Сиреньне белмәгән, танымаган кеше юк. Ә менә аның файдалы үзлекләре турында бар кеше дә белмидер әле. Хәзер нәкъ менә сирень чәчәк ата торган чор. Дөньяларны хуш искә генә күмми, безгә шифалы дару да ул чәчәкләр.
Фәнни медицинада сирень дару үсемлеге буларак куланылмый. Халык медицинасында исә ул температураны төшерү, тирләтү, ялкынсынуларны басу үзлегенә ия үсемлек буларак карала.
Борынгылар сирень яфракларыннан әзерләнгән чәйне эпилепсияне дәвалар өчен кулланган.
Яфракларын һәм чәчәкләрен төнәтеп, ревматизм, туберкулез белән авыручыларга эчергәннәр.
Чәчәкләренең төнәтмәсе бөердә ком һәм таш булганнан, ашказаны җәрәхәтеннән ярдәм итә ала.
Иртә язда җыелган сирень бөреләре кандагы шикәрне киметергә булыша.
Үлекле яраларга, сызлый торган шешләргә, тизрәк тишелсен өчен, сирень яфракларын ваклап ябарга мөмкин.
Чәчәкләреннән ясалган майны үкчәдәге шпораларны, ревматизмны, буыннарга тоз утырганны дәвалаганда кулланалар.
Сирень чәчәгеннән май ясар өчен, яңа гына ачылган чәчәкләрне җыеп, ваклыйлар. Ике аш кашыгы вакланган чәчәккә 2 аш кашыгы атланмай яки вазелин кушып, бик яхшылап изәләр. Шушы майны авырткан, сызлаган, ялкынсынган урыннарга сылыйлар.
Сирень чәчәкләре, яфраклары һәм бөреләрен суда төнәтү өчен: 1 аш кашыгы чималга 1 стакан кайнар су өстиләр һәм 6 сәгать төнәтеп торып, көнгә 3 тапкыр 2 аш кашыгы күләмендә эчәләр.
Сирень чәчәген спиртта төнәтү өчен: коры банкага сыйган кадәр сирень чәчәкләре тутырып, өстенә чыкканчы спирт яки ак аракы салалар. 14 көн караңгы урында тоткач, сөзеп, авырткан буыннарга, сызлаган билгә, үкчәләргә ябалар.
Сирень – агулы үсемлек. Төнәтмәләрен эчкәндә сак булырга кирәк. Шунысын да истән чыгармагыз: үзлегеңнән дәвалану бик куркыныч. Башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк