Логотип
Сәламәтлек

МАҢГАЙ ТИРЕ ТҮГЕЛ ӘЛЕ

«Тирләп пештем! Тирем елга булып ага», – дип зарланганнарын ишетеп йөрисездер. Кайбер кешеләрнең чәч бөртекләренә кадәр тирдән чыланган була. Маңгай тирен әйтеп тә торасы юк инде. Арка буйлап агып төшкән тир, култык төпләрен каралткан юешлек кемнең дә кәефен җибәрер. Гел тирләп йөрүеңнән кыенсынган саен, тир күбрәк бәреп чыга.
 

Тир – кирәкле нәрсә ул

Тирләү күңелле күренеш түгел... Ничектер бер җаен табарга иде бит... Берәр чарасы бардыр бит инде аның?
– Тирләүдән арынырга кирәкми дә. Чөнки тирләү сулыш алу яки йөрәк тибеше кебек үк табигый процесс. 1-3 мм тирәнлектәге 3 миллионлаган тир бизе  безнең организмны артык кызып китүдән саклау өчен көн-төн дым бүлеп тора. Тир, башлыча, маңгайда, биттә, уч төпләрендә, аяк табанында, култык асларында тибеп чыга. Тир белән бергә төрле тозлар да чыга. Мунчага тирләп чистарыну өчен йөрибез түгелме соң инде? Яңадан туган кебек кайтабыз бит мунчадан. Яңаруыбыз организмдагы чүп-чардан арынганга күрә. Эссе көнне яки физик эштән соң тирләп чыгу да файдалы гына.

Нигә соң кайбер кешеләр салкынча көнне дә бернинди физик эш эшләмәгән килеш тә тирлиләр?
– Чамасыз тирләүчән булу кадәресе инде медицина өйрәнә торган проблема. Бу авыру гипергидроз дип атала. Аның чын сәбәпләре хәзергәчә билгесез. Алай да тирләп чыгуның механизмы мәгълүм. Бөтен хикмәт вегетатив нерв системасында. Кеше йөгереп китсә, йөрәге ешрак тибә башлый, адымын акрынайттымы – йөрәк ритмы да басыла төшә. Тир бизләре дә шундый ук принцип белән эшли. Гипергидроз булганда әлеге система эшләми. Нерв үзәкләреннән килә торган импульслар температура белән бәйле булмаган нәрсәләргә, әйтик, курку, борчылу кебек факторларга  сизгер була.

– Тирләүчәнлек башка берәр авыруның да билгесе булырга мөмкин түгелме?
Әлбәттә. Бик җитди чирләр сәбәпче булырга мөмкин. Эчке секреция бизләрендәге тайпылышлар  нык тирләүгә китерә. Әгәр кеше, нык тирләү өстенә, гел сусап торуга, төнлә ашыйсы килүгә зарлана икән, аны эндокринологка күрсәтергә кирәк.  Диабет авыруы булуы ихтимал. Күңел болгану, йөрәк тирәсе авыртып тору белән бер үк вакытта кеше тирләп тә чыга икән, аңарда стенокардия яки  инфаркт алды халәте дип шикләнергә нигез бар.
Кычынулы дерматозлар вакытында да   тир бүленеп чыгу арта. Әгәренки гипергидроз белән бергә йөрәк тә кага башлый, калтырата, күкрәк читлегенең сул ягы авырта  икән, невропатолог яки психиатр сагаерга тиеш.
 
Сәламәтлеге бер дигән кешеләр дә тирләүдән зарлана бит.
– Андый очракта сәбәпне тышкы факторлардан эзләргә кирәк. Ихтимал моңа кайбер дарулар сәбәпчедер. Баллы һәм газлы сулар урынына гади минераль сулар эчәргә кирәк. Кофе тир бүленеп чыгуны көчәйтә. Шуңа күрә аннан баш тартырга кирәктер. Кайбер витаминнар, мәсәлән, Е витамины тирнең исен бетерә, әмма тирләүне киметми.

Ис дигәннән... Ни өчен уч төбе тирләгәндә бернинди ис сизелми, ә менә култык асты тире исле була?
–  Кешедә ике төрле тир бизләре бар. Энкрин бизләр бөтен тән буйлап сибелгән. Алар култык асларында, уч төпләрендә күбрәк. Бу бизләрнең төп бурычы һәртөрле температура үзгәрешләргә сизгерлек күрсәтү.
Апокрин бизләр «эмоциональ климатка» – стрессларга, шатлыкка, авыртуга яки җенси дәрткә сизгер була. Аларны әле тагын «ис бизләре» дип тә йөртәләр.
Чөнки югарыда саналган шартлар туганда, алар махсус матдәләр – исе озакка бара торган феромоннар бүлеп чыгаралар.
Тир 99 процентка судан тора. Калган 1 процентында натрий, калий, кальций тозлары, сульфатлар, фосфатлар, җиз, марганец, тимер, аминокислоталар, холестерин, стероидлы гормоннар бар. Яңагына тибеп чыккан тирнең исе юк дәрәҗәсендә. Әгәр тиргә каршы чара күрмәсәң, ис озак саклана. Чөнки берничә минут үтүгә безнең тир бизләрендә  яши торган сапрофит бактерияләр эшкә керешә. Шушы бактерияләр тирне эшкәртү белән мәшгульләр.Безнең ис сизү әгъзаларын аларның эшкәртү калдыклары һәм изовалериана кислотасы ярсыта.

Чамасыз тирләүнең кәсәфәтеннән ничек арынырга була соң?
–  Иң гади һәм иң борынгы ысул белән: су һәм сабын ярдәмендә. Тик юыныр өчен җай булмаска мөмкин, аннары юыну нәтиҗәсе дә озакка бармый. Төрле антиперспирантлар отышлырак булыр. Аларның нәтиҗәсе бер-ике сәгатьтән бер атнага кадәр җитә. Аларны куллану да ансат, күбесе зыянлы да түгел. Гипергидрозны дәвалауда транквилизаторлар  булыша. Алар нерв системасын тынычландыра, ләкин аларны өзлексез эчеп торырга кирәк. Моның организмга зыяны да бар. Кайвакыт табиблар култык асларына, аяк табаннарына сөртә торган формалин эремәсен, алюминийның спиртлы эремәсен, танин эремәсен кулланырга тәкъдим итәләр. Тик болар да тирләүдән вакытлыча гына коткара. Өстәвенә, бу препаратларны даими куллана торгач, аллергия килеп чыгарга да мөмкин.

Терапия чаралары булышмаганда тирләүчәнлекне хирургия ысулы һәм төрле уколлар ярдәмендә дә дәвалыйлар. 
– Гадәттә, гипергидрозны дәвалау өчен эндоскопик операция ысулын кулланалар. Бу иң хәвефсез чара.  Соңгы вакытта иң отышлы чара буларак махсус уколлар тәкъдим ителә. Мондый уколның нәтиҗәсе 4-9 айга җитә. Гадәттә, диспорт яки ботокс кулланыла.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар