Витаминлы ризыклар

Язгы чорда кеше организмы витаминнарга аеруча кытлык кичерә. Шул уңайдан бу витаминлы ризыклар һәм эчемлекләр бик вакытлы булыр дип уйлыйбыз.
Пешкән бәрәңге, кишер, гөмбә һәм яшел суганны вак шакмаклап турагыз. Шуларга мүк җиләге, борчак, тоз, үсемлек мае кушып барысын бергә болгатыгыз. Салат өстенә туралган яшелтәмләткечләр сибегез.
4 өлеш өчен: 5 бәрәңге, 3 кишер, 200 г тозланган яисә маринадланган гөмбә, 100 г консервланган яшел борчак, 100 г мүк җиләге, 100 г яшел суган һәм укроп, 3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
Иртән, калган он, тоз, канәфер өстәп, камыр изегез. Шул камыржан йомырка зурлыгында күмәчләр ясап, мичтә пешерегез. Күмәчләрне табынга җылы килеш куегыз.
6 өлеш өчен: 6 бәрәңге, ярты литр яшелчә шулпасы, 4 стакан он, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3-5 данә канәфер, тоз кирәк.
Аннан соң кәбестә яфрагына алдан әзерләнгән шул эчлекне салып, төрегез. Голубцыларны кәстрүл төбенә тезгәч, өстенә, күмелерлек итеп су салып, салмак утта 1-1,5 сәгать томалап пешерегез.
6-8 өлеш өчен: уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, эчлеккә: 1-1,5 стакан бодай ярмасы, төелгән кара борыч, чи яисә киптерелгән базилик, тоз кирәк.
4 өлеш өчен: 3 пешкән чөгендер, ярты стакан кабак орлыгы, 1 төш сарымсак, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
6 өлеш өчен: 200 г сыер ите, 1-2 пешкән чөгендер, 2-3 пешкән кишер, 3-4 бәрәңге, 2 баш суган, 1 тозлы кыяр, 1 банка консервланган яшел борчак, 2 аш кашыгы тоз, 200 г майонез, тоз кирәк.
4 өлеш өчен: 1,5 л су, 3 бәрәңге, 300 г консервланган яшел борчак, 1 кишер, 1 баш суган, туралган укроп һәм петрушка, тоз кирәк.
4 өлеш өчен: 1 стакан дөге, 1-1,5 стакан уылган кабак, 1 кишер, 1 стакан киптерелгән җиләк-җимеш, 3 стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
7 аш кашыгы грузин чәенә ярты чәй кашыгы киптерелгән бөтнек һәм ярты чәй кашыгы дару ромашкасы кирәк.
1 литр томат согына 1 стакан тозлы кәбестә суы, 1 лимон согы, 1 стакан кайнаган су, шикәр комы һәм тоз кирәк.
4 өлеш өчен: 200 г киптерелгән җиләк-җимеш, 2 кишер, ярты стакан шикәр комы, 4 стакан су, киптерелгән бөтнек яисә мелисса кирәк.
1 өлеш өчен: 1 стакан кишер согы, ярты аш кашыгы бал кирәк.
Мүк җиләкле яшелчә салаты
Пешкән бәрәңге, кишер, гөмбә һәм яшел суганны вак шакмаклап турагыз. Шуларга мүк җиләге, борчак, тоз, үсемлек мае кушып барысын бергә болгатыгыз. Салат өстенә туралган яшелтәмләткечләр сибегез.4 өлеш өчен: 5 бәрәңге, 3 кишер, 200 г тозланган яисә маринадланган гөмбә, 100 г консервланган яшел борчак, 100 г мүк җиләге, 100 г яшел суган һәм укроп, 3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
Бәрәңге күмәчләре
Әрчелгән бәрәңгене вак угычта уыгыз да яшелчә шулпасы өстәп болгатыгыз. Шуңа 1 стакан он кушып, болгатып, төнгә җылы урынга куегыз.Иртән, калган он, тоз, канәфер өстәп, камыр изегез. Шул камыржан йомырка зурлыгында күмәчләр ясап, мичтә пешерегез. Күмәчләрне табынга җылы килеш куегыз.
6 өлеш өчен: 6 бәрәңге, ярты литр яшелчә шулпасы, 4 стакан он, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3-5 данә канәфер, тоз кирәк.
Бодай ярмасыннан голубцы
Голубцыга кәбестә яфраклары пешекләп әзерләгез. Бодай ярмасына кайнар су салып, бүрттерегез. Ярманың суын түгегез дә тоз, борыч һәм ваклап туралган базилик кушып болгатыгыз.Аннан соң кәбестә яфрагына алдан әзерләнгән шул эчлекне салып, төрегез. Голубцыларны кәстрүл төбенә тезгәч, өстенә, күмелерлек итеп су салып, салмак утта 1-1,5 сәгать томалап пешерегез.
6-8 өлеш өчен: уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, эчлеккә: 1-1,5 стакан бодай ярмасы, төелгән кара борыч, чи яисә киптерелгән базилик, тоз кирәк.
Кабак орлыгы белән чөгендер салаты
Пешкән чөгендерне әрчеп эре угычта уыгыз. Шуңа төелгән кабак орлыгы, вак угычта уылган сарымсак, тоз һәм үсемлек мае кушып болгатыгыз.4 өлеш өчен: 3 пешкән чөгендер, ярты стакан кабак орлыгы, 1 төш сарымсак, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
Итле винегрет
Юылган итне һәм әрчелгән бәрәңгене шакмаклап турап, аерым табаларда кыздырыгыз. Ә пешкән чөгендер белән кишерне эре угычта уыгыз. Тозлы кыярны шакмаклап, ә башлы суганны ярым боҗралап турагыз. Шуларга яшел борчак, тоз һәм майонез кушып, барысын бергә болгатыгыз.6 өлеш өчен: 200 г сыер ите, 1-2 пешкән чөгендер, 2-3 пешкән кишер, 3-4 бәрәңге, 2 баш суган, 1 тозлы кыяр, 1 банка консервланган яшел борчак, 2 аш кашыгы тоз, 200 г майонез, тоз кирәк.
Яшел борчак ашы
Әрчеп туралган бәрәңге, кишер һәм суганны тозлы суда пешерегез. Шуңа яшел борчак өстәп, кайнатып чыгарыгыз. Борчак ашына туралган яшелтәмләткечләр сибеп табынга куегыз.4 өлеш өчен: 1,5 л су, 3 бәрәңге, 300 г консервланган яшел борчак, 1 кишер, 1 баш суган, туралган укроп һәм петрушка, тоз кирәк.
Кабаклы дөге боткасы
Дөгене 1 сәгать кайнар суда томалап бүрттерегез. Чи кабакны эре угычта уыгыз, кишерне саламлап турагыз, кипкән җиләк-җи-мешне яхшылап юыгыз. Кәстрүл төбенә иң элек кабак, аннары кишер, җиләк-җимеш һәм иң өскә дөге салыгыз. Шуңа, күмелерлек итеп, кайнап торган тозлы су өстәп, болгатмыйча гына 10-15 минут пешерегез. Уттан алып, 15-20 минут томалап тотыгыз. Үсемлек мае салып болгаткач, ботканы тәлинкәгә конуслап (чүмәләләп) өеп салыгыз.4 өлеш өчен: 1 стакан дөге, 1-1,5 стакан уылган кабак, 1 кишер, 1 стакан киптерелгән җиләк-җимеш, 3 стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
“Чәйле” бәлзәм
Грузин чәенә бөтнек белән ромашка салып болгатыгыз. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне 2-3 тапкыр кайнар су белән пешекләгез. Шуңа 2 чәй кашыгы чәйле үлән катнашмасы һәм 2-3 стакан кайнар су салып, 5-6 минут төнәтегез. Төнәтмәдән көн дәвамында чәй ясап эчегез.7 аш кашыгы грузин чәенә ярты чәй кашыгы киптерелгән бөтнек һәм ярты чәй кашыгы дару ромашкасы кирәк.
Витаминлы эчемлек
Томат согына тозлы кәбестә суы, 1 лимон согы сыгып кушыгыз. Шул катнашмага кайнаган су, шикәр комы һәм тоз кушып болгатыгыз.1 литр томат согына 1 стакан тозлы кәбестә суы, 1 лимон согы, 1 стакан кайнаган су, шикәр комы һәм тоз кирәк.
Җиләкле кишер эчемлеге
Кипкән җиләк-җимешне яхшылап юыгыз, кишерне эре угычта уыгыз. Шуларны эмаль кәстрүлгә салыгыз да өстенә киптерелгән бөтнек яисә мелисса, шикәр комы, кайнар су кушып болгатыгыз. Эчемлекне 3-5 минут кайнатып, ярты сәгать төнәтегез.4 өлеш өчен: 200 г киптерелгән җиләк-җимеш, 2 кишер, ярты стакан шикәр комы, 4 стакан су, киптерелгән бөтнек яисә мелисса кирәк.
Баллы кишер согы
Яңа ясалган кишер согына бал кушып болгатыгыз. Шул катнашманы җылы урында 4-5 сәгать төнәтегез. Сокны көнгә бер тапкыр эчегез.1 өлеш өчен: 1 стакан кишер согы, ярты аш кашыгы бал кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.