Логотип
Сәламәтлек

Тынычландыра, аракыга бәйлелектән коткара торган үлән

Христианнар бу үсемлекне Богородица үләне дип атый. Аны борын-борыннан бинага хуш ис кертү өчен кулланалар. Ә борынгы балыкчылар балыкка барганда ятьмәләренә шушы үләнне ышкый торган булган – ул уңыш китерә дигәннәр.

Аны төрлечә атыйлар. Чын исеме – чамбыр. Кайдадыр чабыр гына дип тә әйтәләр. Тимьян дигән атамасы да бар. Русчасы – чабрец. 

Тау битенә җиләккә барсагыз, сез аны очрактмый калмагансыздыр. Үзен күрмәсәгез дә, исен булса да сизгәнсездер. Аз гына әрем исенә тартым бик хуш исле үлән ул. Җиргә ятып дигәндәй, тәбәнәк кенә булып үсә. Чәчәкләре шәмәхә зәңгәр, вак, сабак очында тезелешкәннәр. 

Чамбыр җир җиләге пешкән вакытта чәчәк ата. Тау битләрен, ташлы, комлы урыннарны ярата. Кояш карый торган сирәк куаклыкларда, нарат урманы янында да үсә. 

Даруханәдә сатыла торган һәм кечкенә балаларга хәтле яратып эчә торган «Пертуссин» дигән дару шушы чамбыр үләненнән ясалган. 

Чамбыр составындагы иң кыйммәтле матдә – тимол эфир мае. Тимол – иң яхшы табигый антисептикларның берсе. 

Дару үләне сыйфатында чамбыр үләненең чәчәк аткан өске ягын җыялар. 

Аның файдалы үзлекләре күп. Ул: 
тынычландыра. Кибеттә чамбыр үләне кушылган чәйләр сатыла. Аны эчкәннән соң да йокы килә. Ул нерв системасына уңай тәэсир итә.

Антисептик үзлекләре эч киткәнне дәваларга булыша. 

Эчтәге газларны бетерә, эчәклектәге әчү процессын киметә

Авыз эчен сафландыра, тамакның авыртканын баса. 
 
Теш сызлаганны бетерә.

Аракыга бәйлелектән котылырга ярдәм итә. Аның бу үзлеген борыгы халык имчеләре бик киң кулланган. Алкогольгә каршы булган башка үләннәр белән берлектә кулланганда, тәэсире көчле, андый эчемлекләрне эчәсе килү теләген баса. 

Тире авыруларын дәвалаганда кулланыла. Кычытынуны басарга булыша. 

Бәвелне арттыра, бәвел юлларын дәвалый. 

Ютәлдән шифасы бар.

Эчәр өчен чамбыр төнәтмәсе түбәндәгечә ясала: 
2 аш кашыгы үләнне 200 мл кайнаган салкын суга салып, 15 минут «су мунчасы»нда тоталар.  45 минуттан сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр. 

Ютәлне дәвалар өчен: әлеге төнәтмәгә бермә бер күләмдә шикәр ширбәте кушып эчәләр. Балалар өчен 1 чәй кашыгы, олыларга 1 аш кашыгы, көнгә берничә тапкыр. 

Игътибар: йөрәк зәгыйфьлеге булганда, бавыр һәм бөерләр авыртканда, ашказаны җәрәхәте кискенләшкәндә, авырлы ханымнарга чамбыр үләненнән тыелып тору кирәк. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар