Логотип
Сәламәтлек

Талпан кадалса

Җәй җитте. Хәтфә болыннар, яшел урманнар үзенә дәшә. Ел буена җитәрлек итеп кояш нурын сеңдереп, табигать энергиясеннән көч алып каласы килә. Әмма... җәйге болын безне җиләкләре, чәчәкләре белән генә түгел, талпаннары белән дә каршылый шул. Үзебезне дә, балаларыбызны да күңелсезлекләрдән саклар өчен, югары категорияле табиб-эпидемиолог, Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Илсөя ФАЗЫЛҖАНОВА үзенең киңәшләрен бирә.  

Җәй җитте. Хәтфә болыннар, яшел урманнар үзенә дәшә. Ел буена җитәрлек итеп кояш нурын сеңдереп, табигать энергиясеннән көч алып каласы килә. Әмма... җәйге болын безне җиләкләре, чәчәкләре белән генә түгел, талпаннары белән дә каршылый шул.

Үзебезне дә, балаларыбызны да күңелсезлекләрдән саклар өчен, югары категорияле табиб-эпидемиолог, Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Илсөя ФАЗЫЛҖАНОВА үзенең киңәшләрен бирә.  

 

 

Көннәр җылыну белән, зарарлы бөҗәкләр дә активлаша, шуның белән бергә тәненә талпан кадалган пациентлар саны да күбәя. Әлеге бөҗәк, иң беренче чиратта,  талпан энцефалиты, иксод талпан боррелиозлары (Лайм авыруы) таратучылар буларак куркыныч.

Талпан энцефалитының беренче билгеләре гадәти салкын тию белән охшаш. Тик берничә көннән соң ул югары температура, бизгәк тоту, баш авырту, косасы килү белән алмашына. Еш кына галлюцинация, саташу, сөйләм һәм хәрәкәтләрнең аңлаешсызлыгы да күзәтелә. Талпан энцефалиты белән бер авырган кешедә бу чиргә карата  ныклы иммунитет барлыкка килә, икенче юлы аңа бу чир инде янамый.

Талпан боррелиозының характерлы билгесе исә – бөҗәк тешләгән урында тиренең кызаруы. Кызыл тап акрынлап зурая бара. Берникадәр вакыттан соң аның үзәк өлеше агара яки зәңгәрләнеп тора, боҗра рәвешенә керә.  Тиешле дәва булмаса, тәндәге бу тап ике-өч атна буе саклана, аннан үзеннән-үзе юкка чыга. Талпан энцефалиты белән чагыштырганда, Лайм авыруы күпкә ешрак очрый һәм ул хроник формага күчүе белән дә куркыныч.

Мондый күңелсезлеккә тарымас өчен, беренчедән, табигатькә чыкканда ачык кием кимәскә, чәчләрне җыярга, башка кияргә кирәк. Икенчедән, 10-15 минут саен киемне, тәнне тикшереп тору да зыян итми. Өйгә кайткач, өс киемнәрен салып, ныгытып селкү һәм душта коенып чыгу да комачауламас. Шулай ук эт-мәчеләрегезне дә тикшереп торыгыз. 
Талпан тешләгән очракта, иң дөресе – медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү. Инде андый мөмкинлек булмаса, бөҗәкне тәннән үзеңә алырга туры килә. Моның өчен талпанны чиста марля аша кул яки пинцет ярдәмендә кадалган урынга перпендикуляр итеп тотып, гәүдәсе тирәли сак  кына боргалыйлар. Каты итеп тартырга кирәкми, башы өзелеп калмасын. Тәннең бөҗәк тешләгән урыны берәр төрле антисептик белән эшкәртелә (70 процентлы спирт, 5 процентлы йод, 3 процентлы водород перекисе), кулларны сабынлап юарга кирәк. Әгәр дә тиредә кара төртке булып бөҗәкнең башы яки борыны өзелеп калса, ул урынга йод сөртелә. 

Тәннән алынган талпан 42 сәгать эчендә өсте ябык контейнерда лабораториягә тикшерергә китерелергә тиеш. Куркыныч авыру тудыра торган инфекциянең булуы ачыкланган очракта дәва курсы билгеләнә. Талпанда энцефалит инфекциясе табылса – иммуноглобулин, боррелиоз очрагында антибиотиклар кабул итми булмый.

Моны белү мөһим:
Табигатькә чыкканда баланы дөрес итеп киендерегез. Талпан астан өскә таба үрмәли, шуңа да баланың аяклары ялангач булмасын, чалбар балагын оекбашына, ә күлмәген чалбар керешенә кыстырыгыз. Киемнең шома тукымадан тегелгәнен һәм молния белән каптырылганын сайлау отышлырак. Күлмәк якасы муенына тыгыз булып ятып торсын. Өйгә кайткач, баланы чишендереп, тәнен җентекләп карагыз. Аеруча касыгы, корсагы, култык асты, чәч төпләре җентекләп тикшерелсен.
Урман яки болынга барыр алдыннан киемгә берәр төрле репеллент сиптерү дә яхшы нәтиҗә бирә. 


Талпаннар Татарстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә тикшерелә.
 Адресы: Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13нче а йорт. 
Эш вакыты: 9.00–17.00; ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00–16.00. Төшке аш вакыты – 12.00–13.00. 
Нәтиҗәне 221-79-05 телефоны буенча белешергә мөмкин.

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Сәламәтлек бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар