Логотип
Безнең йолдызлар

Халкыбызның яраткан Вафирәсе

Казан, 16 сентябрь. Татарстан урамындагы 7 нче йорт янында – халык! Таныш җырчылар, артистлар, язучылар, сәнгать кешеләре...

 

Казан, 16 сентябрь. Татарстан урамындагы 7 нче йорт янында – халык! Таныш җырчылар, артистлар, язучылар, сәнгать кешеләре...

 

Тирә-юньгә моң агыла, җыр агыла. Вафирә җырлый! «Ай былбылым», «Гашыйк бул син миңа», «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә», «Аккошлар», «Туй җыры», «Идел вальсы»... Әйтерсең без узган гасырның 90 нчы елларына күчтек! Бирегә, кайчандыр ул яшәгән йорт янына яраткан җырчыбызны кабат искә төшерергә җыелганнар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның автоһәлакәткә юлыгып, арабыздан киткәненә бүген нәкъ 20 ел. Ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта ачу тантанасына күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, якташлары, дуслары килгән. Кызы Камилә ханым үзе укыткан музыка мәктәбе укучылары арасында. Әнисенең йөз чалымнары,сыгылмалы гәүдәсе, елмаюлары сөекле җырчыбызны кабат күз алдына китереп бастыра. Әнә җырчылар Фердинанд Сәлахов, Искәндәр Биктаһиров, Җәвит Шакиров, Асаф Вәлиев, Рөстәм Маликов, Мирсәет Сөнгатуллин, Илсур Сафин... Вафирәнең баянчысы Кирам Сатиев. Гөлзадә Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Лидия Әхмәтова...
 Вафирә ханымның ахирәт дусты, журналист Фәния Хуҗәхмәтова: «Вафирәнең юл һәлакәтендә һәлак булуы турындагы хәбәрдән һушсыз калдым.  Бу 2001 елның 16 сентябре иде. Җәй кебек эссе, кояшлы көн...» – дип искә төшерә.
Җырчы Римма Ибраһимова Вафирә белән бергә концертларда чыгышлар ясап йөргән елларын сагына. Баянчы Кирам Сатиев: «ярдәмчел, туры сүзле, гадел иде... Халкыбызның яраткан Вафирәсе иде...» – дип, җырчының кешелеклелек сыйфатларын санап китә...
Бу тантанада катнашкан Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Бөтендөнья татар Конгрессы рәисе урынбасары Илгиз Халиков, якташлары, Менделеевск райны хакимияте вәкилләре – барысы да Вафирә Гыйззәтуллинаның легендар җырчы булуын, чын халык җырчысы икәнен ассызыклап үтәләр. 
Үзәкләрне өзеп, Вафирәнең визит карточкасы булып йөргән җыр яңгырый:
Минем белән бергә бәхетем туган –
Өлешемә тигән көмешем...
Бөркәлгән җәймә ачыла. Диварда  – Шәүкәт Биктимеров, Празат Исәнбәт, Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев мемориаль такталары янәшәсендә Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә элмә такта пәйда була. (Авторы – рәссам Фәнил Вәлиуллин). Йөзләгән кызыл канәферләр, роза чәчәкләре, сагыну һәм ярату билгесе итеп салына. Җырчы Гөлзадә Сафиуллина Вафирә Гыйззәтуллинаны батыр җырчы, көрәшче җырчы дип атый. «Ул – арабызда! Аның җырлары яши! Димәк, Вафирә дә яши!» – ди һәм җырчы репертуарындагы «Ком бураны» җырын башкара. Кызы Камилә: «Әнием милләт өчен, туган тел өчен җан атып йөрде... Ул халык күңелендә яши икән, без бәхетле!» – дип, әлеге тантанада катнашучыларга рәхмәтен җиткерә. Якты сагышка, моңга тулган күңелләрне Вафирә җырлары озатып кала:
Шул бәхтемне эзләп китеп барам,
Юлым сикелтәле, әремле...
Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле... 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар