Логотип
Экспертлар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Сораулар

  • Ислам динендә чуртан балыгын ашау хәрам икән дипләр кайберәүләр. Дуңгыз ите, үләксә, бугаз каны, Аллаһының исемен атамыйча суелган хайван итләре, ерткыч хайван һәм кошларның итләре хәрам дип белә идем. Ә менә диңгез кыслалары, әкәм-төкәмнәр, чуртан ише ерткыч балыклар хәраммы, хәләлме? (Лилия, Казан)

    Җавап
  • Минем ирем төшкә керә. Бу әйбәтме, начармы? (Рая, Кукмара)

    Җавап
  • Кабер ташына кеше сурәте, мәчет күренеше, дога сүзләре төшерелгәне байтак. Дөресме бу?! (Гөлзадә, Түбән Кама)

    Җавап
  • Намаз укыйсым килә. Ләкин эш урынында тәхарәт алуы бик мәшәкатьле. Кеше савыт-сабасын юа торган раковинага аяк күтәреп юып булмый бит инде. Мәсех алу дигән нәрсәне беләм, әмма аны копрон колготкига алырга ярамыйдыр инде. Берәр ничек җайлы гына итеп тәхарәт алу сере юкмы ул? Намаз укуның бер авырлыгы да юк, шул тәхарәт алу гына эш урынында кыен. (Лилия, Казан)

    Җавап
  • Йөкле хатыннарга намаз укырга ярыймы? (Г., Чаллы)

    Җавап
  • Коръәндә шундый әйбер укыган идем: "Гаурәтләрегезне никахлы хатыннарыгыз яки кәнизәкләрегез янында гына ачарга ярый, диелгән. Кәнизәк кем була соң ул? Никахлы хатыннар дигәне булгач, юолары никахсызымы? Ә бит Исламда зина буладыр бит инде? Аңлатыгыз әле шуны. (Лилия, Казан.)

    Җавап

Хәзер укыйлар