Логотип
Актуаль тема

Илдар Гыйльметдинов: Татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш, әмма укыту методикасын һәм сәгатьләрен үзгәртергә кирәк

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек итеп укытылырга тиешлеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Моңарчы булган программалар буенча укып без алга китмәдек. Алай өйрәнеп рус балалары татар телен белмиләр һәм беләчәкләр дә түгел дигән фикерне әйтәсем килә. Шулай булгач, безгә уйларга кирәк. Татар булмаган балалар мәктәпне бетергәндә көнкүреш, аралашу дәрәҗәсендә телне беләләр икән, мәктәп үз бурычын үтәде дип әйтергә була.

Безгә хәзер тик утырырга кирәкми, уйларга кирәк. Рус балаларының гына түгел, татарларның да татарча укырга теләмәгәнен күреп торабыз. Шуңа күрә укыту программаларын, сәгатьләрен үзгәртергә кирәк. Бу - минем фикерем генә, мин беркемгә дә шулай булырга тиеш һәм моны мәгариф министры шулай хәл итәргә тиеш димим, анысы минем эшем түгел. 10-11 классларда татар телен укымыйлар, ул профильле гимназияләрдә генә калырга тиеш. Икенчедән, бөтен көчне башлангыч классларга һәм балалар бакчаларына юнәлтергә кирәк. Бала 5 яшькә кадәр берничә телне өйрәнә ала, кайбер илләрнең укыту программалары, мәсәлән, шул ук яһүдләрдә, шуңа юнәлтелгән. Һәм, әлбәттә, балаларда кызыксындыру, мотивация уятырга кирәк, шунсыз булмый. Катлаулы грамматикадан, бигрәк тә башлангыч классларда, китәргә кирәк. Икенче класстан грамматика бирүне мин дөрес дип санамыйм, чөнки ул кыенлык тудыра һәм телдән кире этәрә. Татар балаларына грамматиканы дүртенче класстан укыта башларга кирәк.

Ә рус балаларына мәктәпкәчә чорда, башлангыч классларда татар телен өйрәнү программаларын арттырырга кирәктер. Катлаулы түгел, ә кызыклы, җәлеп итә торган, уйнау формасындагы методикалар кирәк.

Мин шундыйрак үзгәрешләр кирәк дип саныйм. Ләкин телне, дәүләт теле буларак укыту мәҗбүри булырга тиеш. Ирекле дигән сүз булырга тиеш түгел. Укыту методикасы, укыту сәгатьләре, мәктәп дәверенә бүленүе башка төрле булырга тиеш. Укып бетергәндә, рус балалары аралашу дәрәҗәсендә белеп чыгалар икән, бу бик дөрес булачак. Телне өйрәнү, аның белән кызыксыну балалар бакчасыннан башлана, мәктәптә генә тырышкан булып, без бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз, без моны күрдек инде.

– Сез төп юнәлеш - мотивация уяту дидегез, моңа ничек ирешергә мөмкин?

– Әгәр телне балалар бакчаларында кызыксындырырлык итеп өйрәтәсең икән, - мәсәлән, курчак театрлары, матур, кызыклы мультфильмнар аркылы эшләсәк, кызыксыначаклар. Ничек кызыксынмасын кызыклы бала-чага? Ә инде аның башына кереп кала икән, алга таба үзләштерүе җиңел була. Бәлки, 5-6 классларда рус балаларына Татарстан тарихын күбрәк бирергә кирәктер? Рус балаларына татар әдәбиятын русча бирер идем - шул ук Тукай, Такташларны, безнең бит тәрҗемәләр бар. Русча өйрәнсеннәр, аларның шулай күбрәк истә кала.

Иң беренче чиратта минем фикерем ул – ничек итеп рус балаларына татар телен, безнең дәүләт телен бирергә тиешбез, бу безнең законлы бурычыбыз. Безгә алты сәгать бирелгән, шуны бирәбез дә, ә нинди нәтиҗәгә ирешәбез -2 анысы турында кызганычка каршы, ахырына кадәр уйлап бетермибез. Телне нәтиҗәсез укыту аркасында без телгә дә каршылык тудырабыз, тел аркылы татарларга да каршылык тудырабыз.

Алдагы 7-8 ел, күп дигәндә 10 елда  мәгариф системасы тагын да нык үзгәрәчәк, читтән торып уку, электрон, дистанцион белем бирү – болар барысы да керәчәк. Балалар мәктәпкә, югары уку йортларына йөрмичә, өйдә генә утырып электрон системалар аркылы белем алачаклар. Без моңа әзерме? Андый укыту программаларында бернинди татар теле дә, туган телләр дә булмаска мөмкин.

Рус балаларының татарча белмәве генә түгел, ә татар балаларының  татарча белмәве борчый. Бәлки, үзебезнең көчне, акчаны, педагогларны шуңа юнәлтергәдер? Без, күзне йомып, элек ничек укытканбыз, шулай - мәҗбүри 5-6 сәгать укытабыз дигән юл белән без алга таба бара алмыйбыз. Безне бу юлдан бардыртмаячаклар да. Ниндидер фикерләрне көчләп җиткергәнче, эшләткәнче, татар телен бөтенләй ирекле укытуга гына калдырганчы, үзебезнең фикерләрне әйтеп, программаларны, укыту сәгатьләрен карап ахыры ничек буласын билгеләп эшлибезме, яки шулай көтеп утырачакбызмы?

– Тел мәсьәләсе шактый кискенләште, сәясиләште, телгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр, митинглар да булды. Сез бу мәсьәләгә кагылышлы мондый митинг, мөрәҗәгатьләргә нинди мөнәсәбәттә?

– Бернинди өндәмәләр, мөрәҗәгатьләр аркылы бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Моны сәясәткә бәйләргә кирәкми. Бу - сәяси мәсьәлә түгел. Хәзер без сәясәткә кереп китәбез икән, кем нәрсә башына килә, кем ничек уйлый шуны эшли башларга мөмкин. Мәсьәләне күз уңыннан ычкындыру дөрес түгел. Безнең республика федераль үзәк белән сөйләшеп, экспертлар, белгечләр утырып сөйләшеп хәл итәргә тиеш. Беркем дә безнең Татарстанның, милли республикаларның дәүләт телләре булмаска тиеш, үз законнары белән балаларны укытмаска тиеш дигән сорауны куймый. Мин үзем дә әйтеп килдем – ул шулай булып калырга тиеш. Ләкин укыту методикалары, аның күләме, мәктәпләрдә кайда күбрәк юнәлешне бирергә - боларның барысы турында да фикерләшергә кирәк.

Дәшми утырырга ярамый. Иртәгә үк болгатып атарга теләүчеләр күп, без үзебезнең фикерне әйтергә, безнең күзаллауны булдырырга тиеш.

Бүгенге көн безне ризалаштыра, рус балалары болай укый, татар балалары болай гына укый икән дип, беркем дә балаларны аерырга җыенмый. Бәлки, балаларның әзерлегенә карап укыту программаларын, укыту сәгатьләрен тәкъдим итәргәдер.

– Кайбер төбәкләр милли телләрне укытудан күптән баш тартты, мәсәлән, Удмуртиядә күптән инде туган телләрендә ата-аналарның теләге буенча гына укыйлар, кайбер төбәкләр яңарак кына моннан баш тартты. Сезнең фикерегезчә бу юл нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Мин ул юлны дөрес дип тапмыйм. Безнең бит законнар бар, закон нигезендә эшләнергә тиеш, кемнең ничек теләвенә карап кына хәрәкәт итәргә ярамый. Бар республика, Россия законнары, Конституция, анда аңлаешлы итеп язылган – республикалар үз телләрен дәүләт теле итеп кабул итәргә мөмкин һәм алар шушы республикада, өлкәдә укытылырга тиеш дигән кануннар язылган. Икенчедән, федераль мәгариф кануннарында нормалар бар, аларны тискәре дип тә, уңай дип тә карарга мөмкин, ничек карыйсың бит. Шул ук мәгариф законында язылган: мәгариф оешмасы, мәктәп укыту программаларын һәм нинди телдә укытуны үзе билгели. Бу федераль законда шулай каралган.

Бөтенесен дә ата-ана теләгенә калдырырга ярамый. Мәгариф өлкәсендә законнар уйланылган, шул ук ата-аналар оешмалары белән бергәләп карап билгеләнгән. Бүгенге көндә бихисап төрле укыту программалары бар. Мин бу очракта, бары тик ата-аналарның фикерләренә генә таянып, алар ничек әйтә, шулай гына эшләргә кирәк дип санамыйм. Әлбәттә, аларның фикерен ишетергә кирәк, бер генә ата-анада үзенең баласына начарлык теләми.

 Без кайдадыр, ниндидер төбәктә шулай кабул ителгән дип, аңа ябышып ятарга тиеш түгел. Безнең Президент Владимир Путин да туган телдә өйрәнмәгез, татар теле кирәкми дип әйтмәде. Ул рус балаларына туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәтүне камилләштерергә кирәк дигән фикерне әйтте. Ә без, ни өчендер барысын да бергә бутап, татар телен укытмаска дигән фикерне әйтәбез. Ул турыда сүз бармады.

Рус балаларына татар теле укытабыз икән, без нинди  нәтиҗәгә ирешергә телибез, шул турыда сүз бара. Ничек балаларны мәктәптә бүлмичә, рус баласы тормышта аралашыр дәрәҗәдә татар теленнән белем алып чыксын –шул хакта фикеремне әйтәм.

Баланы татар теленә 5-6 сәгать укытабыз икән, без уйларга тиеш - бушка түгелме икән ул? Шуның кадәр укытып, көч түгеп, без нәрсәгә ирешәбез? Безгә фәлән сәгать укырга хокук бирелгән, без шул хокукны кулланырга тиеш. Ә нәтиҗәсе нәрсә соң? Нәтиҗә бармы?  Хокукны, минемчә, дөрес итеп, нәтиҗәсе булырлык итеп файдаланырга кирәк.

Телне өйрәнүгә нигезне башлангычтан салырга кирәк, телне өйрәнү шунда формалаша. Шул ук Максим Галкинның гына тапшыруларын алыгыз - нәни генә балалар килә, нәрсә генә эшли белмиләр? Ә моңа кадәр без балалар бакчаларында эшләдекме әле? Эшләмәдек. Без балалар бакчасына  балаларны алып барып куеп, шунда юындырып, киендереп, өйгә алып кайтып китә торган әйбер итеп карадык. Ә балалар бакчасы ул иң беренче белем бирү этабы, шунда матур итеп башларга, башлангычта дәвам итәргә кирәк, аннан соң, 4-5 классларда акыллы итеп алып барырга кирәк.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар