Апрель үзгәрешләре: пенсия, юл бәясе, ЕГАИС һәм башкалар

Апрель ае яңалыкларга-үзгәрешләргә бай булачак. Иң сөенечле хәбәр өлкән яшьтәгеләр өчен – бу айдан пенсияләр индексацияләнә. Ә менә “тимер ат” хуҗалары, киресенчә, хафага төште.
Бензинга акциз бәяләре арту, һичшиксез, ягулыкның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Җәяүлеләр сафын тулыландыру шулай ук отышлы булмаячак. Казанда җәмәгать транспортында йөрү дә кесәгә шактый суга башлый. Шулай ук апрель аенда балалар бакчаларына бүленеш башланды, кибетләр тулысынча ЕГАИС системасына теркәлде, елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе, санитар-чистарту икеайлыгы старт алды.
Чиратта - социаль пенсияләр
Социаль пенсияләр 1 апрельдән 4 процентка индексацияләнә. Акчалата исәпләгәндә, пенсияләр 145 сумнан алып 348 сумга һәм аннан да күбрәккә арта. Индексация үткәрелгәннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 7,9 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инвалид балаларның пенсиясе 12,9 меңгә җитә.Искәртеп узабыз: социаль пенсияне илебездә инвалидлар, ятим балалар, шулай ук хезмәт пенсиясен билгеләү өчен кирәкле күләмдә стажы булмаган өлкәннәр ала. 65 яшен тутырган мондый ир-атларга һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызларга социаль пенсия билгелиләр. Башка пенсионерларга индексация кагылмый. Аларның пенсиясе 1 февральдән артты инде.
Ә менә лаеклы ялда булган, әмма эшләвен дәвам итүче кешеләрнең пенсияләре быелдан, гомумән, индексацияләнми. Әмма ел саен август аенда эш бирүче тарафыннан күчерелгән социаль кертемнәрне исәпкә алып, эшләүчеләрнең пенсиясе яңадан карала. Бу – пенсиягә өстәмә булып тора һәм ул элеккечә саклана. Пенсионер эшеннән киткәннән соң, аның пенсиясе ул эшләгән вакытта үткәрелгән индексация күләменнән чыгып арттырылачак.
Бензин бәясе арта
Ә менә “тимер ат” хуҗаларын бензин бәясенең артуы хафага сала. Бензинга акцизлар – 1 литр өчен 2 сумга, дизель ягулыгына 1 литр өчен 1 сумга кыйммәтләнәчәк. Акцизларга бәяләрне арттырып, Хөкүмәт федераль казнаны тулыландырырга ниятли. 2016 елда шуның ярдәмендә бюджетка керемне 83,8 миллиард сумга арттырырга өметләнәләр. Акцизлар арту нәтиҗәсендә бензин бәясенең үсеше инфляция күләмендә (7,5-8 процент) булырга мөмкин.Шунысын да искәртик: апрельдә бензин бәясенең артуы – агымдагы елда инде икенче үсеш. 1 гыйнвардан Евро-5 классындагы бензин ставкасы 36,1 процентка – тоннасы 7,53 мең сумга (литры - 1,5 сумга) кадәр кыйммәтләнгән иде, ә дизель ягулыгына акциз бәясе 20,3 процентка – тоннасы 4,15 меңгә артты. Акцизларның елына ике тапкыр кыйммәтләнүе соңгы тапкыр 2013 елда булган.
Җәяү йөрү иң файдалысы: сәламәтлеккә дә, кесәгә дә
Апрель аенда Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артырга тиеш. Төгәл датасы әлегә билгеле түгел. Баштарак 1 апрель турында сүз барды, аннары бәяләр 4 апрельдән кыйммәтләнә икән диештеләр. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, хәзерге вакытта транспортта йөрү бәясен арттыру турындагы карар хокукый экспертиза уза. Татарстан Прокуратурасы тарафыннан тикшерелгәннән соң, документ теркәләчәк. Бу чама белән ике атнага сузылачак. Аннары ул документ матбугатта басылып чыгарга тиеш. Һәм 10 көннән соң үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Димәк, тарифларның артуын апрель азагында көтәргә кирәк.
Алкоголь сатуны ЕГАИС күзәтә
Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш максатыннан, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) гамәлгә кертелде. Әмма Россия Хөкүмәте әлеге системаны урнаштырып өлгермәгән эшмәкәрләрне 1 апрельгә кадәр штрафка тартмаска карар кылган иде.Татарстан - Россиядә беренчеләрдән булып барлык кибетләрне һәм алкоголь сатарга рөхсәте булган сәүдә нокталарын шушы системага тоташтырган төбәк. Мәгълүматлары ЕГАИСта теркәмәгән кибетләрне исә 1 апрельдән штрафлар көтә: рәсми затлар өчен – 10-15 мең, ә юридик затларга – 150-200 мең сум.
Нәниләр бакча көтә
Апрель аен нарасыйлары балалар бакчасына чиратта торучы әти-әниләр аеруча зарыгып көтеп ала. Быел республикабызда мәктәпкәчә тәрбия йортларында барлыгы 36 меңгә якын урын бушар дип көтелә, шуларның 11 меңе – Казанда. Электрон чиратта 29 меңнән артык кеше исәпләнә. Нигездә, зур шәһәрләрдә балалар бакчаларына кытлык күзәтелә. Аерым алганда, Казан, Чаллы, Арча, Биектау, Кукмара нәниләренең барысына да тәрбия йортларында урын җитмәскә мөмкин.
Иң күп укый торган төбәк булып калырбызмы?
1 апрельдә 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Татарстан, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, әле дә иң күп укый торган төбәк булып тора. 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, республикабызда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә. Бер елда “Татарстан почтасы” халыкка 45 миллион данә газета-журнал тарата, шуларның 20 миллионы – “Татмедиа” басмалары.
Чисталыкка үз өлешебезне кертик!
Язга керү белән, Татарстанда, гадәттәгечә, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру эшләре башлана. Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында Татарстан территориясен ялт иттерү бурычы куела. Татарстанлыларны күптөрле акцияләр, өмәләр көтә. Шуны исегездә тотыгыз: күңелебез чиста булса – әйләнә-тирәбездә дә чиста булыр!сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.