Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Дәрвиш режиссёр

«Алтын битлек» номинанты, Мәскәү, Санкт-Петербургның мәртәбәле сәхнәләре өчен спектакльләр куеп, Казаннан, яраткан Камал театрыннан аерылмаган яшь режиссёр ул. Узган гасыр ахырындагы татар авыллары тормышын сәхнәгә алып менеп, тамашачыларны хатирәләргә күмүче, Гаяз Искахый әсәрләре аша тормыш фәлсәфәсе турында уйландыручы талантлы Айдар ҖӘББАРОВ белән сөйләшәбез. 

 


«Алтын битлек» номинанты, Мәскәү, Санкт-Петербургның мәртәбәле сәхнәләре өчен спектакльләр куеп, Казаннан, яраткан Камал театрыннан аерылмаган яшь режиссёр ул. Узган гасыр ахырындагы татар авыллары тормышын сәхнәгә алып менеп, тамашачыларны хатирәләргә күмүче, Гаяз Искахый әсәрләре аша тормыш фәлсәфәсе турында уйландыручы талантлы Айдар ҖӘББАРОВ белән сөйләшәбез. 


Айдар, мин сине дәрвиш режиссёр дип атар идем. Син әле «Современник»та, әле «Ленсовет»та, әле Камалда, әле Әтнә театрында искиткеч спектакльләр куясың. Мондый ирекле иҗаттан ләззәт аласыңмы?
– Холкым шундыйдыр инде, бер спектакль өстендә генә эшли алмыйм. Алар берничә булып, параллель барырга тиеш. Хәзер менә ике спектакль әзерлим. Берсе – «Современник»та Брехтның «Мамаша Кураж и её дети», икенчесе – Камалда Еникинең «Рәшә»се. Еники әсәрләре миңа Брехтны башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә. Репетиция вакытында Брехтны уйлыйм. Ә Мәскәүгә киткәч, Еникидән ераклашам да, ул әсәргә башкача карыйм. Параллель эшләнгән спектакльләр бер-берсен тулыландыра дип әйтимме соң... Башкача эшли дә белмим. Шуннан энергия, ләззәт алам. 


Синең бит башта актер буласың килгән. Эчеңдәге актерның кайчагында иреккә чыгасы килмиме?
– (Көлә.) Һәр режиссёрда актерлык табигате булырга тиеш дип саныйм. Режиссёр күрсәтүе дигән төшенчә бар. Ягъни ул сөйләп аңлатмый, ә сәхнәдә уйнап күрсәтә. Ә минем репетицияләрдә актер белән режиссёрны аерып та булмый. Кайвакыт спектакльне мин чыгарган кебек тә түгел. Репетицияләрдә тулысынча иҗат иреге. Дөрес, булачак спектакльне күзаллавым бар барын. Кулыма рупор тотып, команда гына биреп утырмыйм мин. 


Иң яхшы остаз – рухландырган остаз, диләр...
– Әйе, әйе, әйе... 


Әйткәнемчә, син Мәскәүдә билгеле театрларда саллы спектакльләр куйган режиссёр. Калырга чакыручылар да булгандыр. Казанга кайтуыңның сәбәбе нәрсәдә?
– Камал театры! Юк, ул мәҗбүри кайтармады, билгеле. Җаваплы мәхәббәт бу! Миннән элекке төркемдәшләрем дә: «Син Камалда нәрсә куясың?» – дип сорамый, ә: «Айдар, театрда нинди эксперимент ясыйсың?» – диләр. Камал театры минем өчен – бөтен нәрсәне сынап карый торган ирек мәйданы. Дөрес, бу сынауларның барысы да уңышлы булачак дигән гарантия юк. Әмма алдан тоемлау бар.


Г. Исхакыйның «Тормышмы бу?» әсәрен куйганда сиңа әле 26 яшь тә юк иде. Моның кадәр тирәнлек кайдан килә синдә?
– (Уйланып торганнан соң.) Әйтә алмыйм. Мин шундый. Әмма тормышны башкалардан артык аңлыйм дип тә яшәмим. Китап укыганда йөрәккә нәрсә үтеп керә, нәрсәдән елый башлыйсың, нәрсә күңелгә тия, шуны башкалар белән уртаклашасым килә. 


 «Хуш, авылым» документаль спектакле үлеп баручы татар авылларындагы кешеләр турында. Материал җыйганда шәхсән үзең дә авыллар буйлап йөрдең. Чынлап та, татар авылларының язмышы мөшкел дип саныйсыңмы? 
– Юк! Алай санамыйм! Күптән түгел китапханәгә бардым. Китапханәче апа белән сөйләшеп киттек, ул, мине белмичә, спектакль турында сөйли башлады. Андый чакларда миңа шундый рәхәт! «Ниндидер бала спектакль куйган, бик өметсез итеп ясаган», – ди. Мин килешмим. Геройлар үзләренчә бәхетле анда. Беренче репетициядә үк: «Бу Татарстан авыллары буенча реквием түгел», – дидем. Әлеге спектакль – ХХ гасыр ахырындагы татар авыллары эпохасын искә алу. Андый чор, андагы атмосфера башка булмаячак. Мин ул вакытлардагы авылларны күрдем, шуны башкаларга да күрсәтәсем килде. Хәзер икенче тормыш, башка заман. Авыллар да үзгәрә. Анда яшәүчеләр дә башка. Татар авыллары бетми ул, үзгәрә генә. Ә узган дәвер онытылмасын иде.


Куйган спектакльләреңнең охшаш яклары бар. Сәхнәдә – тонык ут, моңсулык, фәлсәфә... Бу синең холкыңа якынмы?
– Әйе, килешәм. Куйган спектаклең иң элек синең күңелеңә тияргә тиеш. Әгәр ул «тими», «яра салмый», дәртләндерми икән, аны эшләп тә торасы юк – чөнки башкаларга да тәэсир итмәячәк. Мин спектакльләрне менә шулай корам икән, димәк, миңа шулай якын... Һәр режиссёрның үзенчәлекле почеркы була, миңа ул хакта сөйләргә иртәрәктер әле. Бәлки, үз стилемне таба башлаганмындыр... Белмим... Юк, табылгандыр... 


Айдар, инсценировкаларны, нигездә, үзең язасың. «Тормышмы бу?», «Санаулы кичләр», «Хуш, авылым», «Алмачуар»... Текст тәмен тоя, юллар арасын укый белә, диләр синең хакта. Илгиз Зәйниев кебек пьесалар язарга теләмисеңме? 
– Юктыр… Бу хакта миңа беренче тапкыр әйтәләр. Әйе, башымда ниндидер сюжетлар бар. Аларны Илгизгә дә тәкъдим иттем. Әмма язып карарга уйлаганым булмады. Бик авыр хезмәттер ул. Әлегә юк, дип әйтәм...


Аңлавымча, Татарстанның гуру-режиссёры Фәрит Бикчәнтәев синдә башта ук режиссёр күргән һәм бу юлга басарга ярдәм иткән. Кайберәүләр мирасчы әзерли, диләр...
– (Тыйнак кына елмая.) Бу хакта миңа әйткәннәре юк. Уйлаганым да юк.


Театрыңны булдырасың киләдер бит. Утрак тормышка әзерләнәсеңме инде?
– Әкренләп әзерләнәм. Алдамыйм, тәкъдимнәр булды. Әмма экспериментлар ясарга, төрле труппа белән эшләргә энергиям дә, теләгем дә бик зур әлегә. Киләчәктә тыныч кына бер генә театрга хезмәт итәсе килә башлар ул. 


Син инде 26 яшеңдә «Алтын битлек» номинанты булдың. 15 елдан соң киләчәгеңне ничек итеп күрәсең?
– Ул вакытка күңелемә бик якын булган бары бер генә труппа белән эшләргә иде инде.


Фото: Анна АРАХАМИЯ. Видео: Булат Газизуллин.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар