Логотип
Сәламәтлек

Хәтерне һәм ми эшчәнлеген яхшыртучы 10 продукт

40 яшьтә хәтер начараюдан, өлкән яшькә җиткәч Альцгеймер авыруыннан интегәсегез килмәсә, менә бу ризыкларны рационга кертегез... 

 

40 яшьтә хәтер начараюдан, өлкән яшькә җиткәч Альцгеймер авыруыннан интегәсегез килмәсә, менә бу ризыкларны рационга кертегез. 

Мигә ниләр кирәк? 

Барлык диеталардан да иң файдалысы Урта диңгез диетасы булып чыкты. Анда үсемлек продуктлары, майсыз аксымнар күп. Ми эшчәнлеге өчен күп итеп су да эчәргә кирәк. Кеше организмы 85 % судан тора. Су җитмәү хәтерне начарайта. 

Брокколи 

Аның составында В4 витамины холин бар. Ул мидәге күзәнәкләр яңаруга булыша. В4 йөрәк һәм кан тамырлары, нерв күзәнәкләре эшчәнлеген яхшырта, кандагы глюкозаны нормага китерә. Брокколидагы К витамины минең когнитив функцияләрен, хәтерне яхшырта. Атнага 3 мәртәбә брокколи ашарга кирәк. 

Әстрехан чикләвеге (грецкий орех) 

Теләсә кайсы чикләвек төше дә ми нейроннары өчен файдалы. Ә әстерхан чикләвеге бу яктан рекордсмен булырлык. Аның формасы ук шуны раслый. Составында бик күп май кислоталары, мәсәлән, омега-3, омега-6 бар. Шулай ук фолий кислотасына, Е һәм В6 витаминнарына бай. Туклыклы элементлар комплексы башны эшләтә, фикерләү сәләтен үстерә. Магний сосудларны киңәйтә, кан басымын төшерә. Көнгә 5 чикләвек ашау да җитә. 

Куркума (карри) 

Көн саен карри куллану ми эшчәнлеген яхшырта, зиһенне ача. Куркумада Альцгеймер авыруы куркынычын киметә торган куркумин бар, ул ми нейроннарын ялкынсынудан саклый. Гадәттә итле ризыкларга, гарнирларга кушалар. 

Лосось (сөләйман балыгы) 

Аңарда  ми эшчәнлеген яхшырта торган йод күп. Составындагы омега-3 исә кандагы холестиринны көйли, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Атнага 3–4 тапкыр лосось ашасаң, реакция тизлеге яхшыра. Альцгеймердан саклану өчен атнага бер мәртәбә шушы балыкны ашарга киңәш итәләр. 

Помидор 

Бу яшелчәдә мигә бик кирәк булган антиоксидант ликопин бар. Нейроннарны кислород белән баета, кан йөрешен яхшырта, тромблар чыгудан саклый, инсульт куркынычын киметә. Помидорны  салатларга кушып та, болай гына да ашагыз. 

Яшел чәй 

Акыл зәгыйфьлегеннән качарга булыша. Составындагы полифенол мине нейродегенератив зарарланудан саклый. Көн саен ике чынаяк яшел чәй эчеп, Паркинсон авыруын читләтеп узарга, хәтерне яхшыртырга мөмкин. 

Кара шоколад 

2 кашык какао-порошокта антиоксидант матдәләр кызыл вино яки яшел чәйдәгедән күбрәк. Флавонол ялкынсынуларга каршы торуны арттыра, мидә кан әйләнешен яхшырта. Ә сөтле шоколадларда аз ул, шуңа күрә ачы кара шоколад алырга кирәк. Составындагы кофеин акыл эшчәнлеген дә арттыра. Көн саен берничә өлеш шоколад ашагыз, бер стакан какао эчегез. 

Караҗиләк (черника) 

Составындагы флавоноидлар ми эшчәнлегендә чагыла. Җиләктәге файдалы матдәләр сосудларны эластик итә, кан басымын нормага кертә. 

Киноа 

1 стакан киноада тимернең 15% тәүлеклек нормасы бар. Канга кислород керүне тәэмин итә, ми эшчәнлеген яхшырта. В группасы витамины нерв системасын стабильләштерә. 

Шпинат 

Составындагы антиоксидантлар ми күзәнәкләренә җимерелергә ирек бирми. Минераллар, Е, К витаминнары күп, фолий кислотасы бар. Алар деменция үсешен тоткарлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар