Сугыш башланган елны ук Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1941 ел, ноябрь. Ленинград өлкәсендәге Тихвин шәһәре... Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да ябарга омтыла. Тихвинны ничек тә азат итәргә кирәк! Канкойгыч сугышлар башлана. Яу кырында берүзе калып, фашистларның тулы бер ротасын, 8 танкны юк иткән батыр татар егете турында беләсезме сез? Ул 1941 елның декабрендә үк беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исемен ала! Инде 20 яшендә аның күкрәгенә «Алтын Йолдыз» медале тагалар! Ленин ордены белән бүләклиләр. Бу легендар батыр якташыбыз Илдар МАННАНОВ турындагы хәбәрләр бөтен фронтларны айкый.
Илдар Маннанов турында язарга алындым да туктап калдым. Аның турында иркенләп сөйли алам икән бит... Үзебезнең Илдар абый лабаса! Абый түгел, җизни әле! Җәмилә апабызның ире Илдар абыйга барыбыз да җизни дип эндәшә идек. Ул миңа балачактан таныш. Чаллыга аларга кунакка баруларыбыз... Чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, гел мәзәк сүз сөйләп көлдерә торган Илдар җизнинең якын итеп каршы алулары... Тәрәзәләреннән күренгән киң Кама, дулкыннарда җай гына тибрәлгән саллар, Кама аръягындагы урманнар... Әнә шул картина күз алдына килеп баса да, аңа бәйле истәлекләр хәтер төпкеленнән саркып чыга. Без аның шундый танылган кеше икәнен белми дә идек әле башта. Мәктәпкә укырга дә кермәгән чакта сеңлем белән өченче классның «Туган тел» китабын актарып утырабыз шулай. Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин турында язганнар, фотолары да бар. Пилоткасын кыңгыр салып, гимнастеркасына медальләр тагып, елмаеп төшкән фотодагы абый бигрәк матур! Иҗекләп: «Ил-дар Ман-на-нов», – дип укыйбыз. Шунда әти: «Илдар җизнәгез бит!» – дип куя. Ничек инде?! Безнең җизни белән дәреслектәге геройның бер үк кеше булуына һич ышанып җитә алмыйча шаккатып утырабыз. Берүзе бер рота фашистны, дистәгә якын танкны юк иткән яралы батыр егет... һәм Илсөяр белән Илгизәрнең әтисе гап-гади Илдар абый.
Ул без – бала-чага белән шаярып сөйләшергә ярата. «Тыңлагыз, бер әкият сөйлим», – дисә, янынарак елышабыз. «Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булганда, яшәгән, ди, әби белән бабай, аларның өе булган, ди, таштан, сөйләемме баштан?» – Ул, хәйләкәр елмаеп, безгә карый. «Сөйлә, сөйлә, җизни!» – дип ялынабыз. Һәм кабат шул әкиятне инде фәләненче тапкырында тыңлап, алданабыз.
Илдар абый белән Җәмилә апа балаларына тирән мәгънәле исемнәр сайлаган. Илне сөйсен дип – Илсөяр, илләр гизсен дип – Илгизәр куйганнар. Илдар Маннанов хатыны Җәмилә, кызлары Илсөяр, уллары Илгизәр белән. 1964 ел. Чаллы шәһәре.
Менә ул Җәмилә апа белән авылы Бүләккә кайтышлый, иртүк юл уңаеннан безнең авылга да туктала, хәл-әхвәл белешкәч, безне дә утырмага әйдәкләп, УАЗигына утырта, басу юллары аша Бүләккә җилдерәбез – бертуган апасы Хәлимә көтеп тора чөнки. Олылар юлда төрле яңалыклар алышып бара. Җизни үзе янына Чаллыга Габдрахман Әпсәләмовның килеп китүен сөйли, язучы биргән сорауларны кызык итеп искә төшереп ала...
Габдрахман Әпсәләмов дигәннән... Язучының «Алтын йолдыз» романын укып, андагы геройларга сокланып йөргән чаклар. Җәмилә апаларның китап киштәсендә «Алтын йолдыз»ның русчага тәрҗемәсен – «Орлята»ны күреп алдым. Кызыксынып, титул битен ачсам... «Фронтовому другу, Герою Советского Союза Ильдару Маннанову от автора» дип автограф язган Әпсәләмов һәм кул тамгасын куйган! Бу инде минем өчен әллә ни! Язучының да ниндие бит әле! Еллар узгач шуны белдем: Габдрахман Әпсәләмов «Ватан өчен сугышка» фронт газетасының хәрби корреспонденты булган. Герой якташыбыз турында дистәләгән мәкалә, очерклар язган. 1943 елда күренекле язучы Илдар хезмәт иткән частька килә. Алар землянкада сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Нәтиҗәдә, Илдарга һәм аның батырлыгына багышланган «Батыр яуда беленер» дигән повесть дөнья күрә.
Сикия буенда яшел бакчаларга күмелеп утырган Бүләк авылы, аның чишмәләре, Илдарның, Чапаев булып, күрше-күлән малайлары белән сугышлы уйнаулары, «кылычын» ярсый-ярсый айкап, кычыткан гаскәрләрен кырып йөрүләре... «Тихвин шәһәре янында беренче мәртәбә сугышка кергәч, кызу канлы Илдарның башта кәефе кырыла хәтта», – дип яза Әпсәләмов. «...Пулемет, автомат тавышлары бик еракта ишетелә, дошман снарядлары да кайдадыр аланның аръягында ярыла. «Чын сугыш шундый була димени! Колакларым гына тонды. Бернәрсә дә ишетмим», – ди ул наводчикка...»
Илдар абый белән очрашуы турында ул болай искә ала: «Кичке ял вакытында без герой белән икәүләп якташлар янына киттек. Илдарның йөзендә канәгать бер горурлык тоеп алдым. Ул Татарстан хезмәт ияләре тарафыннан махсус үзенә атап җибәрелгән колакчынлы каракүл бүрек, күн пальто, кар кебек ак фетр киез каталар кигән иде...» Татар халкының данлы улына илнең төрле почмакларыннан хатлар килә. Газета редакциясе Маннанов белән гел элемтәдә торып, тыл хезмәтчәннәренең аңа язган хатларын даими бастырып килә.
Укытучылар белән бер очрашуында Габдрахман Әпсәләмовка «Алтын йолдыз» романының геройлары турында сораулар бирәләр. Һәм... автордан Галим Урманов образының прототиплары арасында Илдар Маннанов та булуы турында ишетәләр. Куркусыз, горур, кызу канлы, бераз һавалы... Чынлап та, әдәби образ белән чын герой бер-берсенә охшаганнар шул.
Соңгы очрашуыбызда Илдар абый: «Менә бу китапта да безнең батыр егетләр турында язылган», – дип, миңа Габдрахман Әпсәләмовның «Ак төннәр» китабын бүләк итте. Карелия фронтында, Мурманск юнәлешендә дә фашистларга каршы сугышкан бит ул. Язучының маҗаралы бу матур әсәре гомер буе күңелен яктыртып торган.
...Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына багышланган лекциясендә Мөхәммәт Мәһдиев язучы Габдрахман Әпсәләмов әсәрләренә, аның геройларына тукталып, шундый фикер җиткергән иде: «Сугыштан соң туган ир балаларга күпләр Илдар исеме куя башладылар. Легендар герой Илдар Маннановны халык әнә шулай үз итте...»
Илдар Маннанов батырлыгы турында күп яздылар, күп сөйләделәр. Укыганнарым, ишеткән-белгәннәрем куркыныч кинокадрлар кебек күз алдымнан уза.
...1940 ел. Октябрь. Бакчалары алтын сары төсләргә чумып утырган кечкенә Бүләк авылы. Комбайнчы егет Илдарны армиягә озаталар. Күпереп торган дулкын кара чәчле, шаян табигатьле бу егетне алда ниләр көтә? Ерак Чита. Артиллерия буенча орудие командиры булырга укып йөргән көннәрендә хәвефле хәбәр – сугыш!.. Вагоннарга төялеп, фронтка китү. Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре. Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да япмакчылар. Совет командованиесе Тихвинны тиз арада дошманнан чистартырга боерык бирә. Бомбалар шартлый, пулялар яңгыр кебек ява, өстә «юнкерс»лар оча, җирне дер селкетеп танклар килә... Бу көн турында Габдрахман Әпсәләмов болай яза: «Менә 1941 елның 16 декабре җитә. Илдар Маннанов өчен гомергә онытылмаслык, балаларының балалары горурланып сөйләрлек көн бу...» (Балалары Илсөяр белән Илгизәр, оныклары Сәйяр, Диләрә, Ринат, Рамил турында уйлап куям. – Э. З.)
Орудие янында – Илдар. Аның снарядлары бетә. Ә снаряд ташучылардан беркем дә исән калмаган! Туп коручы Илдар басу уртасында пушкасы белән берүзе кала. Берүзе – әллә никадәр дошман танкына һәм солдатына каршы. Үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. Күңелгә шом салып танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә. Инде командир да, наводчик та һәлак булган. Һавада бомбардировщиклар үкерә. Тагын шартлау... Ярчык кисәге Илдарның муенын яндырып үтә. Аркасы буйлап кан ага башлый. Ул да булмый, урман эченнән бер рота немец автоматчылары килеп чыга. «Рус, сдавайся!» – дип кычкырып, ата-ата каршыга йөгерәләр. Берьялгызың шул хәлдә калып кара! 20 яшьлек егет. Авыл баласы. Курыкканмы ул? Ниләр уйлаган? Шушы вакыйганы кат-кат күз алдына китерергә тырышам... Яраланган Илдар, орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача. Уннарча фашист җиргә ава. Көне буена сузылган үлем бәрелеше караңгы төшүгә туктап тора, кыр тынып кала. Яраланган Илдар, сугышчан дусларын югалтудан үксеп елый-елый, иртәгәге бәрелеш өчен төне буе снаряд ташый. Авиабомба ярылып, янә бер ярчык аягын яралый. Итек чолгавын ертып алып, яраны бәйләрлек тәвәккәллекне каян тапкандыр да, туп янына басып, тагын ничек ата алгандыр?! Шрапнельләр беткәч – ярчык чәчә торган снарядлар белән, алар да беткәч – броня яндыра торганнары белән...
Көн белән төн алмаша, тагын таң ата... Бөтен расчет өчен берүзе йөздән артык снаряд җибәрә Илдар, сигез танкны яндыра... Кинәт һавада – дошман бомбардировщигы. Бер-бер артлы бомбалар төшеп ярыла. Егет каты яраланып аңын җуя. Ул инде безнең гаскәрнең контрһөҗүмгә күчүен дә, еракта яңгыраган «ура» тавышларын да ишетми... Сугыш беткәч санап карасалар, орудиесеннән 108 снаряд җибәргән Маннанов! Гадәттә, көне буена 30 снаряд кына җибәрү дә расчет өчен күп санала. Ә бу тигезсез сугышны стерео-трубадан һәм бинокльдән күреп торган генерал Кирилл Мерецков: «Бу бит башка сыймаслык батырлык!» – дип, татар егетенә таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Ә шул бәрелештән соң «1 Май» совхозы кырлары «Маннанов кыры» дип йөртелә башлый. Ул аткан орудие постаментта батырлык һәйкәле булып калка.
Илдар абый белән соңгы тапкыр Чаллыда, аның фатирында күрештек без. Җиңү бәйрәмененең 60 еллыгына санаулы гына көннәр калган иде. Һаман элеккечә:
җор телле, кунакчыл. Олы бәйрәмгә дип «Алтын Йолдыз» тагылган костюмын әзерләп куйган. Өстәлдә – котлаулар, открыткалар. Тихвин шәһәреннән килгән телеграмма, Мөслимнән якташлары җибәргән чакыру кәгазе күземә чалынып ала. «Шулкадәр хөрмәт итәләр, рәхмәт инде, – ди ул сөенеп. – Мәктәпләргә очрашуларга да чакыралар. Батырлык дәресләре үткәрәм!»
– Илдар абый, үзеңә Советлар Союзы Герое исеме бирелү хәбәрен беренче тапкыр каян белдең? Син бит яраланып аңыңны җуйгансың... – дип сорыйм.
– Госпитальдә, – ди ул. – Ятабыз шулай. Арабызда бер политрук та бар. Ул көн саен фронттагы хәлләр белән таныштыра. Укыган газетасын бер читкә куеп: «Хәзер орден-медальләр белән дә бүләкли башлаганнар. Инде геройлар да бар икән, – ди. – Беренче тапкыр ике кешегә герой исеме биргәннәр! Берсе – летчик, икенчесе – артиллерист. Ул берүзе сугышкан!..»
– Бу бит – мин, дип әйттеңме соң, Илдар абый?
Ул тыйнак кына елмаеп куя.
– Юк инде... Тыңлап кына яттым. Мин бит авыл малае. Орден, медальләр күргән кешеме! Газетада исемемне күргәч тә әле ышанмый тордым. Кат-кат укыдым... Волхов фронты командующие Мерецков Советлар Союзы Герое таныклыгын, Ленин орденын һәм «Алтын Йолдыз» медален үз куллары белән тапшырды миңа.
– Бу хакта бөтен дөнья шаулаганда, герой булуыңны әниең Факиһә апа ничек кабул итте икән?
– Әнкәй төш күргән булган. Кайткач сөйләде. Суга төшеп киттең дә... Хараплар булды бала, дип, хәсрәт йотарга да өлгермәдем – якты ут булып балкып югарыга күтәрелдең, ди...
Шулкадәр дә сизгер аналар йөрәге! Төшенә дә рас кергән бит: улы Илдар, ут булып балкып, биеккә күтәрелгән: Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып югары бүләккә лаек булган, исемен, халкыбызны данга күмгән!
* * *
...Илдар абый белән телефоннан сөйләшкәләп торсак та, соңгы күрешүебез булган икән. 2010 елның маенда Җиңү көне белән шалтыратып кына котлый алдым, ә бер атнадан инде ул арабыздан китеп барды...
Чаллы урамнарыннан мин Илдар абыйны эзләп, сагынып, горурланып атларга яратам. Күңелгә бер җыр сүзләре килә:
Сез кайсы халыктан, дисәләр,
Батырлар исемен атадым...
Ул да шул батырлар арасында! Әнә Илдар абыйлар яшәгән йорт... Хәзер аның исемен йөртүче урам да бар. Яңа шәһәрдә хәрби комиссариат урнашкан йорт фасадын Илдар Маннановның зур фотопортреты бизи. Ул елмаеп Сөембикә проспектына карап тора сыман... Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында аның бюсты каршылый. Чулман проспектындагы 82 нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен йөртә... Әйе, яраталар Чаллыда Илдар абыйны! Ул гомеренең соңгы көненәчә халкыбыз, милләт язмышы дип янып йөргән, иҗтимагый оешмаларда кайнап яшәгән милләтпәрвәр дә иде бит.
Күптән түгел Мөслим районы Бүләк авылында да каһарман якташларына бюст ачканнар.Герой абыйлары исән чакта, Үрәзмәт мәктәбе укучылары аның янына кунакка бара торган булган. «Яхшы күңелле, ярдәмчел, бик ачык иде Илдар абый», – дип сөйлиләр. Бюст ачу тантанасында катнашучылар аны Ватаныбызның чын патриоты, Җиңү көнен якынайткан кадерле кешебез, дип искә ала. Нәкъ җырдагыча:
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Советлар Союзы Герое, Тихвин, Чаллы шәһәрләренең, Мөслим районының почетлы гражданины Илдар Маннанов турындагы хатирәләр миндә менә шулай саклана…
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк