Логотип
Блоги

Сорочи базарына, шәл сатарга...

Безнең Әтнә, Арчалар – шәл ягы... Шулай дип язуым булды, шунда ук ике «ләкин» колагымны бора башлады: беренчедән, татар яшәгән бик күп төбәк үзен «шәл ягы» дип атый ала, ә икенчедән, «шәл ягы ИДЕ» дип сөйләсәм генә инде кече ватаным хакында. «Без үскәндә» дим инде алайса – шулай дөресрәк булыр.

Чыннан да, без үскәндә шәл бәйләп сатмаган хуҗалык сирәк иде авылда. Мәзәге дә бар: шәл сатучы берәүдән сорыйлар икән: «Ничә граммлы бу шәлең?» Тегесе җавап кайтара: «Белмим, җаным! Башлаган чакта 400 грамм мамык алган идем, шуны ашка да салып ашадык, чәйгә дә салып эчтек – азагына күпме калгандыр, үлчәмәдем». Менә без дә кәҗә мамыгы «ашап» үстек. Йөз ун сум хезмәт хакы алып эшләгән әнигә аена йөз егерме сумлык бер шәл бәйләп сату – гаилә кеременә иң саллы өлеш иде. Әтиебез бакыйлыкка бик иртә китте. Әби белән бабайның колхозчы пенсияләре – башта уналтышар, аннан хәтта егермешәр (!) сум булды. Без – дүртәр ел аерма белән туган өч ир малай. Бүген «ишле» диярләр иде, ә ул чакта гадәти күренеш. Гаиләне кешедән ким-хур итмичә әнинең шәлләре яшәтте. Тик шәлне бәйләү – бер нәрсә, аны урнаштырасы бар бит! Кәҗә мамыгын да табып була: йә кыйммәтрәк бәягә авыл саен йөреп сатучылардан аласың – алар һәр бәйләүчене белә, запаслары беткәнен дә чамалый, йә инде, курыкмасаң, терерәк танышларга ияреп, Саратов, Актүбә якларына чыгып китәсең – кәҗә асраган якларда мамыгы да арзанрак. Әмма иң авыры, әйткәнемчә, шәлне сату! Арадашчылар бар, теләсәң, өеңнән алып китәләр – тик арзанга. Инде унбиш-егерме сум отыйм дисәң – Хәбибулла бабайның пенсиясе бит! – туры юл Казанга, Сорочи базарына. 
Һай, ул Сорочи базары! Сабый чагымның иң зур куркынычы да, иң зур кызыктыргычы да... Нәрсә генә сөйләмиләр ул Сорочи турында: имеш, анда, карак өстендә карак, кесәңне дә кисәләр, чак кына юньлерәк киенсәң, шәрә калдырып чишендерәләр, талыйлар, алдыйлар, хәйләлиләр... Шулары өстенә тагын милиция: «спекулянт» дип эләктереп алырга гына торалар! Әле кайсы куркынычрактыр?! Бандит үзең белән булганны гына талый, ә милиция эш урыныңа – мәктәпкә язып җибәрә. Пионервожатый гына түгел, коммунист та бит әле син, әни, ай-һай!.. Ә яшәргә, тормыш алып барырга кирәк, малайларны күтәрәсе бар. Шуңа да шимбә кичтән әнине Казанга фронтка озаткандай озатабыз. Һәм якшәмбе кайтып җиткәнче, ут йотып көтәбез. 
Тик Сорочи базарының икенче, үтә дә кызыктыргыч ягы бар: сабый аңы буенча, анда җаның теләгән бөтен нәрсәне табарга була! Аркадий Райкин әйтмешли, «диффсит» – шунда инде аның оясы, кызлар-егетләр! Казанда яшәгән туганнан туган абыем белән апаем кигән «Монтана» һәм «Левис» джинсылары да Сорочида алынган бит. Ике йөз сум тора бер чалбар – акылга сыймаслык: ике айлык хезмәт хакы! Ах, ул джинсылар, үсмер чакның татлы хыяллары!.. Бүген гастрольдә кайсы шәһәрдә булсам да, «фирменный» дигән кибетләргә кереп чыгарга тырышам. Чуарлыктан күз камаша, әмма безнең балачакта Казан «пижоннары» Сорочи базарыннан алып кигән джинсылар юк беркайда да. Юк андый кабатланмас зәңгәр төс! Хәер, күкләре дә андый зәңгәр түгел бит хәзер, ә, кордашлар? Сулары да андый тәмле, шикәре дә андый баллы түгел...
...Сорочи базарының исеме үк тәэсир итә иде миңа: Николай Васильевич Гогольның «Сорочинская ярмарка»сы белән аваздаш булганга, чуар, шау-шулы әкияти ярминкә кебек тоела иде. Үсә төшкәч, әлбәттә, ярым-легаль сәүдә урынының Гоголь әкиятләреннән дә, «Мең дә бер кичә»дәге Багдад базарыннан бик нык аерылуын аңладым. Казанда белем эстәгән студент елларымда, дус егетләр күпме генә: «Әйдә, бер әйләнеп кайтыйк!» – дип кыстасалар да, бер тапкыр да Сорочи базарына бармадым: чынбарлыкны күреп, күңелемне кайтарасы килмәде... 
Ә хәзер менә, олыгаеп килгән көннәрдә, еракта калган Сорочи базары күңелемдә акрынлап кабат чуар төсләрен ала башлады. Кабат шаулый Сорочи ярминкәсе – кемдер алдый, кемдер алдана. Ә мин, сабый бала, әнинең күчтәнәчләр белән Казаннан шәл сатып кайтканын көтәм...
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марат Биграк шап итеп иска аласын молодец Барысын да уттек замана узгара без карарбыз молодец афарин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кай тирәдә иде соң ул "Сорочи" базары? Бер барган идем сапоги алырга, караңгыда бардык, яктыра башлаганчы таралып та бетте базар.

      Хәзер укыйлар