Логотип
Актуаль тема

Күз тию – хак

«Сөембикә»нең август аенда Асия Юнысованың «Аллаһ – бер ул!» дигән мәкаләсе басылган иде. Анда эч пошуына бирелгән ханымның берничә мәчеттә аңлашу тапмагач, үз гозере белән чиркәүгә юл алуы хакында язылган. Сүз – бу хатын-кызның мәчетләрдәге экзорцистларны ягъни шайтаннарны куып чыгара алу сәләтенә ия муллаларны эзләве, ләкин алар күп сәдака сорагач, соң чиктә чиркәүгә мөрәҗәгать итүе хакында иде. Бу нисбәттән әлеге теманы без Татарстанның сәләтле дәвачыларының берсе, экзорцист Ильяс хәзрәт Мәхмүд белән дәвам итәргә алындык.

Ильяс хәзрәт, әлеге материал эчтәлеге буенча – мөселман дәвачысы үз хезмәтләре өчен нинди бәя сорарга тиеш дип саныйсыз? Һәм шул ук вакытта әгәр дә дәвачы хезмәте өчен гомумән дә бәя сорамаса, бу аның үзе өчен начар түгелме?

– Бисмилләһир – рахмәнир – рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Исламда дәвалау өчен билгеле бер күләмдә бәя билгеләү юк. Кем нинди мөмкинлеккә ия, шул мөмкинлектән чыгып сәдака бирә. Бу хәдисләр белән дә раслана. Мәсәлән, Ягьлә бин Мүрра әйтүенчә, бервакыт пәйгамбәребез белән юлга чыккач, алар кечкенә баласын тотып утыручы бер хатынны очраталар. Ул хатын баласының бик авыру булуын әйткәч, пәйгамбәребез сабыйдан шайтанны куып чыгара һәм баланы әнисенә кайтарып биргәндә: «Кире кайтканда безне шушы урында ук каршыла, сабый үзен ничек тотканын безгә сөйләрсең», ди. Кире кайтканда теге хатынның өч сарык белән аларны көтеп торуын күрәләр. Пәйгамбәребез аннан: « Балаң ни хәлдә?»,дип сорый. Ул хатын : «Сине хаклык белән җибәргән Зат белән ант итәм! Без ул сабыйдан бер генә сәер нәрсә дә күрмәдек. Менә бу сарыкларны ал!» дигәч, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Ягьлә бин Мүррага: « Төшеп берсен ал, ә калганнарын аңа кайтарып бир», ди.

Мәчеткә дә керем кирәк, дәвачыларның да гаиләләре бар. Һәм бу – хезмәт. Ләкин нәфесләнеп зур суммалар сорап утыру – гөнаһ. Әйтик, моннан 20- 25 ел элек Казанда авыруларны тулы Коръәнне яттан укып, 6-7 шәр сәгать өшкереп дәвалаучылар да бар иде. Хәтта алар да үз хезмәтләре өчен ниндидер төгәл бәһа куймый иделәр.

 

Сез дәваланырга килүче кешегә иң әүвәл нәрсә хакында әйтәсез?

– Иң әүвәл мин шифаның бары тик Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ирешүе хакында алдан ук әйтеп куям. Минем аша Аллаһы Тәгалә Үз кодрәте белән теләгән бәндәсенә шифа бирә. Мин түгел. Ләкин миндә булып киткән кешенең савыгуын ишетү, әлбәттә, күңелләргә рәхәтлек өсти. Һәм өшкереп дәвалау процессында иң мөһиме – Аллаһының ярдәменә өметләнү.

Сез унбиш ел дәвалыйсыз. Үзегездә мондый сәләт ачылуыгызга шатмы? Бу сәләт, бәлкем, тумыштандыр…

– Тумыштан түгел. Мин моны иман юлыннан туры барып, озак еллар дин белемен өйрәнеп, намазда булып, тәүлекнең күп вакытын догада үткәрүем аркасында ачылган сәләт дип саныйм. Әлбәттә, мондый сәләт Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән генә ачыла, әмма дә ләкин, барыннан да элек, мин моны сынау дип әйтер идем. Әйе, сынау. Без – өшкереп дәвалаучылар бер - беребез белән таныш, ләкин арада үз практикаларын туктатучылар да аз түгел. Чөнки әлеге юлны сайлаган бәндәнең сәламәтлеге бик яхшы, нервлары корыч һәм күңеле һәрчак тыныч булырга тиеш. Бу хезмәттән арып , талчыгып туктаган танышларым да байтак.

Мөселманнарны намаз укучы дәвачы гына өшкерә аламы ?

– Намазда булмаган дәвачы үз-үзенә карата гадел түгел. Аллаһы Тәгалә алдында үз бурычын үтәмәгәч, җаны-тәне белән Аллаһы Тәгаләгә намаз аша мөрәҗәгать итмәгәч, ул башкаларга шифаны кемнән сорый соң..? Ә кешеләргә Аллаһы Тәгаләгә инану зарур. Аның таләпләрен үтәү кирәк, чөнки бәндәләргә бу дөньяда башкача яшәү мөмкин түгел.

Дәвалау дәверегездә Сезне нәрсәләр гаҗәпләндерә?

– Аллаһы Тәгаләнең могҗизалары. Дәвалый башлауның иң беренче елларында мине могҗизалы савыгу очраклары бик гаҗәпләндерә иде. Хәзер инде бераз күнектем. Әйтик, бервакыт урманда агусыз елан чагуыннан соң шок хәленә кереп калган хатын-кызны алып килделәр. Ябыгып бетү өстенә аның аяк буыннары авырта һәм йөрерлек хәле дә юк иде. Бик күп табибларга күренеп караганнан соң, соңгы өмет белән аны минем янга ире алып килде. Һәм менә кәрамәт, Коръән аятьләре белән бер өшкерү сеансыннан соң ул тулысынча терелде. Шушы очрак үземнең дә күнелемдә бик тирән уелып калды.

Ә нәрсә соң ул кәрамәт?

– Кәрамәт – ул акыл белән аңлауның гадәти кысаларыннан чыгучы күренеш. Ул Аллаһы Тәгаләнең Үзенә ихлас хезмәт итүче колына карата булган мәрхәмәте. Тирән иман өчен бүләк. Ул – Аллаһы Тәгаләнең күзгә күренгән Кодрәте.

Дәвачылардагы дәвалау сәләте – ул сыйфат. Аллаһы Тәгалә һәркемгә төрле сыйфатлар бирә. Бар кешенең дә нинди дә булса сәләте бар. Кемдер төзүче, кемдер операция ясый. Һәм һәр сәләт өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу сорала. Әйтик, берәүләр шайтанның кеше эчендә кайда урнашуын сизеп, аның шаукымының тән буйлап йөрүен ачыктан-ачык тоемлыйлар. Ләкин бу хакта сөйләмәү хәерле. Чөнки кайбер кешеләр дәвачылардан табыну объекты ясый башларга мөмкиннәр, ә бу – зур гөнаһ.

Интернет челтәрендәге бер хатын-кыздан шайтанны куып чыгару процессы күрсәтелгән ике видеоязмагызны ахыргача карау да талчыктыра. Бу вакытта үзегез дә арасызмы ?

– Әлеге процесс барышында нык ару юк. Ләкин соңгы вакытларда мин башкача эш итәм: кешедән шайтанны куып чыгарганда, алар белән сөйләшеп тә , аларга вәгазь укып та тормыйм. Коръәндәге «ут» һәм « җәһәннәм» сүзләре кергән аятьләрне укыганда , ул аятьләрнең кайнарлыгына чыдый алмыйча, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, шайтан яна башлый.

Хәзерге елларда бу бәлага юлыккан бәндәләр күпме?

– Бик күп дип әйтмәс идем. Җәфаланып чирләүчеләр килә, мондый халәтнең үзләрендә булуын ачыктан - ачык сиземләмәүчеләр дә аз түгел.

Ә Сез җенләнгән кешене психик авырулардан ничек аерасыз?

– Психик авыру Коръән укыганда үзен тыныч тота, ә җенләнгән кешенең реакциясе тискәре һәм күп очракта ул үз-үзенә, үз җанына урын таба алмыйча азаплана, аятьләрне ишетергә теләмичә, чыгып китәргә омтыла.

Әгәр дә шайтан кеше эчендә берничә ел яшәсә, ул аның организмына никадәр дәрәҗәдә зарар китерә?

– Быел җәй Казахстанга барырга , бер гаиләне дәваларга туры килде. 14 ел дәвамында , тулысынча сау-сәламәт хатын-кыз бары тик ике тапкыр бала көткән һәм ике очракта да карындагы баланың үсеше тукталган. Дәвалау дәвамында аның эчендә шайтан утыруы мәгълүм булды. Әлбәттә, ул хатын-кызның җенес әгъзаларына зарар салудан тыш, рухи халәт авырлыгы да тудыра. Шайтанның зарары төрле: карындагы бала төшү, холык үзгәрү, бер сәбәпсез курку хисе басу, һәрчак ялгыз калырга омтылу, тән сәламәтлеге какшау , һ.б.

Ильяс хәзрәт, мөрәҗәгать итүчеләрнең иң күбесе нәрсәдән җәфалана?

- Күз тиюдән. Миңа килүчеләрнең иң күп өлеше күз тиюдән интегә. Икенче урында – сихер, калганнарында – тән авыртулары.

Күз тиюен Сез ничек билгелисез?

– Кеше аны үзе дә сизә. Күз тию ул һәрьяклап тискәре тәэсир ясый: кеше гаилә кора алмый, аның иммунитеты зәгыйфьләнә, башы авырта, тыны кысыла, хәле бетә, уйлаган планнары барып чыкмый, эшләре алга китми…Бу нисбәттән пәйгамбәребезнең сәхабәсе Хафиз ибн Хәҗәрнең сүзләрен дә искә төшерим: « Бар авыруларны дога ярдәмендә дәвалау һәм Аллаһы Тәгаләдән яклау эзләү, авыруларны дарулар ярдәмендә дәвалауга караганда күпкә файдалырак.»

Ата - ана соклануыннан балага күз тию кайберәүләргә гаҗәп булып тоела.

– Адәмнәрнең үз баларына карап Аллаһы Тәгалә балага биргән теге яисә бу сыйфатларын өстенлек дип кабул итүе күз тидерүгә китерә. Аллаһы Тәгалә балага бүләк итеп биргән сыйфатны әле кайберәүләр үзләренең казанышлары дип тә уйлый башлыйлар. Ә без иң элек Кемгә рәхмәтле булырга тиешбез соң?! Һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: « Күз тию – хак».

Дөньяда сихер булуына ышанмаучыларга нәрсә әйтә аласыз?

– Әлбәттә, кешенең үз башына төшмәсә, күп нәрсәгә ышанмый. Сихернең хакыйкате « әл- Фәлакъ» һәм « ән-Нәс» сүрәләре белән дә, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер ел буе сихердән авыруы һәм терелүе һәм аңа кадәр килеп киткән пәйгамбәрләрнең дә сихерчеләр белән көрәше тәсвирланган вакыйгалар белән дә расланган. Әйтик, « әл- Бакара» сүрәсенең 102 нче аятендә язылган: « Алар шайтаннарның Сүләйман падишаһлыгында өйрәткәннәре артыннан иярделәр. Сүләйман кәфер булмады, ләкин шайтаннар кәфер булдылар: кешеләргә сихер һәм Бабилдә ике фәрештәгә Һәрут вә Мәрүткә иңгән нәрсәләргә өйрәттеләр». Ә « Йуныс» сүрәсенең 80 – 81 нче аятьләрендә болай дип тасфирлана: « Сихерчеләр килгәч, Муса аларга: «Ыргытырга теләгәнегезне ыргытыгыз!» – дип әйтте. Алар ыргыткач, Муса аларга мөрәҗәгать итте: « Сез китергән нәрсә – сихер!»

Бозык үзеннән - үзе бетергә мөмкинме?

– Әйе, мөмкин. Бозык кергән кеше иман аша – һәрчак дога укып, һәр даим зикер әйтеп, биш вакыт намазда булса, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, бозык бетә.

Яисә ул дөрес дәвачыга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Әгәр дә савыккан гаиләдә туган бала дөньяга … битлек киеп туса, әлеге битлек белән нәрсә эшләргә? Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәхет бирелгән бәндәгә генә тия һәм аны кешегә гомере буе сакларга кирәк дип аңлаталар.

– Сүз «күлмәк киеп туган» дип сөйләү хакында булса кирәк ? Ул баланың бәхетле яки бәхетсез булачагын алдан кем белә?! Иманлы булып үссә, бәхетле булыр, ин шә Аллаһ. Бәхет - иманда.

- Анадагы сихернең карындагы балага күчү очраклары бармы?

- Әйе, бар. Дәваларга алып килгән нарасый балага догалар укып өшкерә башлагач, андый аналар укшып коса башлыйлар. Шушы халәт буенча бу төр сихер ачыклана.

- НЛО күргән бәндә нинди дога укырга тиеш? Дөрес, мондый очрашулар вакытында алар бит әле бәндәнең аңын да каплый ала…

- Сезнең сорау мистикага кагылышлы. Күп очракта мөселман булмаган җеннәр дә үзләрен НЛО күренеше аша күрсәтергә теләп, үз яшәү яссылыгыннан безнең дөньяга чыгалар. Төрлечә күренеп, кешеләргә үзләре турында уйларга сәбәп тудыралар. Мондый вакытларда «әл – Фәлакъ», « ән – Нәс» сүрәләрен уку файдалы.

- Аллаһы Тәгаләнең гаскәренең никадәр икәнен белмибез. Моны ничек аңларга?

- Аллаһы Тәгаләнең гаскәре – ул фәрештәләр. Аларның ярдәме белән Ул кешеләрне төрлечә хәлләргә куеп сыный: җир тетерәүләр, су басулар, таулар ишелү, корылык. саранча һәлакәте, төрле авырулар таралу… Алар кешеләрне шайтан коткысына бирелеп, тәкъвалык юлыннан читкә киткәндә шулай җәзалыйлар.

Әгәр дә Сезгә авыруны аның ихтыярыннан тыш, мәҗбүриләп өстерәп алып килсәләр, дәваларга алынасызмы ? Мәсәлән, эчкечеләрне.

– Авыру үзе килергә тиеш. Гадәттә, эчкечеләр минем янга үзләре килә. Аларга бит код белән дә, гипноз белән дә дәвалау ысуллары ярдәм итмәскә мөмкин. Догалар белән өшкерү күп очракта уңай нәтиҗәләр бирә, мин аларга әле вәгазь дә укыйм.

Язмышны үзгәртеп буламы?

– Әйе. Язмыш үзгәрә. Әйтик, бер эчкече 50 яше тулгач, Кадер кичәсендә елый-елый догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән үз язмышының үзгәрүен сорый икән, аның язмышы яхшы якка үзгәрә алачак. Чөнки Аллаһы Тәгалә аның нәкъ менә 50 яшендә, нәкъ менә Кадер кичәсендә елый - елый теләгән теләкләре булачагын алдан белә һәм сораганына җавап бирә.Аның күркәм исемнәре арасында « әс - Сәмигъ» - « Ишетүче» исеме дә бар. Һәм ул Изге Коръәндә 45 мәртәбә китерелгән.

- Бүген «нәркис» комплекслы хатын-кызлар һәм үз - үзләренең тышкы кыяфәтләренә чиктән тыш игътибарлы ир-атлар күбәйде. Кайберләре пластик операцияләр ясата, яше 45 тән узган хатын-кызлар аркаларына инә белән тишеп тропик күбәләкләр «тезә».

– Күзләрен көзгедән ала алмаучы хатын-кызлар ялгыш фикердә булсалар да, үз - үзләрен карап, үтә дә пөхтә киенеп йөрергә күнеккән ир - атларның һәм хатын - кызларның бу гадәтен начар дип әйтмәс идем.Ә инде туганда бирелгән йөз-кыяфәттән риза булмыйча, һич кирәкмәгән очракта да пластик операциягә яту, тәнне инә белән чокып рәсем ясату – гөнаһ. Чөнки Коръәндә: « Без кешене иң яхшы кыяфәттә яраттык », дип аңлатылган.

- Шулай да мең күлмәк һәм йөзләрчә туфли сатып алып арсалар да, шопинг бәйләнешеннән чыга алмаучылар да юк түгел.

- Мөселман хатын-кызына мода буенча түгел, ә шәригать кануннары буенча киенү хас. Итәк артыннан итәк, күлмәк артыннан күлмәк алып кына үз җаныңның төбенә төшеп карамыйча яшәү дөрес түгел. Иң мөһиме: кешеләр үз кальбләрен, кешелек сыйфатларын сакларга , чын ихлас булып яшәргә тиешләр. Һәм башка бәйләнгән яулык та аны күз тиюдән саклый.

- «Мин – синең көдрә чәчләреңнең корбаны,

Мин – бер тоткын, карусыз кол.

Ничек мин ардым.

Мин – синең юлларыңның тузаны булып калдым», – дип язган урта гасыр шагыйре Дехлеви. Бу – җавапсыз мәхәббәттән газап чигүче халәте. Хәзрәт, җавапсыз мәхәббәттән газап чигеп килүчеләргә нәрсә киңәш итәсез?

– Ул ир-ат хакында уйлаудан туктарга кирәк.

Сезгә әйтергә җиңел! Чит илдә андыйларга мәхәббәт авыруы очрагы дип - F 63.9 халыкара шифрын язып хастәханә белешмәсе дә бирәләр.

– Әле ярый андый белешмә безнең илдә бирелми. Югыйсә, табиблар F 63.9 дип язып утырып арыр иде. Хөрмәтле хатын-кызлар уйланырга тиеш. Үзләренең язмышларын үз-үзләре үк авырайтудан аларга җиңелерәкме әллә?! Бәлкем, әлеге ир - ат аны бары тик үз чибәрлеге белән генә җәлеп иткәндер? Әгәр дә шулай икән: бар да вакытлыча. Без бүген чибәр, ә иртәгә – юк. Гаилә корганда кешене иман матурлыгы буенча сайларга кирәк. Хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәмммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең : « Хатын – кызга гадәттә, дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: малы, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм дине өчен . Син исә, дине өчен өйлән », дип әйтүе хакында язылган. Ир - атларга да, хатын -кызларга да бу хакта белү файдалы.

Илъяс хәзрәт, нәрсә ул баглану ? Аның сәбәпләре нәрсәдә?

– Баглану ягъни кияүгә чыга алмау шулай ук күз тию сәбәпле барлыкка килергә мөмкин.

« Багланудан котылу өчен бер савыт су өстенә җомга сәгатьләрендә аерым бер доганы укып, шул су белән коенырга кирәк. Бу доганы янда язып йөртү дә фарыз», – дип язылган.

– Юк. Доганы янда язып йөртү – ширек. Фарыз – ул намаз, зәкят, ураза тоту, хаҗ кылу…Доганы күчереп язып, күлмәк кесәсенә салып йөртеп кенә багланудан котылып булмый. Алай булса, бар очракта да кесәле күлмәк кенә кияргә кирәк булыр ид

Теләк теләүнең шарты?

– Теләк намаздан соң булырга тиеш. Намаз – Аллаһы Тәгаләгә теләк белән мөрәҗәгать итүебезнең ачкычы. Теләкләрне тәгаенләп тә яисә гомумиләштереп тә теләп була. Мәсәлән, Муса пәйгамбәребезнең: « Йа Рабббым, хактыр ки, иңдерелгән һәр нигъмәтеңә мохтаҗмын», дип теләгән теләге күпләрнең күңеленә хуш килә.

Буш хыяллар белән, яше 40-45 кә җиткәнче ак атлы принц көтеп утыручы хатын-кызлар күп, ягъни хыялый киләчәк белән генә яшәргә теләүне Сез ничек аңлатырсыз?

– Киләчәктә ничек яшәячәген белергә һәм үз теләкләрен аңларга омтылган хатын-кыз истихара намазы кылырга тиеш. Шуннан соң ул үзенең җаны эзләгән җавапны төшендә күрер. Күрмәсә дә, аның алдында бәхет капкалары ачыла башлавын сизсә, теләкләре кабул булганын аңлар.

- Ай яктылыгының зарарына бәйләп аталган төнлә йокы аралаш үз - үзен белештермичә торып йөрүчеләр – лунатиклар чирен дәвалау авырмы? Безнең илдә бу чир белән 150 000 кеше авырый! Аның сәбәпләре нәрсәдә?

– Андыйлар, чыннан да, бик күп. Һәм алар савыксын өчен бер тапкыр Коръән аятьләрен укып өшкерү дә җитә. Ай авыруын берничә сәбәп тудыра. Беренчедән, Ай авыруы бәндәнең аңы һәм аң асты арасындагы чикнең сөртелүе аркасында барлыкка килә. Ул Ай тулганда, аның иң актив фазасында көчәя. Андый төннәрдә Айның бәндәләргә карата булган йогынтысы арта һәм лунатиклар өчен көн белән төн аермасы юкка чыгандай була. Икенчедән, әгәр дә кеше күзсенсә, йокысы бозылып, күзләре ачык килеш үз – үзен белештермичә торып йөри башлый.

- Бүгенге көндә кайбер бәндәләр башкаларның баш миендәге уйларын укырга сәләтле. Җәмәгать урыннарында яисә транспортта барганда мондый бәндәләрнең зарарыннан нинди дога саклар?

– «Аятел-көрси» укырга яисә зикер әйтергә кирәк.

- Әгәр дә : « Я, Раббым, газиз бер Аллам! Минем уйларымны минем рөхсәтемнән башка беркем дә укый алмасын !» - дип әйтсәң?

- Әйе, дөрес була. Чөнки кеше бу теләгендә турыдан - туры Аллаһы Тәгаләбезгә мөрәҗәгать итә. Аннан ярдәм сорый.

- Кайберәүләр : «Менә дога укый-укый теләк телим, әмма Аллаһы Тәгалә мине ишетә микән?» – дип уйлаудан туктамыйм»,- диләр.

– Әлеге бәндәләргә Коръәндәге һәрбер сүзнең һәрбер иҗегенә инану җитми. Коръәнне ачып - ачып укысалар, « әл-Гафир» сүрәсендә язылган аятьне табарлар : «Миңа дога кылыгыз, сезгә җавап бирермен!» Шулай ук « әл-Бәкара» сүрәсендә дә аңлатылган: « Әгәр бәндәләрем синнән Минем турымда сорасалар, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен».

- Нәзер әйтү – һәрвакыт чирме?

– Әгәр дә кеше берәр эшне башкарыр алдыннан Аллаһы Тәгаләнең Үзенә вәгъдә биреп, шул вәгъдәсен үтәргә онытса, нәзере барлыкка килә. Мәсәлән, әгәр дә кеше укырга керә алсам яисә әгәр дә улым туса, корбан чалыр идем дип вәгъдә бирә дә оныта, аннан соң мәшәкать артыннан мәшәкать, сынау артыннан сынау туа, чир артыннан чир ега. Гомумән, нәзер әйтмәү хәерле. Әйтеп оныткан очракта , үтәлмәгән нәзер өчен нәзер корбаны чалу һәм аны нәзер корбаны таләпләре буенча тарату – мөһим дәва.

Күп кенә хатын-кызлар эч пошудан, тирән күңел төшенкелегенә бирелүдән зарлана. Әлеге халәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлкем, бу – бала тапканнан соң башланган депрессиядер?! Бәлкем, сихер йогынтысыдыр?! Һәр хәлдә , әгәр дә хатын - кызны күңел төшенкелеге, курку хисе еш биләп ала икән, аларга « Мөселман калканы» ның 30 нчы кагыйдәсендә язылган доганы укырга киңәш итәм: « Әгүзү би кәлимәтил-ләһит-тәммәти мин гадабиһи үә гыйкабиһи үә шәрри гыйбәдиһи үә мин һәмәзәтиш-шәйәтыйни үә ән йәхдурун». ( « Аллаһның камил сүзләренә Аның ачуыннан, җәзасыннан, колларының явызлыгыннан , шайтаннарның вәсвәсәләреннән һәм аларның минем яныма килүләреннән сыенам»).

Һич тә балага уза алмаучы хатын-кызга нинди дога уку зарур?

– Мондый очракта Зәкәрия пәйгамбәребезнең Аллаһы Тәгаләдән бала сорап кылган ике догасын еш уку зарур. Аның беренчесе: «Рабби һәб лии мил ләдүңкә зурриййәтәң таййибәһ. Иннәкә сәмиигүд - дүгәәә-э». («Я, Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала бир! Шиксез, Син минем доганы ишетүче»). Икенчесе: « Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүү-ә-әнтә хайруль үәәрисиин». («Я, Раббым, Мине баласыз ялгыз калдырма. Син варисларның иң хәерлесесең!»)

Әгәр дә хатын-кызга бала табарга язган икән, насыйп булса, ул аны табачак. Чөнки «Аллаһы Тәгалә һәр кешенең нәрсә йөкләгәнен белә һәм карыннар никадәр кысылганын һәм никадәр зурайганын да белә. Аның каршында һәрнәрсә микъдарлы». ( « әр-Рәгъд» сүрәсе, 8 нче аять). Туасы җаннар дөнья яратылганчы 50 000 ел элек исәпкә алынган. Өметләрне өзәргә ярамый.

«Хатын-кыз хәез-нифаста булганда дәваланса, бу аңа савыгу китермәячәк» , – дип раслау дөресме?

– Юк, дөрес түгел. Билгеле, хатын-кыз андый көннәрдә намаз укымаска, үзе өшкереп дәвалау белән шөгыльләнмәскә тиеш. Әмма аны әлеге көннәрендә өшкереп дәваларга ярый.

Җомга көнне дәваларга мөмкинме?

– Әйе. Бары тик азан әйткәндә, намаз вакытында һәм җомга вәгазе сәгатьләрендә генә бар эштән һәм шул исәптән дәвалаудан да туктап торырга кирәк.

Ильяс хәзрәт, бүген иртән үз – үзегезгә нәрсә вәгъдә иттегез?

– Минем үзем ниятләгән планым бар : авыру кешеләр килүгә, ярдәм итәргә тиешмен. Әгәр дә үз максатларымны үтәп чыга алсам, димәк, көнем уңышлы узды дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар