Логотип
Блоги

Кызыбыз өйләнә – улымны киленгә бирәм!

Тозсыз шаяру, дисезме? Юк! Өйләнүне «өйле булу», ягъни «гаилә кору», дип аңласак – ә бүтәнчә мөмкинме соң?! – бүгенге заманда өйләнешүче яшьләрнең кайсысы гаилә корырга, «өйле булырга» омтыла, ә?..

...Җавап бирергә ашыкмагыз. Әйләнә-тирәне күздән кичерегез. Соңгы вакытта үзегез күргән, ишеткән туйларны искә төшерегез... Йә, ничек? Күпчелек очракта өйләнешү турында сүзне кыз бала күтәрә түгелме соң? Кыз егетнең ата-анасы кайчан кул сорарга киләсен дә, никах, туй көннәрен дә билгели, мәҗлес уздырасы кафены да, никах укучы мулланы да сайлый, кайсы як ни дәрәҗәдә финанслар белән катнашасын да хәл итә. Кыскасы, егеткә, өенә кайтып, сакраменталь сүзләрне генә әйтәсе кала: «Әти! Мин өйләнәм!» Хәер, ялгышам, ялгышам – атасына түгел – беренче булып анасына кайтып әйтә ул! 
«Тәк-тәк-тәк! Менә бу урыннан җентекләбрәк!» – дип кулларын уар иде зирәк прокурор. Чыннан да, мондый күренешнең тамырлары күпчелек гаиләдә бүген хатын баш булуда ятмыймы? Тулы булмаган, ир-ат эчкән, эшләми яткан «китек» гаиләләрне әйтмим. Сүз – җәмгыятьнең терәге булган «урта куллы» гаиләләр турында. Ир кеше акча эшли, дөнья куа. Хатын исә ирен куа: «Кешедән ким булмасын, балалар мохтаҗлык күреп үсмәсен, күрше, әнә, яңа машина алган... Фәлән, әнә, йортын зурайта...» Бала исә еш кына атасының ничек дөнья куганын күрми дә, сабыйлыгы белән аңлап та бетерми, аның каравы анасының ничек атасын «куганын» көн дә күзәтеп үсә. Малайлар да күреп үсә, кызлар да күреп үсә. Менә бу булды – бер!
Һәм икенчесе! 
Минем бер туганымның үз балам кебек күреп үстергән унсигезе тулып та җитмәгән кызын сорап, бер егет кайтты. Мәдрәсә шәкерте. Кыз белән радио аша танышканнар, тавышларыннан ук бер-берсен ошатканнар. Җаен табып, Казанда очрашканнар – анасының итәгенә ябышмыйча авылдан да чыкмаган кызчык бит әле! – китаптагыча, «бер күрүдән гашыйк булганнар». Мәхәббәт төннәр буе телефон аша гөрләшү, сөю җырларын җырлашуга күчте. Берничә айдан егет бусагабызда пәйда булды. «Бер-беребезне яратабыз! Өйләнәбез! Кызыгызны бирегез!» – ди. Яшь бит әле сез, дип тә карыйбыз, икегезнең дә укып бетерәсегез бар, берәр ел булса да көтегез, эшкә урнашкач өйләнерсез... Юк, егет сүзеннән кайтмый: «Аллаһы Тәгалә үзе бирер ризыгын», – ди. Кызыбыз елый – безнең карышуыбыздан гарьләнеп елый! Шуннан, ике як та үз фикереннән бер карыш та чикмичә, ике сәгать сүз көрәштергәннән соң, егетебез әйтеп куймасынмы: «Без бер-беребезне яраткач, мәхәббәт җимешен дә татырга телибез, ә аның өчен никах кирәк!» Телсез калдык... Биш минуттан аңыбызга килдек. Ризалаштык. Гөрләтеп никах мәҗлесе, туй уздырдык. Аллага шөкер, бүгенге көндә бик матур итеп яшиләр, ике кыз янына күптән түгел бер егет тә алып кайттылар, йорт җиткерделәр, бакча үстерәләр. Барлык туганнар куанып бетә алмыйбыз тормышларына!.. Ә хәзер әйтегез, күпме яшьләр бүген «мәхәббәт җимешен тату» өчен никах укылганын көтә? Никах үзе дә күпләр өчен бер йолага гына әверелеп калды бит – асылында эш юк – күлмәкнең затлырагын, мәчетнең үзәгерәген, мулланың дәрәҗәлерәген сайлау әһәмиятле! Элекке заманда өйләнгәч кенә татый торган җимеш белән кызлар бүген егетләрне алдан ук туйганчы сыйлыйлар. Әни тәрбиясендә үскән егетләр җайлап кына кыз тәрбиясенә күчәләр, өйләнмәгән килеш тә никахлы ир-ат хокукларыннан файдаланалар. Нигә кирәк аларга, «паспортны бозып», гаилә йөкли торган вазыйфаларны, бурычларны иң өсләренә салу?! Шуңа да егетләр өйләнергә ашыкмый. Шул йөргән кызлары гына «авызлыклап» Загска алып килсә инде... 
Кая бара бу дөнья, ә? Асты өскә әйләнде. Туфан ага Миңнуллинның «Шулай булды шул» пьесасындагы кебек: «Дөньяның асты өскә әйләнгәндә, нигә нәкъ минем кыз аста калган соң?!» – дип өзгәләнергә генә калмасын...
  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Замана яшларе тиз гена ейланада тиз гена берсеннан берсе туя

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшьлэр монда ни причём. Халыкнын дини наданлыгыннан килэ бу хэллэр. Дини агарту эшлэре алып барырга кирэк. Семьядан башлап, диния нэзэрэте дэ яшьлэргэ тэрбия биру остендэ эшлэргэ тиеш, мячетлэр салалар, э яшьлэрне мэчеткэ Тарту эшлэрен тиешенчэ кутэрмилэр...

      Хәзер укыйлар