Логотип
Блоги

Боерык фигыль кулланмый гына...

Бала дөньяга сәламәт психика белән туа (күбесенчә). Аның дөньяга карашы, үз-үзен күреше, табигый, рәхәт, чикләнмәгән. Ул әле үзенең кем икәнен дә, нинди икәнен дә белми, ләкин аның табигый «чикләре» бар.

Ошамаса – ул елый, ошаса – көлә, танышасы килсә – ул бармагын төртеп предметка күрсәтә, ачуы чыкса – ул суга, кычкыра һ.б. Үзенчә шундый идеаль система килеп чыга. Бала үзен үзе ишетә, ни теләгәнен дә, ни теләмәгәнен дә белә, аның интуициясе яхшыра, сәламәт фикер йөртә һәм шулай сәламәт үсә. Әгәр системаны җимерми сакласаң, ул ныгый, көчәя һәм зурая.

Шуннан бу бик матур рәсемгә без – әти-әниләр/олылар – килеп кушылабыз һәм боерык фигыльләр яудыра башлыйбыз. «Чынбарлыкка хуш килдең» дигәндәй: «Алай итмә. Болай ит. Тегендә барма, монда бар. Аңа кагылма, моңа кагыл», – дип кабатлап торабыз. Башта хәрәкәтләрдә генә булган бу боерыклар, соңрак фикерләр дөньясына да күчә. Чөнки боерык фигыльләргә төрле сыйфатлар өстәлә башлый: «Алай итмә әле. Ник тыңламыйсың! Тыңлаусыз икән бу!» яки «Минем кызым бөтен сүземне тыңлый, ике әйттерми, кушканны гына эшли! Тәти минем кызым!» Бала ниһаять үзенең нинди икәнен чамалый башлый: «Әһә, мин тыңлаусыз», «Әһә, мин – тәти». Әти-әнисе аның өчен дөнья мәркәзе булганга, ул аларны гел бәхетле итәргә ашкына һәм әти-әнидән килгән элемтә бермә-бер аның үзен тотышын үзгәртә. «Тыңлаусыз» дигәнсең икән, димәк ул үзенә дә шулай әйтәчәк, әти-әнине тыңлаусызлыгы белән бәхетсез иткәне өчен үзен битәрләячәк һәм ахыр чиктә кабат тыңлаусыз хәрәкәт итәчәк, чөнки әни яки әти шулай әйтте бит. «Тәти» дигәнсең икән, димәк ул «дөрес» хәрәкәт иткән, димәк бу әнине яки әтине бәхетле итә, димәк гел әти-әнидән нишләргә кирәк икәнен әйтүче сигнал гына көтеп торырга кирәк, аны бер мизгел дә көттерми җиренә җиткереп үтәр өчен, яңадан тәмле җылы «тәти» сүзен ишетер өчен.

Аннан соң фәнни яктан карасак инде, социаль-психологиядә шундый феномен бар – «self-fulfilling prophecy» [саморелизующееся пророчество]. Әйткән сүзләр үзеннән-үзе тормышка аша, чөнки алдан әйтелгән сүзгә кешеләр ышана һәм шулай (әйтелгән сүздәгечә) яши башлый. Димәк, алдагы үсеп килүче шәхес темасын дәвам итсәк, болайрак килеп чыга: фикерләр катылаша, алар гел бер якка гына юнәлә башлый, алар билгеле бер әйләнәдән читкә китми башлый, чөнки башкача уйларга ярамый. Үз-үзенә ышаныч кими, үзбәяләү түбәнәя, бала/кеше үзен үзе күрми, ишетми башлый.

              15 яшемдә Америкага баргач, миңа көтмәгәндә бөтен әйберне сайларга кирәк булды. Обедны үзеңә берничә ризык арасыннан сайларга (ә бездә бит бер үк әйберне бөтен кешегә өләшеп чыгалар да, бетте), мәктәпкә киеп йөрергә киемнәрне (ә бездә бит униформа, билгеләнеп куелган). Мәктәптә сорыйлар иде: «Кайсы фәннәрне аласың, нәрсә укырга телисең?» Ә мин белмим. Сайларга? Алай була аламы? Үземнең эчтәге теләкне уйлыйсы урында кире Казанга кайткач мине укытучылар, әти-әниләр күзендә «дөрес, яхшы» күренерлек фәннәрне алырга кирәк дип тотындым мин «кирәкле» фәннәрне җыярга (привет, синдром отличника!). Үз тормышыңда баштан-аяк алдан язылган сценарий, төрле яктан килүче боерык фигыльләр белән яшәргә күнеккәннән соң, үзеңне кабат ишетә башлау җиңел генә килеп чыкмый.

Әгәр балам тумаган булса, бәлки боларның барысына мин дә игътибар да итмәгән булыр идем. Бәхетемә тудылар, һәм аларга карап мин бик күп әйбергә өйрәнәм. Сарадан (5 яшь) «кемне яратасың» дип сорасаң, ул ике дә уйламый «үземне»дән башлый, аннары гына әти, әни, уенчыклар, энекәш китә. Аның чикләре камил. Җитәрлек дәрәҗәдә үзен яхшы дип саный. Кайвакыт ялгыш сүз әйтеп атып, мин аның чиген бозсам, ул төнлә йокы алдыннан китап укыганда аны исенә төшереп «миңа бу ошамады, нигә алай әйттең» дип сорарга мөмкин. Менә нәкъ шушы мизгелдән күп нәрсә тора! Бала үзен җитәрлек дәрәҗәдә куркынычсызлыкта хис итеп, эченә баткан әйбер белән уртаклаша икән, үз эчке дөньясына дәшә икән, син инде бөтен эшеңне читкә куеп, бу мизгелнең кадерен бел, диям мин үземә. Бу мизгелдә аның башында яңа алгоритм төзелә. Инде аның куркынычсызлыгын бозмый, күңел тынычлыгына илтә торган юлга төртеп күрсәтү – минем вазыйфа. Боерык фигыль кулланмый гына.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар