Урыс халык әкиятләрендәге Иванушка-дурачокны күз алдыгызга китерәсезме? Аяз күктәй зәңгәр күзләре дөньяга, сабый баладай, бер хәйләсез карый, кояш ашаган салам төсендәге көдрә чәчләре тузгыган, авызы гел колакка кадәр ерылып тора...
Нәкь шундый кыяфәттә иде минем Төркмәнстанда, Аму-Дарья тыюлыгында бергә эшләгән, балчыктан әвәләнгән баракта бергә яшәгән дустым Зиновий Рогульский. Хикмәт кеше, мин сезгә әйтим! Кыяфәте генә – «Иванушка», ә үзе исә Львов университетын тәмамлаган гаять башлы, Карпат тауларын аркылыдан буйга җәяү әйләнеп, гуцулларның борынгы җырларын җыйган, дүрт яшендә агуланып, шуннан бирле ит ризыгын да, балык та капмаган, иртәнге чәендә куе итеп пешергән солы боткасын суытып, кисеп, ипи урынына кулланып, кайнар сыек солы боткасы белән ашаган («Рим легионерлары ризыгы!» – дия иде), авыр атлетика белән шөгыльләнгән, пәһлевандай гәүдәле, үгездәй таза егет иде. Күп яза алам Зенек турында («Әни миңа шулай дәшә», – диде ул беренче очрашуыбызда), язармын да, насыйп булса. Бүген Төркмәнстандагы бер вакыйга искә төште.
...Фараб дигән район үзәгендә яши идек. Шулай базардан барагыбызга кайтып барабыз. Кояш кыздыра – күләгәдә кырык ике градус, юлдагы ком калын аслы кроссовкалар аша да табаннарны пешерә. Урамда эт тә юк, тынлык... дисәк, алда ниндидер чыр-чу ишетелде. Чатны борылсак – әстәгъфирулла! – бер ир-ат хатынын чәченнән өстери, тибә, суга... Тегесе, җанашым, чыйный! Әйләнәләрендә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт-биш бала үкереп елап чабыша... Мин бу күренештән катып калдым. Зенек исә тиз генә ыгы-зыгы уртасына атлады да, ир дип аталган бәндәне якасыннан тотып, югарыга күтәрде. Беренче мизгелдә, кем ябышты миңа, дип, акайган күзләрен ярсып артка борган агай, ике тирән зәңгәр күл белән очрашып, Зенек кулында бауга элгән кер сыман асылынып төште. «Әҗәлем шушы икән», – дип уйлады булса кирәк. Зенек моны, көчек баласыдай селкеп алды да, сузган кулында күтәргән килеш, читкәрәк илтеп, җиргә төшерде. Биш секунд элек арысландай ярсып хатынын кыйнаган ир кисәге, булдыра алса, кәлтә елан сыман шуышып, комга кереп качар иде...
Мин – дустымның батырлыгына сокланып, Зенек – кулын чалбарына сөртеп өлгермәдек, кинәт!.. Кинәт вакыйга без бөтенләй көтмәгән борылыш алды. Әле генә үкереп, тузанда аунаган хатын, сикереп торып, Зенекка ташланды. Кычкыра, суга, тырмый! Чәченә ябышыр, күзләрен чукыр иде, билләһи – бәләкәй йодрыклары Зенекның күкрәгенә генә җитә. Әниләренә ияреп, балалар да чырылдашып, Зенекка ябырылдылар, аякларын кочаклыйлар, сикерешәләр. Кыран галәмәт! Бер мәлгә аптырап калган пәһлеван хатын белән балаларны ипләп кенә үзеннән куптарды, берәрсенә басмыйм ялгыш, дип саклык белән генә кеше йомгагы аша атлап чыкты һәм ияк белән генә миңа, киттек, дип ишарә ясап, юлыбызны дәвам итте.
...Икенче көнне эшкә килгәч, бу хәлне җитәкчебез Андрей Владимировичка сөйләдек. «Кара инде теге ахмак хатынны, аны яклыйлар, ә ул, рәхмәт әйтәсе урынга, яклаучысына ташлана», – дибез.
– Ахмаклар – сез ул, егетләр, – диде хуҗабыз. – Ирен яклап түгел, үзен яклап Зенекка ташланган ул бичара. Сез «робингудлык» эшләдегез дә, үзегезгә үзегез сокланып, китеп бардыгыз. Ә сез күздән югалуга теге ир хатынын тагын да ныграк кыйнаячак. «Каян белә ул сине теге урыс, ник сине яклый?» – дип җанын алачак.
Җир тишегенә кереп китәрдәй булдык бу сүзләрдән соң. Зенек йөзеннән күпме айга беренче мәртәбә елмаю качты. Гомерлек сабак булды безгә – ир белән хатын арасына кысылма икән шул...
Комментарий юк