Логотип
Сәламәтлек

Климакс яшәрә!

 45-50 яшьтә менопауза башлана икән, бу хатын-кыз организмы өчен табигый хәл санала. Ләкин аның бик иртә – әйтик, 30 яшьтә башлану очрагы да булырга мөмкин. Нәрсәдән шулай була ул? Организмны мондый үзгәрешләргә нинди сәбәпләр этәрә? Хатын-кыз өчен ни дәрәҗәдә куркыныч бу халәт? Һәм иң мөһиме: нәрсә эшләргә мондый очракта?

Сорауларга ОНКОпрофи медицина клиникасының гинеколог-онкологы Наталья АЛЕКСАНДРОВА җавап бирә.
 
 

Сәбәбе

Климаксның беренче билгеләре, гадәттә, 45 яшьтән соң башлана. Ә инде аның билгеләре 30-35 яшьтә үк күренсә, хатын-кыз, һичшиксез, моның сәбәпләрен ачыкларга, иртә картаясы килмәсә, кичекмәстән чарасын күрергә тиеш. Аналык бизләренең организм өчен кирәкле эстрогеннар бүлеп чыгаруны киметүенең (шул исәптән, прогестерон һәм андроген) нәтиҗәсе әнә шундый.
Вакытыннан алда башланган климаксның (ырудан калу)сәбәпләре бик күп: мисалга, әйткәнемчә, аналык бизләре үз функциясен тиешенчә үтәми; нәселдән килү очраклары; эндокрин системасы чирләре; күкәйлекләр дисгенезиясе; балага узмау; нурланыш һәм химиотерапия нәтиҗәләре; җенси хромосомалар санында тайпылышлар белән бәйле үзгәрешләр; оча сөягенең ялкынсынуы һәм күп тапкырлар бала төшертүләр; аналык бизләренә операция; оча сөягенең имгәнүе; бәвел юлында яман шеш авырулары һәм башкалар.
 
 

Беренче билгеләре

Биткә кан йөгерә: әле эссе, әле салкын булып китә. Мондый вакытта кан басымы күтәрелергә дә мөмкин.
Тахикардия башлана;
Йокысызлык  җәфалый яки киресенчә, бертуктаусыз йоклыйсы килә;
Баш авырта, баш әйләнә;
Эмоциональ тотрыксызлык күзәтелә: кәеф гел алышынып тора, депрессия, тиктомалдан ярсып китү ешая;
Хәтер начарая; 
Интим җирдә үзгәрешләр (кычыту, сидек тота алмау, җенси якынлык вакытында авырту) башлана;
Чәч коелырга мөмкин.
Болары гына бер бәла. Иң яманы – ул сөякләргә «һөҗүм итә». Кальций организмда эстроген җитәрлек булганда гына сөякнең тыгызлыгы өчен җавап бирә, ә инде кими башласа, сөяк тә уалучанга әйләнә – ә бу остеопорозга китерә.
Аннары, эстрогенга кытлык булу аркасында канда холестерин күбәя, ул баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Атеросклероз шуннан килеп чыга да инде. Һәм соңгысы: кан тамырларының начар булуы нәтиҗәсендә, кан басымы күтәрелә, баш әйләнә. Инфаркт һәм инсультка китерүче сәбәпләр бу.
Иртә башланган климакс яман шеш авыруына да китерергә мөмкин. Шуңа күрә хатын-кызга елына кимендә бер мәртәбә маммография үтәргә; ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренергә, денситометрия, ягъни сөякнең тыгызлыгын тикшерергә; рентгенография үтәргә; аналык һәм аның тирәлеген, кан тамырлары системасын УЗИдан каратырга кирәк. Әлбәттә, диагнозны дөрес кую өчен канга гомуми һәм биохимик анализ, бәвелгә, аналык җиңсәсеннән бактериологик һәм бактериоскопик анализ ясатырга кирәк. Организмда эстроген күләмен билгеләү өчен ФСГ үтәргә, эстрадиол һәм прогестеронга да анализ алу комачауламас.

 

Яшәү рәвеше

Хатын-кыз үзенә карата бик игътибарлы булырга тиеш. Климакс үзен вакытыннан элек сиздерә башлый икән, шундук  чарасын күрә башларга кирәк. Ни рәвешле икәнлеген әйтеп үттем инде. Шул чагында сез иртә башланган менопаузаны гына туктатып калмыйча, җитди чирләрдән, иртә картаюдан да сакланып кала аласыз. Нинди дарулар эчәргә кирәклеген  табиб, диагностика үткәннән соң гына әйтә ала. Биредә төрле гормональ препаратлар кулланыла. Депрессиягә төшкән пациентка антидепрессантлар (бенактизин, гидроксизин, клобазам, феназепам һәм башка препаратлар) билгеләнә. Ә менә ничек яшәргә? Монысын инде һәркем үзе булдыра ала. Мисал өчен, тукланганда күбрәк үсемлек продуктлары кулланырга, аксым һәм углевод күләмен мөмкин кадәр киметергә, терлек майларын, супермаркетларда сатыла торган консервантларны, тәмләткечләрне, ярымфабрикат продуктларны, гомумән дә рационга кертмәскә, спорт белән шөгыльләнергә, туйганчы йокларга тырышыгыз. Симерүдән сакланыгыз! Спорт белән шөгыльләнү дә бик файдалы. 
 
 

Витаминнар һәм минераль препаратлар

Мондый пациентларга остеопороз янауны күз алдында тотып, чирне кисәтү максатында витамин-минераль препаратлар тәкъдим итәләр. Аның нигезен бисфосфонатлар: фосамакс, памифос, бонефос, синдронат һәм башкалар тәшкил итә.
Кальций кушылмаларыннан торган препаратлар да бик файдалы.
Организмда фосфор-кальций алмашынуын көйләп торучы Д витаминыннан (аквадетрим, вигантол, альфадол, оксидевит) башка да булмый. 
Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда (алкоголь, никотин һәм наркотиклар хакында сүзнең булуы да мөмкин түгел), әлеге киңәшләрне тотканда, көтелмәгәндә килеп чыккан бу бәладән аз югалтулар белән чыгарга мөмкин. Шунлыктан, иртә климаксның беренче билгеләре күренүгә, шундук гинекологка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшь кызлар диеталар ярата. Авырлыкны тиз hэм чамасыз куп югалту да 30 яшьтэ климакс китереп чыгарырга момкин икэн.

    Хәзер укыйлар