Логотип
Актуаль тема

Алмагачның алмалары

Азат абый әти-әнисенең юлын дәвам итеп – укытучы, Алмаз абый – табиб, Альберт абый инженер һөнәрен сайлый. Ә Аяз абый – кодрәтле каләм иясе, халык язучысы буларак таныла. Укымышлы, талантлы Гыйләҗевлар нәселе – укытучылар һәм остазлар язмышы да ул.

Мәктәп еллары һәр кешенең язмышында иң матур, истәлекләргә бай сөенечле бер чор булып урын аладыр. Тормыш белән очрашу, белем ачкычына ия булу, зур коллективта тәрбияләнү, үзеңне шушы җәмгыятьнең бер күзәнәге итеп тоя башлау, милли үзаң формалашу – болар һәммәсе мәктәп чоры белән бәйле могҗизалар бит. 
Ә мәктәпне һәм бу мөһим вакыйгаларны Укытучы дигән гаҗәеп затлардан башка берничек тә күзаллап булмый.


Көзләр саен мәктәпләргә дулкын-дулкын булып балалар агыла, җитлеккән яшьләр исә зур тормыш агымына кушылып китә бара һәм олыгая башлауларын үзләре дә сизми кала. Ә менә укытучылар – бала тормышына нинди яшьтә, нинди халәттә, нинди холыкта килеп кергән булсалар, гомер буена нәкъ шундый булып калалар. Чөнки Вакыт чикләүләре Укытучы дигән илаһи затка кагылмый. Классташлар белән очрашканда да, телефон-интернет аша аралашканда да мәктәп елларын, укытучыларыбызны сагынып искә алабыз, гомеребезнең шул чорына бүгенге акыл, яшәү тәҗрибәсе белән карап фикерләшәбез.
Урта мәктәпне тәмамлавыбызга бу язда 50 ел булачак. Җәен сабакташлар белән очрашу турында хыялланабыз. Һәм, әлбәттә, укытучыларыбызны барлыйбыз.
Заманында КХТИны тәмамлап, юллама белән Новосибирск шәһәренә эшкә киткән, шунда бүгенгәчә гомер итүче Рәис Ханнанов болай дип язган:
«Беркөн телевизордан укытучыларның күргәзмә ачык дәресләрен кызыксынып караган идем. Инде бүген илнең мәгариф министры «Ел укытучысы» дигән зур исемгә лаек булганнарны бүләкләде. «Нәкъ шундый педагоглар мәктәптә миңа ничәмә ел буена һәр көнне күргәзмә дәрес укытканнар икән бит! Ул чакта без моны шулай тиеш дип кенә кабул иткәнбез!» – дип шаккатып утырдым. Күңелдә хатирәләр җанланды. Һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсы беркем белән чагыштыргысыз... Әйтик, математика укытучысы Клара апа Мөхәммәтшина үз фәнен башка дөньяви мәгълүматларга оста итеп бәйләп аңлатучы талантлы кеше иде. Хәтерләсәгез, Фарсы падишаһының да теше үтмәгән мәсьәләне – шахмат тактасына геометрик прогрессиядә бодай бөртекләре тезеп, нинди зур саннар чыгасын без 5 нче класста ук чиштек инде! Яшь химия укытучыбыз Хәниф абый Солтанов теорияне һичшиксез фәнни тәҗрибә белән раслап инандырырга һәвәс иде. Ә бервакыт практик эш вакытында водород бүлеп чыгарырга тиешле прибор... безне тыңламады. (Хәер, безнең шартларда мондый ихтимал булырга мөмкин икәнен тәҗрибәле лаборант Сәкинә апа кат-кат кисәткән иде...) Юк, беркемгә дә зыян тимәде, киресенчә, без тормышның язылган кагыйдәләргә генә буйсынып бармавын аңладык. Тагын бер яшь укытучыбыз – физик Йолдыз абый Шәрипов армия хезмәтен дә узган шәп егет иде! Дөрес, футбол уйнарга бик яратмый, әмма үз фәнен иң кирәкле фән дип теләсә кемне ышандыра белә иде! ВУЗга керү имтиханнарын «бишле»гә тапшырып, укытучыларымның өметләрен акладым дип шатланган идем. Нәкъ шушы фәннәр миңа гомерлек һөнәр сайларга булышты... Тел-әдәбият буенча да супер-укытучылардан тәрбия һәм белем алдык. Рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз Гыйльменур апа Шакирҗанованың күпме җыр-романслар өйрәткәнен санап кына бетерерлек түгел! Кайчак әле үзем дә «Буря мглою небо кроет...» дип әкрен генә көйләп йөрим... Ә шагыйрә Клара апа Булатова дәресләре – үзе аерым тарих! 
Болар барысы да безнең укытучылар! Алар әле күбәү! Һәм аларның һәркайсы шул заманда ук дәүләт бүләкләренә лаек булганын менә хәзер аңладым!»

 Азат абый белән Фидания апа Кама буенда. 1952 ел.

Рәиснең бу сүзләрен сабакташыбыз Илсөяр Бакирова да хуплаган: «Әйе шул, без бик бәхетле чор балалары булдык. – ди ул. – Ә укытучыларыбыз барысы да махсус сайлап алынгандай сәләтле шәхесләр иде. Югары дәрәҗәдәге белемгә ия чын совет укытучылары!»
«Әнинең укучылар дәфтәрләре белән тулы сумкасы ничек ярылып чыкмаган! Төн буе шул дәфтәрләрне тикшерә, дәрес планнары төзеп утыра иде әнием. Сарайда кош-корт, җитмәсә, әле кәҗә дә бар! Әниемә ике сәгать йокы тия иде. Иншаны әүвәл башта үзе өйдә яза да дәрестә балаларга укый, аннан соң гына укучыларга темасын биреп, инша яздыра... Башы авыртканы исемдә калган. «Әнием озын гомерле булсын берүк», – дип, эчтән генә теләп ята идем. Ә әтием төннәр буе мәктәптә бөтен укытучыга яраклы итеп, тәфсилләп, расписание төзи, фотолар ясый, укытучылар чирләп китсә, үзе кереп, төрле фәннән дәрес бирә...»
Бу юллар исә Рушания Гыйләҗеваныкы. Укытучыларыбыз Азат абый белән Фидания апаның кызы ул. Азат абый инде арабызда юк, ә Ширияздан кызы Фидания Әхмәтҗанова узган көз үзенең 93 нче туган көнен каршылады! Һаман яшь күңелле, сөйкемле, зирәк үзе!

Укытучылар Мөгаттәрә һәм Мирсәет Гыйләҗевлар уллары Азат, Аяз, Алмаз, Альберт белән. 60 нчы еллар.

Чистай төбәгенең Каргалы авылында дөньяга килгән кызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик күп күркәм сыйфатлар бүләк ителгән, һәм чибәр, акыллы, сәләтле Фидания туган гаиләсенең дә иң затлы кыйммәтләрен үзенә мирас итеп алган. Авылында урта мәктәпне, аннары Казан педагогика институтын тәмамлаган. Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында – укытучы, шул ук районның мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән. 1954 елда Татарстанга кайтып, Әлмәт районының Ирекле авылында җидееллык рус мәктәбендә тарих укыткан. Язмышы аны тулы бәхеткә лаек дип санаган: 1955 елда кыз Яңа Кәшер урта мәктәбе укытучысы Азат Гыйләҗевка кияүгә чыккан һәм ире белән бер коллективта эшкә керешкән. Шуннан соңгы унбиш ел буена бу мөгаллимнәр гаиләсе Кәшер балаларының мәхәббәтен, авыл халкының ихтирамын һәм рәхмәтен яулап матур гомер кичерде. 1969 елда гаилә яңа төзелешләр белән шаулаган Түбән Камага күченеп китте, әмма алар калдырган яшәү рәвеше, тормышчан тәрбия һәм матур истәлекләр бүген дә безнең белән яши, һәм бу яктылыкны бүгенге яшьләр белән дә уртаклашасы килә.
 Безнең Яңа Кәшер мәктәбенең бер гасырлык бай һәм игелекле тарихы бар. Һәм бу тарихның үзәгендә татар гаиләләренә генә хас булган тәртип һәм тәрбиягә нигезләнгән укытучылар коллективы тора. Бүгенге истәлекләрнең төп геройлары – менә шул коллективның ихлас җанлы мөгаллимнәре Фидания апа һәм Азат абый.
 Ни дисәң дә, без үскән елларда «Укытучы бар яклап та үрнәк булырга тиеш!» дигән язылмаган кагыйдә бар иде. Гаиләң дә, балаларың да, холкың-фигылең дә, кигән киемең дә, бакчаң-хуҗалыгың да һәм башка бик күп якларың да шушы таләпкә буйсына. Әлбәттә, өйләнешеп, торак-хуҗалык булдырып, өч бала үстереп, мәктәптә укытудан тыш та барлык иҗтимагый эшләргә чумып, ул чорда меңнән артык хуҗалыгы булган тынгысыз җанлы Яңа Кәшер авылында үрнәк гомер итү өчен бик күп энергия сарыф иткәндер бу гаилә. Әмма алар шул югарылыкка ирешкән кешеләр. Без – балалар ул чакта моны үзебез аңлаганча, сабый күңеле белән генә бәяләгәнбез. Тормышның асылын исә ничәмә дистә еллардан соң гына, яши-яши генә аңлаганбыз. Әмма сабый акылы да ул тәрбияне күңеленең түренә салып куйган. Бу сүзләремә дәлил итеп, Фидания апа һәм Азат абый гаиләсе белән мәктәптән тыш та аралашкан укучыларының кайбер хатирәләрен китерәм.
Ландыш Салихова сөйли: «Без Фидания апалар белән бер урамда, күршеләр булып яшәдек. Һәм кызлары Рушания белән бер класста укыдык. Бала-чага һәрчак бергә җыелып уйный идек. Каникуллар вакытында алар, балаларының дус-ишләрен өйләренә чакырып, бәйрәмнәр дә оештыралар. Азат абый оста итеп гармунда уйнап, безне җырлата, биетеп тә ала. Бу минутларда Азат абыйның мәктәптәге иң таләпчән завуч булуы да истән чыгып китә. Шунда ук шигырьләр сөйлибез, төрле уеннар уйнап мәш киләбез. Яңа ел бәйрәмнәре аеруча истә калган. Тун киеп, билен ефәк яулык белән буган, бүрек кигән, зур ак сакаллы һәм... күзлекле Кыш бабайның чынлыкта Азат абый икәнен белсәк тә, бик тә күңелле иде. Җитмәсә, Кыш бабай һәркайсыбызга Яңа ел күчтәнәче салынган пакетлар да өләшә. Мондый бәйрәмнәр Фидания апа пешергән бәлеш һәм камыр ризыклары, өйдә ясалган компот белән сыйланып төгәлләнә...» 
Сирена Абдуллина дәвам итә: «Ул бәйрәмнәрне мин дә бик хәтерлим. Хуҗаларның күңел киңлеге шаккаттыра. Шуның кадәр бала-чаганы җыеп бәйрәмнәр оештыру өчен уңган-булган булу белән бергә, ул балаларны ничек бар, шулай кабул итеп, барысын да тигез күреп яратырга да кирәк булган бит! Әле ул тиктормас кунаклардан соң өеңне җыештырып тәртипкә салырга да көч кирәк ләбаса! Бу бит инде узган гасырның 1960–65 нче еллары. Ачлык булмаса да, гаиләләрдә ризыкның да чиксез-чамасыз түгеллеген хәтерлибез...
Мин кечкенәдән үк матур гына җырлый идем. Үзешчәннәр конкурсларына мине дә еш алып баралар. Үзебезнең авылда, аннан күрше авылларда, соңыннан район үзәге Әлмәттә чыгышлар ясыйбыз. Тормышлар алга барса да, ишле бала үскән гаиләләрдә кием-салым кытлыгы барыбер дә үзен сиздерде. Ул елларда миңа сәхнәгә чыгардай килешле кием табу кыен иде. Шундый чакларда Фидания апа миңа үз кызының матур киемнәрен кидереп, кеше арасына җибәрә иде...»
«Ә күлмәкләргә килгәндә, төн йокысын калдырып, әни үзе тегә иде, – дип, Рушания ачыклык кертә. – Әнием тегүче дә иде бит. Өлгеләрен ничек кискәндер инде, таң калам. Кечкенә балалар киемнәре булмаган бит элек, әни үзе теккән...» 
«Тагын бер очракны сөйләми кала алмыйм, – ди Сирена. – Фидания апаларның өенә каршы якта сусыл яшел болын бар иде, ә анда Имай бабай чишмәсе дигән мул сулы чишмә челтерәп ята. Якын-тирәдә яшәүчеләр шул чишмә буена кер чайкарга йөри. Чишмәдән бераз читкә, яшел чирәм өстенә зур ләгән куеп су салабыз да керне шунда чайкыйбыз. Бер көнне мин дә кер чайкарга килдем. Көн дә салкынча, чишмә суы да кулны өтеп ала. Шулай да бирешмим. Әмма бер зур калын җәймәнең суын һич тә сыгып булмый. Әйләндереп-әйләндереп, шактый азапландым. Шунда ни күрим: өстенә җиңелчә кием генә элгән Фидания апа яныма килеп басты. Ул минем күшеккән сабый кулымнан җәймәне алып чайкады, суын сыгып бирде. Эш арасында тәрәзәгә күзе төшеп, чарасыз хәлемне күргән дә миңа шулай ярдәмгә йөгергән икән ул!.. Мин бу хәлләрне бүгенге тормыш, бүгенге кешеләр белән янәшә куям да таң калам!.. Кешелекле булырга өйрәткән тәрбия дәресләрен мин Фидания апаның тормыштагы гамәлләреннән алдым...»
Сөйләр сүзләр, хатирәләр бихисап. Бу гаиләнең Хуҗасы – җитмеш төрле һөнәргә ия Азат абый бик хуҗалыкчан кеше булса, аның насыйп хәләле Фидания апа уңган-лыгы белән дан тоткан чын Хуҗабикә иде. Бакчада җи-ләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстерү серләрен, өлгергән уңышны кышка ни рәвешле әзерләү ысулларын, хәтта утырту өчен яшь үсентеләр һәм орлыкларны да алар тирә-күрше, таныш-белеш белән бик теләп уртаклашалар иде. Алар бакчасында үскән, халык телендә «золотая китайка» дип йөртелгән алмагачның үтә күренмәле җиме-шен авыз иткәч, «Әкияттәге тылсымлы алтын алма нәкъ шундый булган!» дигән инану балачактан бирле тамчы да үзгәрмәде.

Алда (сулдан уңга) бертуганнар Аяз, Азат, Алмаз; артта (сулдан уңга) укытучы киленнәр Фидания, Нәкыя, Энҗе. 70 нче еллар.

Гармунда оста уйнаучы Азат абый һәм моңлы тавышка ия Фидания апа үзешчән спектакльләрдә, концертларда һәрвакыт катнашалар иде.
Азат абый фотога төшерү белән дә мавыга иде. Авылдашларның ул ясаган яшьлек фотолары авылыбыз тарихына багышланган китапларда да кыйммәтле мәгълүмат буларак урын алды. Миндә дә бала чакта ул төшергән берничә фото саклана. Инде алтмыш елдан артык гомер узса да, аклы-каралы бу фотолар төсе уңмый-саргаймый торган сыйфатта калалар.
Бу гаилә язмышындагы шагыйранә матурлык, китап-ларда гына яши торган ихласлык бүген дә сокландыра. Алар үзләренең күңел халәтен, хыялларын көндәлек тормышка өлге итеп алган икән! Азат абыйның урыны оҗмахта булсын! Ә без – Фидания апаның укучылары – үзебез дә җиденче дистәне түгәрәкләп килгән чагыбызда, күңелдәге хатирәләрне барлап, гомер буена сакланган һәм еллар узган саен арта барган ихтирамыбызны Укытучыбызның шәхсән үзенә әйтә алуыбыз белән бәхетле!
Фидания апаның тумыштан килгән асыл сыйфатлары аңа гомере буена юлдаш булгандыр, һәрвакыт игелекле гамәлләргә генә өндәп торгандыр дип уйлыйбыз. Күңелендәге якты нуры, җанындагы яхшылыгы, зыялы булуы, зирәклеге, чаялыгы, уңганлыгы сокландыра. Шушы сыйфатлары белән үз нәселен-дәвамын гына түгел, ничәмә буын укучыларын да тәрбияләргә ният кылган мөгаллимә, асыл сөякле мишәр кызы ул!
Фидания апаның мөхтәрәм яше уңаеннан кузгалган якты истәлекләр аның гомер юлдашы сәләтле, зыялы, артык дөрес һәм таләпчән, шул ук вакытта гаҗәеп тыйнак Азат абыйның да, аларның замандашлары – хезмәттәшләренең дә күркәм образын яңартырга бер сәбәп булды. Чөнки бу истәлек геройларының һәркайсы холкы-фигыле, максаты һәм шөгыле белән бүгенге көн өчен бик тә кадерле затлар. Алар – үзләренең яшәү идеалын тудырып, шуңа ышанып һәм омтылып яшәгән һәм яшәүче ихлас шәхесләр. Алар үз кыйблаларын табып, замандашларын да шул тарафка юнәлтә белгәннәр, укучыларына да шул тәрбияне биргәннәр. Ә бу кыйбланы аларның һәркайсы үз нәселеннән мирас итеп алган бит. Бу кешеләрнең күбесе мөгаллимнәр династиясен дәвам итүчеләр – укытучылар. Зыялы нәсел балалары, язмышларын мәктәп белән бәйләмәгән очракта да, җәмгыять өчен бик тә тәҗел булган һөнәри тармакта талантларын раслап, үзләренә алмаш әзерләгән кешеләр булуына беребез дә гаҗәпләнми. Киресенчә, без моны шулай тиеш дип саныйбыз. Бу гамәл халык телендә дә «Алмагачның алмасы...» дип тыйнак бәяләнә...
Фидания апа белән Азат абый да – узган гасырның зыялы мөгаллимнәре, Югары Багражда гына түгел, бөтен Зәй, Сарман якларында билгеле укытучылар Мөгаттәрә апа белән Мирсәет абый Гыйләҗевларның нәселен дәвам итүче буын лабаса. Гаиләнең беренче сөенече Азат абыйдан соң янә өч ир бала дөньяга килгән. Бу егетләр бер тамырдан үскән гөлләр кебек бердәй тәрбия алганнар, белем-һөнәргә тиенгәннәр һәм гаилә корганнар. Кәләш сайлау һәркемнең шәхси зәвыгы булса да, нәсел тәрбиясе җан тоемлавы аша егетләр күңеленә үз теләген «пышылдаган», күрәсең... Менә алар – берсеннән-берсе затлы дүрт кыз, килендәшләр булып, бер гаиләгә җыелган. Яшьләр Азат–Фидания, Аяз–Нәкыя, Алмаз–Энҗе, Альберт–Лира булып кавышканнар. Исемнәренә генә карасаң да, бу тәңгәллекнең югары көчләр тарафыннан сайлануына шик юк! Хезмәтләре буенча дүрт киленнең өчесе – мөхтәрәм мөгаллимәләр, кечесе Лира фән-техника дөньясында үзен сирәк белгеч һәм остаз буларак таныта. Тумыштан күп-төрле сәләткә ия дүрт егетнең һәркайсы күңеле тарткан белгечлекне алып рәхмәтле гомер кичерә. Азат абый әти-әнисенең юлын дәвам итеп – укытучы, Алмаз абый – табиб, Альберт абый инженер һөнәрен сайлый. Ә Аяз абый – кодрәтле каләм иясе, халык язучысы буларак таныла. Бу көндә бу дүрт гаиләнең дә балалары, оныклары бар. Яңа буын яшьләре исә Мирсәет агалар башлаган юлны заманча гыйлем, бабаларыннан килгән үҗәтлек белән дәвам итә. Укымышлы, талантлы Гыйләҗевлар нәселе – укытучылар һәм остазлар язмышы да ул. Яшәүнең мәгънәсен, гомернең кадерен алардан да дөресрәк аңлаучы һәм үткен гаделлек белән гавамга җиткерә алучы тагын кемнәр бар икән?..
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар