Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 7

(Безнең гаилә тарихы) 

Дәвамы. Башын биредә укырга:  http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=323

 

Себергә без Мәскәү аша киттек.  

Башкалада бер көнгә генә тукталдык. Шундый матур көн булды ул! Мәскәү буйлап йөрдек, Линар миңа бүләкләр алды. Аның туганнарында бер кич кундык та, Красноярск шәһәренә очтык. Биш сәгать буе һавада тирбәлеп, җиргә төшкәч:  «Ниһаять, килеп җиттек!» – дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады шул. Автобуска утырып, без яшәячәк Енисейск шәһәренә юл алдык. Әле тагын дүрт сәгать барасы икән!  

...Кечкенә генә автобус алга йөгерә. Күзем гел тәрәзәдә. Ә анда, тәрәзә артында, карга күмелгән даладан гайре берни юк! Кинәт башыма уй төште: нишләдем соң мин? Кая барам? Кем белән барам? Мин бит аны бөтенләй белмим дисәм дә була... Ә бәлки ул маньяктыр? 

Бу дүрт сәгать эчендә башыма нинди генә уй кермәде! Тизрәк барып җитәсе иде ичмасам!  

Без яшәячәк хәрби шәһәрчек Енисейскның үзеннән берничә чакрым читтә урнашкан икән. Тимер чыбык белән уратып алынган таш койма артында... Анда хәрби-космик көчләр урнашкан, хәрби шәһәрчек территориясенә читләргә үтү тыелган... Безне дә  махсус пропуск буенча гына үткәрделәр.  

Линар яшәгән тулай торакка узабыз. Хәрбиләр яшәгән тулай торак, гадәттә, андагы тәртип, чисталык белән аерылып тора. Икенче катка күтәрелеп, аның бүлмәсенә уздык. Шундый кечкенә – нибары 16 кв.м. Зал да шунда, йокы бүлмәсе дә, аш-су әзерли торган бүлмә дә... Ишекне ачып керүгә, каршыдагы стенага күзем төште. Бөтен бер стенага «Плейбой» журналыннан алган постерлар ябыштырылган! (Нинди рәсемнәр икәнен аңлагансыздыр инде...) Ярабби! Әйттем бит маньяктыр бу дип! 

Шулай яшәп киттек.  

Озакламый аның барлык дуслары, хезмәттәшләре белән таныштым. Хәрби шәһәрчектәге тормыш шактый аерыла ул. Монда бар да бер-берсен белә, гаиләләр үзара аралаша, бер-берсенә кунакка йөрешә. Нәкъ бер ай өйдә утырганнан соң, миңа күңелсез була башлады. Дүрт стена эчендә бикләнеп утыра торган кеше түгел бит инде мин! Эшкә урнашып карарга булдым.  

Шәһәргә барып, Мәдәният йортын эзләп таптым. Бөтен  Енисейскка бердәнбер Мәдәният йорты икән бу! Татарстаннан килгән дипломлы белгеч икәнемне белгәч, мине шул көнне үк эшкә алдылар.  

Өч вокаль коллективы белән шөгыльләнә башладым: кечкенә балалар өчен, мәктәп яшендәгеләргә һәм хатын-кызлар өчен. Енисейск – бик борынгы шәһәр. Тормыш ул елларда бик авыр иде анда. Хезмәт хакын ипи белән түлиләр иде.  Ә безгә – хәрбиләргә «сухой паек» бирәләр (тушенка, май, ипи, карабодай, чәй). Ит – коточкыч кыйммәт, сөт урынына – коры порошок... Аның каравы кешеләр шундый әйбәт иде анда. Ачыклар, ярдәм итәргә әзерләр... Алар мине шунда ук якын итеп кабул иттеләр.  

Артистлар гастрольгә барып җитә торган җир түгел – шәһәргә беркайчан концерт та, театр да килгәне булмаган. Ә мин берничә ай эшләүгә, монда яшәүче татарлар өчен татар телендә концерт куярга уйладым.   

Ул концертны, залда утырган әби-бабайларны, алар күзеннән ул көнне аккан яшьләрне гомердә дә онытмам. Күбесе өчен соңгы караган концерт булгандыр  ул, бәлки. Кемдер өчен, гомумән, татарча беренче концерт булгандыр. Татарстаннан кадәр килгән татар артисты белән беренче очрашу... Аларның йөзләре һаман да күз алдымда, әйткән рәхмәтләре – колагымда....  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар