып тора, БДИда киләчәгең хәл ителә. Имтиханнарга уку елы башыннан әзерләнә башладык. Математика һәм рус теленнән имтиханнарга әзерлек мәктәп кысаларында да бик көчле булды. Шуңа курә бернинди репетиторларга да мөрәҗәгать итү теләге юк иде. Ә менә калган фәннәр буенча репетиторлар яллап шөгыльләнергә туры килде, - ди быел Казанның 27нче гимназиясен тәмамлаучы Зилә Мөбәрәкшина.

Ул рус теле, математика (база дәрәҗәсе) һәм жәмгыять белеме буенча имтиханнарга язылган. Олимпиадаларда катнашып үз-үзен сынаган, җиңүләр яулаган кыз әлеге имтиханнарны бик тыныч кабул итә.  БДИга да мөнәсәбәте уңай. Әмма сыйныфташлары арасында бу төр сынауларны тәнкыйтьләүчеләр дә бар икән.

- Укытучыларыбыз безнең өчен борчыла да, үзләренең балалары сыман юатырга да тырыша. Алар безнең хәлебезне бик яхшы аңлый, әлеге сынаулар психологик яктан никадәр авыр икәнен белеп тора. Шуңа күрә имтиханнар белән куркыту, гомумән, юк, - ди Зилә.

Беренчеләрдән булып 27 майда география һәм рус әдәбиятын сайлаган укучыларны сынаячаклар. 30 майда исә имтихан тапшыру пунктлары иң күпсанлы укучыны кабул итәчәк. Бу көнне беренче мәҗбүри сынау – рус теленнән имтихан узачак. Аннары инде укучылар база һәм профиль дәрәҗәдәге математика һәм башка фәннәр буенча белем дәрәҗәсен  күрсәтергә тиеш.

БДИда фәннәрне тирәнтен белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирү мөмкинлеген елдан-ел киметә баралар.  Инде узган елда ук кайбер фәннәрнең биремнәрендә тест өлеше юкка чыгарылды. Быел да тарих, җәмгыять белеме,  информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география буенча биремнәрдә берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алып булмаячак. Тест өлеше чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына сакланды.

БДИда укучылар тупларга тиешле минималь баллар күләме узган елдагыча калды. Рус теленнән, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия һәм биологиядән - 36, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча  кимендә – 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, чит  телләрдән 22 балл  тупларга тиеш.


БДИ уздыру көннәре
 27 май  - География, рус әдәбияты
30 май  - Рус теле
2 июнь - Математика (база дәрәҗә)
6 июнь - Математика (профиль дәрәҗә)
8 июнь -  Җәмгыять белеме
10 июнь - Чит телләр (телдән бирү)
11 июнь - Чит телләр (телдән бирү)
14 июнь  - Чит телләр, биология
16 июнь - Информатика, тарих


чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6129
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3832
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3755
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2706
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату