24-26 апрельдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак

Татар милләте зәвыклы киемнәре белән бөтен дөньяда дан тота дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Безнең чигелгән читекләребезнең даны күптән инде Франция кебек мәмләкәтләрдә дә билгеле. Ә сәйлән-мәрҗән чигелгән, укалап эшләнгән калфакларыбыз теләсә нинди мода тарафдарларын хушын алырга сәләтле.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын оештыра.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын оештыра.
Әлеге форум программасында быел “Калфак туе” дигән үзенчәлекле, моңарчы күренмәгән зур проект та үтәчәк. Чарага теләсә кем кертелми, фәкать калфак кигән хатын-кызлар һәм түбәтәйле ирләр генә катнаша ала, дресс-код шулай куелган.
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы быел дүртенче мәртәбә уздырыла. Мәгълүм ки, алдагы елларда май аенда оештырыла иде. Быел бөек Г.Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан апрель аена күчерелде. Өч көн дәвамында үтәчәк проектта җәмгысе 500 делегат катнашыр, дип фаразланыла.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров хатын-кызлар форумының ни өчен апрель аена күчерелүе хакында бәян итеп узды:
- Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын читләрдән дә делегат кабул итәчәкбез, – ди Данис әфәнде. – Моннан тыш мәртәбәле кунаклар да чакырылган. Программа буенча фикер йөрткәндә: ул бик бай һәм киң кырлы. Беренче көнне форум кунакларына Казан каласы буйлап сәяхәт оештырыла. К.Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концерты тәкъдим ителә. Делегатлар “Мәгариф системасында милли тәрбия”, “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү”, “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дип исемләнгән секцияләрдә эшләячәк. Программадан күренгәнчә, башка еллардан аермалы буларак секцияләр дә яңа исем астында, яңа форматта оештырылачак.
Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К. Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак. Шулай ук театр фойесында халык осталары һәм һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә, ярминкә дә эшлиячәк.
Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова журналистларга ике форум арасында башкарылган эш-гамәлләр хакында сөйләде.
- Былтыргы форумнан соң без бигрәк тә үзебезнең тарихка кайту, шәҗәрәләр барлау мәсьәләләренә басым ясадык. Хәзерге вакытта шәҗәрәләргә игътибар чыннан да артты һәм без Балтач районы үрнәгендә моны расладык та, тулы канлы бәйрәм икәнен күрдек. 142 бала укыган Карадуган мәктәбенең 121 гаиләдән 77 баланың шәҗәрәсе бар. Хәтта 28 бишекнең шәҗәрәсен эшләделәр. Безнең максат – үзебезнең тарихи тамырларыбызны таныту, барлау. Димчеләр һәм яучылар буенча да проектыбыз зур казаныш булды. Аның йомгаклау өлеше Азнакай районында узды. Ни өчен бу темага алындыгыз дисәгез, чөнки безнең һәр районда меңнән артык кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән 30-50 яшькә кадәр кызлар-егетләр яши. Бу – бик куркыныч саннар, – дип күңел әрнүләрен җиткерде Кадрия ханым.
Татар хатын-кызлары күңел байлыгы белән генә түгел, тышкы кыяфәткә дә үтә дә игътибарлы булырга, тиеш, дип саный Кадрия Идрисова. Тәүге кат оештырылучы “Калфак туе” проекты да шул юнәлешкә беренче адым дип аңларга кирәктер, чөнки чарага, алда әйтеп узганыбызча, фәкать калфаклы туташлар һәм ханымнар гына кертелә. “Калфак туе” мәҗлесе Казан Ратушасының колонналар залында оештырыла. Анда форум делегатлары һәм артистлар гына катнашачак. Калфак тегү буенча мастер класслар, гомумән милли баш киеменә бәйле узган конкурсларга йомгак та ясала. Драма артистларының чыгышлары да нәкъ калфакка нисбәтле булыр дип көтелә. “Чалбар кигән журналистларны да кертмәячәкләр”, – ди чараны оештыручылар.
- Нинди авыр заманнарда да хатын-кызларыбыз үз милли төсмерле киеменә хыянәт итмәгән. Безгә уянырга, уйланырга вакыт. Үз милли киемнәребезне кулланышка кайтарырга кирәк, – ди татар хатын-кызлар лидеры.
Дөнья буйлап исәпләгәндә, узган ел 260 хатын-кыз оешмасы булган икән. Быел бу сан 400 гә күтәрелгән (“Ак калфак” исемендәгеләре 362). Чыннан да, соңгы елларда татар хатын-кызлары зур активлык күрсәтә. Аларның фикерләшү, төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару мәйданнары да киңәя бара. Ә форумда ел дәвамында башкарачак эш планнары барлана, тәҗрибә уртаклашу да көтелә.
26 апрель көнне мөхтәрәм хатын-кызларыбыз Тукайның юбилей чараларында да катнашачак.
http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/56624-milli-dress-kod-“kalfak-tue”na-bashkacha-kerep-bulmyiy.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.