Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.
Хәерле көн, Айсылу ханым! Минем улыма дүрт яшь. Ул кайбер кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итә. Мәсәлән, әтисе бер урындыкка утырып ашаган икән, аңа башка көнне бүтән урынга күчәргә ярамый. Гадәттә кулга бияләйне подъездан чыгуга кигәнбез икән. Аны шунда гына киясе. Икенче подъездга узып китсәк, кире килеп киябез. Башта футболканы салдырасы. Ялгыш шортиктан башлаганмын икән, аны яңадан киябез. Белмим: бу яхшымы-начармы, игътибар итәргәме моңа юкмы? Һәрвакыт ниндидер салынган алгоритмны үтәргә кирәк. (Алсу, Казан)
Инде әйтеп кителгәнчә, 4-5 яшьләр бала үсешенең бик әһәмиятле дә, катлаулы да чоры. Әлеге чорда баланың интеллектуаль үсеше белән беръяктан аның холкы да формалаша. Инде «өч яшьлекләр кризисы» артта калса да, бала үзенең холыкын «чарлауны» дәвам итә бирә. Артык пунктуальлек ул кешенең психологик үзенчәлеге генә түгел, ә бәлки күпмедер дәрәҗәдә тәрбия нәтиҗәсе дә. Аеруча бакчада тәрбиячеләр, әти-әниләр яки башка өлкәннәр тарафыннан катгый таләпләр куелып, аларны үтүгә зур игътибар бирелгән очракларда (әйтик, бакчада тәрбияче балалардан үзенең боерыкларын сүзсез үтәүне таләп итә), бала үзе дә мөнәсәбәтләрнең шундыйрак моделен кулланырга мөмкин. Бу чорда аеруча баланың рольле уеннар белән мавыгуын искә алганда, үз-үзен тотышының бу алымы яхшы аңлашыла. Димәк сез дә әлеге «уенның» бер элементы. Бу ситуациянең уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Уңай ягы шунда: бала тәртипкә өйрәнә, эш башкаруның билгеле бер алгоритмын күзаллый. Бу аның фикерләү сәләтенә уңай йогынты ясый, киләчәктә көнен бушка сарыф итмәскә мөмкинлек бирәчәк. Тискәре якларына килгәндә, әлеге гиперпуктуальлек аңа аралашу проблемалары тудырырга мөмкин. Шунлыктан, балага әкренләп кенә кагыйдәләрнең алай ук катгый булмау мөмкинлеген дә аңлату зарур, һәм моны уен тәртибендә, яки әкиятләргә, төрле тематик ситуацияләргә бәйләп аңлатсаң яхшы.