Логотип
Блоги

Туганнарга кочак-кочак открытка язган чакны хәтерлисезме?

«Артист халкының уенда – уен-көлке, күңел ачу, бәйрәм-чәйрәм генә!» – дип фикер йөртүчеләрнең учагына коры утын өстәп, икенче язмамны да бәйрәмнәргә багышлыйм әле!

Почтада 15-20 открытка сатып алып, туганнарыгызны берәр бәйрәм белән котлап салганыгызга күптәнме? Исәпләмичә генә әйтүе дә кыен, әйеме? Минем үземнең: «Кадерле Фәлән апай... абый... җизни», дип, кулга каләм тотып, котлау юллары сырламаганга кырыклап ел була...

Биш бәйрәм иде ул – 23 февраль, 8 Март, 1 Май, 7 ноябрь һәм Яңа ел – Казандагы, Себердәге, Урта Азиядәге, күрше авылдагы туганнарга котлау открыткалары яза торган. Кемнәрнеңдер әниләре яза, бик сирәк кенә әтиләр дә кулга каләм алгандыр. Ә безнең әни мәктәптән кайтып кермәде, шуңа ике абый үсмерләнә барган саен, олыдан кечегә күчеп, бу вазыйфа миңа килеп тукталды.

Язучының бер бонусы бар – почтадан үзеңә охшаган открыткаларны сайлап алып кайтасың! Ә калганы – җиңел түгел: кыбырсык арт санны басып, берничә сәгать каләм азаплап утырырга кирәк. Өстәвенә, бәләкәй чактан ук иҗат борчасы тыңгы бирми – бер шаблонга гына язасы килми бит котлауларны, миллион кабатланган «корычтай нык...», «шомырт чәчәгедәй ак»ларга үземнән дә берәр яңа сүз кыстырасы килә! Читтән, хәйләкәр генә мыек астыннан елмаеп, иҗат газапларымны бабай күзәтеп утыра. Әби, кайнар коймак белән сыйлап, эшемне җиңеләйтергә тырыша. «Открыткалар майлана бит инде, әби!..»

Бер кичтә генә язып бетерә алмыйм, икенчесенә дә кала, өченчесенә дә. Әнинең, эштән кайтып: «Бәйрәм җитә бит инде», – диюе генә эшне кызулата... Чыннан да, җиңел түгел. Аның каравы барлык туганнарның адресларын – почта индекслары белән яттан беләм!

«Идеология көчле иде ул заманда, бүген җәмгыятьтә идеология юк», диючеләр бар. Белмим, белмим! Ун-унике яшьлек чагымда Зәйнәп апаларны, Сабир җизниләрне Бөек Октябрь революциясе көне белән котлап, исәнлек-саулык теләп открытка язуыма «идеология»нең ни катнашы булды икән? Ә инде була калса – нәрсәсе начар ул идеологиянең?! «Сәяси бәйрәм» дип кабул итмәдек бит без 7 ноябрьне дә, 1 Майны да. «Сәяси» төшенчәсен белмәдек тә, хәтта. Халык өчен чын бәйрәм иде алар. Олы Әтнә авылы без үскәндә район үзәге дә түгел, шулай да Май бәйрәмендә дә, Октябрь бәйрәмендә дә демонстрацияләр уза иде. Без, малайлар, «мавзолей» дип йөрткән агач трибуна бар иде авыл үзәгендә, Ленин бабай һәйкәле каршында. Шул «мавзолей» әйләнәсенә бөтен авыл халкы җыела, каладан туган-тумача кайта. Мәктәп укучылары транспорантлар, Политбюро аксакаллары портретларын күтәреп төшә, алдан оркестр уйнап бара... Чын бәйрәм! Әтнә үзәгендә җыелган шул меңләгән кешенең берсенең генә башында «сәяси уйлар» булгандыр, дисезме ул көнне? Ай-һай!.. Өлкәннәр өчен – күптән күрешмәгән авылдашлар белән очрашу, аралашу урыны, бушлай тамаша иде ул. Ә балаларга... Балачак – балачак инде: малайларның эше ашыгыч – Октябрь бәйрәменнән соң яңа гына каткан беренче бозда хоккей уйнарга ашыгалар, Май бәйрәменнән соң исә «Чәбе» дип аталган болынның җәйге кичке уеннарда егет-кызлар аяк астында тапталып, «пләшләнеп» беткән мәйданчыгында кургаштан эретеп ясаган «чәке»ләр белән акча уйнатасы бар. Шуңа да шуграк малайлар, тантаналы митинг тәмамланып, укучылар колоннасы тарала башлауга, ил җитәкчеләре портретларын, кире мәктәпкә менгерергә иренеп, юл читендәге канауга гына ташлап калдыралар... Аллаһның рәхмәте, укытучылар да, директорыбыз да бу гамәлне гади хулиганлык итеп кенә кабул итәләр иде. Ә кырык ел шуннан элегрәк булса, моның өчен атарлар иде. Ә кырык ел узгач – ягъни бүген – ил хуҗаларының йөзен канауга ыргытсаң, «экстремист» кләймәсе сугып, утыртып куярга да күп сорамаслар. Идеология, диген инде шуннан...

Ә открытка язып, почта тартмасына илтеп салган чаклар сагындыра! Бәйрәмнәр күп, язып карарга мәллә? Әллә йокыдан иртәрәк торган берәр танышым «ватсап»тан котлау җибәргәнне көтеп, шуны гына үрчетеп таратырмынмы?..

 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марат Бик куп яздык ул открыткаларны Бик кунелле чаклар атнадан хатлар кила иде анига Райса апайдан телефон Юк замана Казанга Кунакка килган туганнар екламыча китми иде бер кенне килса икенче кенне автобус ? белан кайта машина Юк Бик шап яшаганбез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без дә кочагы белән ала идек ул открыткаларны, үзебезгә дә бик күп килә иде. Әнинең бер абыйсы бөтен бәйрәмгә дә бер шаблон белән җибәрә иде. 8 мартка да, 23 февральгә дә открыткалар "Шәһит кияу һәм сеңелләр" дип башлана иде...

      Хәзер укыйлар