Логотип
Сәламәтлек

Сәламәт яшәү рәвешенең 10 кагыйдәсе

Сәламәт һәм уңышлы кеше булып күренә белергә кирәк – бу сәламәтлек ныгытуның гади, әмма үтемле юлы. Бу очракта врачлар киңәше генә булыша алмый. Үзеңә ышаныч һәм тышкы кыяфәтне контрольдә тоту гына әйбәт нәтиҗәләр бирә. Әгәр көн саен менә шуларны үтәсәгез, бик тиз үзгәрешләр тоя башларсыз...

1. Дөрес тукланабыз.
Бу диетада утыру дигән сүз түгел. Үзең пешергән гади һәм файдалы ризыкларга өстенлек бирегез. Эшкәртелгән продуктларны киметегез һәм артык майлы, тозлы-борычлы, бик баллы азыкларны рационнан төшереп калдырыгыз.

2. Җитәрлек күләмдә су кулланабыз. 
Кеше тәүлеккә 1,5–2 литр су эчәргә тиеш. Гомумән, сыеклык дип буталмагыз, сыйфатлы, чиста су турында сүз бара. Организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгару, кислота-селтеле, термик, гемодинамик балансны нормада тоту өчен кирәк ул. Су җитмәү тиз картаюга, авырулар килеп чыгуга китерә.

3. Тәнгә чама белән генә физик нагрузка бирәбез.
Спорт белән шөгыльләнеп кенә сәламәтлекне саклап була дигән фикер күпләрне куркыта икән. Беркем дә спортчы булырга мәҗбүр итми. Күңелгә хуш килә торган шөгыльләр дә бар бит: велосипедта яки роликларда йөрү, теннис уйнау, җиңелчә гимнастик күнегүләр... Ләкин боларны искә төшкәндә бер генә ясарга кирәкми, даими шөгыльләнү сорала.

4. Җәяү күп йөрибез.
Җәяү йөрү – яшьлекне һәм сәламәтлекне саклауның гади, ләкин үтемле юлы. Йөрү буыннарны ныгыта, кан басымын нормальләштерә, мускулларны һәм суставларны күнектерә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Бер генә шарт бар: көн саен 20–30 минут җәяү йөрергә кирәк. Акрын адымнар белән йөрмәгез, энергия белән атлагыз.

5. Саф һава сулыйбыз.
Бу бик мөһим, ләкин еш кына онытабыз шуны. Үпкәләргә чиста саф һава күбрәк керсен. Күнегүләрне, йөгерүләрне транспорт йөргән җирдән ерактарак үткәрергә кирәк. Яшеллек күп булган урынны сайлагыз. Газлылык көчле булган районда яшәсәгез, атнага бер-ике тапкыр табигатькә чыгарга тырышыгыз. 

6. Ял һәм эш өчен уңай шартлар тудырабыз.
Яшәгән бүлмәгез һәм эшли торган офисыгыз сезнең кәефкә турыдан-туры тәэсир итә. Тирә-юнегездәге пространство турында кайгыртыгыз: чисталык һәм гигиена таләпләре саклансын, күзне иркәли торган предметлар торсын. Сез куллана торган әйберләрнең материалы сыйфатлы, табигый һәм экологик яктан файдалы булсын.

7. Дөрес көндәлек режимны үтибез.
Билгеле бер вакытта йокларга ятып һәм иртән уянып, үзегезне күтәренке кәефле итеп тоярсыз. Кешенең табигый биоритмы белән тәүлеклек цикл бәйләнешен дә истә тотарга кирәк: төнге 12 гә кадәр йокларга яту организм өчен ял икәне күптән билгеле.

8. Стрессларны киметәбез.
Хәлдән тайганчы эшләргә тырышмагыз. Конфликтларда, агрессив бәхәсләрдә катнашмагыз. Күңелсез хәбәрләр, криминаль вакыйгалар белән мавыкмагыз. Үзегезгә ошамый торган фильмнарны да карамау хәерлерәк. Гомумән, кәефне төшерә торган эшләрдән читтәрәк торыгыз: чөнки нерв системасы һәм эчке органнар кәеф белән тыгыз бәйләнгән.  

9. Начар гадәтләрдән арынабыз.
Тәмәке тарту тән тиресенә, тешләргә, тамакка, буыннарга, үпкәгә, ашказанына зыян сала... Алкогольне еш куллану нерв системасын җимерә, аппетитны күтәрә, кеше бертуктаусыз ашап тора, чамасыз тазара. Компьютер уеннары бәйлелеккә кертә, акылны томалый, күз күрү начарая, аркалар бөкрәя.

10. «Позитив образ» формалаштырабыз.
Сәламәт һәм уңышлы кеше булып күренә белергә кирәк – бу сәламәтлек ныгытуның гади, әмма үтемле юлы. Бу очракта табиблар киңәше генә булыша алмый. Үзеңә ышаныч һәм тышкы кыяфәтне контрольдә тоту гына әйбәт нәтиҗәләр бирә. Әгәр көн саен менә шуларны үтәсәгез, бик тиз үзгәрешләр тоя башларсыз.

  • Гәүдәне – төз, ияк астын югары тотыгыз.
  • Җилкәләр төшеп тормасын.
  • Елмаегыз.
  • Үзегезгә ошарлык итеп киенегез.
  • Гел зарланып, үз чирләрен сөйләп торучылар белән аралашмагыз.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар