Логотип
Сәламәтлек

Хис–тойгылар тоткынлыгында

Галимнәр 80 процентка якын авырулар­ның психо­соматик булуын раслый, ягъни безнең сәла­мәтлек кәефе­бездән, бәхетле булырга телә­вебездән һәм шуңа омтылуы­быздан, тирә-ягыбыздагы матурлыкны һәм яхшылыкны күрә белүебездән тора.

Кешегә кул белән кагылып алу да чирләрдән саклый икән! Сәламәт күңел халәтендә калыр өчен, яраткан, үзеңә якын булган кешеләреңне көненә сигез мәртәбә кочаклап, сыйпап алырга кирәк, ди психологлар. Ирина Станиславовна Глебова Казан федераль университетында дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасында эшли. Үзе икътисад фәннәре кандидаты, үзе психология буенча лекцияләр укый, дип гаҗәпләнәсезме? Ул тормышта еш күзәтелә торган очракларга нигезләнеп, менеджерларны, икъти­сад­чыларны, дәүләт органнары хезмәткәрләрен психосоматика, конфликтология серләренә төшендерә, эшне дөрес юнәлештә оештырырга ярдәм итә. 

Брайн Паттенның Эзоп мәсәленә нигезләнеп язылган, сабак алырлык шәп бер әкияте бар, кечкенә албас­ты турында ул. Сугышларда чыныккан тәвәккәл һәм батыр солдат яудан өенә кайтып бара икән. Тешсез генә, кечкенә генә кара бер албасты кинәт юлына аркылы төшкән. Солдат югалып калмаган, албастыны йодрыгы белән җиргә бәреп кенә аударган да юлын дәвам иткән. Ләкин берничә адым ясауга, тагын бер албастыга тап булган, монысы инде тешле, зур гәүдәле ди. Егеткә бу каршылыкны җиңәр өчен шактый көч түгәргә туры килгән. Әмма өченче албасты тагын да хәтәррәк икән: күпме генә бәргә­ләмәсен, суккан саен тагын да зурайган, куркы­нычрак кыяфәткә кергән. Өнсез калган солдат килгән юлыннан кирегә йөгергән. Беренче очраган каршылык урынына кайтып җитсә – тагын шул тешсез кечкенә кара албасты басып тормасынмы! Егет балтасы суга төшкәндәй күпме басып торыр иде әле: ярый бер юлаучы күренгән. Солдат хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән дә, бу албастыны юк итәргә булышуын сораган. Юлчы аңа: «Әйдә, әйләнеп кенә узыйк, бу кечкенә мескен җан иясенә тимик», – ди икән. Шулай эшләгәннәр дә. 

Әкиятнең морале – тешсез кечкенә албастыларның ачуын китермәвең хәерле. Әлбәттә, бик теләсәң, чыгырдан чыгарырдай бик күп ярсыткыч факторлар табарга була: төрле көтелмәгән хәлләр, безнең сүзгә, эш-гамәлләргә карата башкаларның аңлашылмас мөнәсәбәте. Әмма күп вакыт проблема үзебездә булып чыга: вакыйгаларны ничек кабул итәбез, бу мизгелдә нәрсә кичерәбез, алар бездә ничек чагыла?

Шундый төр кешеләр була: «кыерсытучы»ның авызын шундук томалыйлар, нәрсә уйлаулары турында йөзенә бәреп әйтәләр. Икенчеләре исә алар белән сүзгә килеп торырга яратмый. Куркып йә сагаеп, үпкәләп йә ачу саклап, низагка кермәү ягын карыйлар. Кем дөрес эшли соң? Әйе, шундый фикер дә бар: эчеңә җыярга ярамый, бөтен тискәре әйберләр тышка чыксын, диләр. Тик мин шундук ярып салуга сагаеп карыйм, хисләр киеренке вакытта партнерыбызны, дустыбызны, хезмәттәшебезне чын-чынлап үпкәләтеп куюыбыз бар бит.
«Кабык астына» яшеренеп, посып калуны хуп күрүчеләр дөрес эшлидер, бәлки? Теләсә кайсы психолог: «Юк!» – дип җавап бирәчәк. Начар уйларны эченә җыеп барган кеше әкренләп авыруга сабыша, чөнки физик тәнебез психик һәм эмоциональ халәтебез белән турыдан-туры бәйләнештә. 

Галимнәр авыруларның 20 процентын бәхетсезлек очракларына кайтарып калдыра. Ләкин монда да психосоматик чагылыш төсмерләнә. Кайчан без травмаларга, егылу, пешү, киселүләргә дучар булабыз? Күп вакыт игътибарыбыз читкә юнәлгән була, булдыра алачагыбызга ышанмыйбыз, йә нәрсәдән дә булса куркабыз, үзебез хакында уйларга да онытып, барысын да колачларга теләп, җан-фәрманга чабабыз. Шул чак организм, үзенә игътибар эләкмәгәнгә каршылык күрсәтеп, безне тукталырга, як-ягыбызга күз салырга һәм: «Тукта, кая чабам соң әле, ни өчен? Үземне кайгыртырга вакыттыр», – дип уйларга мәҗбүр итә.

Безнең чирләрнең чын сәбәбе нидә соң? Әйдәгез, кайберләрен карап үтик.  Төрле хәлләргә ярсып китүдән баш авырту күзәтелә. Чынбарлыктан качасы, вакыйгалардан бер читтә каласы килеп, һични күрергә һәм ишетергә теләмәгән кешенең гадәттә күзләре һәм колаклары авырта.
 Курку, тынычсызлык, тирә-юньгә ышанмыйча карау тиз кызып китүләргә сәбәп була. Артык эгоист, үз эченә бикләнгәннәр ярсып китүчән була. Аралашу каналлары томаланганга күрә, алар башкаларны кайгырта, ярата алу сәләтеннән мәхрүм. Эмоцияләрен бастырып торган, чын хисләрен яшереп яшәгән кешеләргә апатия, күңел төшенкелеге хас. 

Үксеп елаулардан тыелып калучылар, күкрәк тутырып суламаучылар астматик авыруларга бирешүчән. Хатын-кызга үзен күрсәтергә, иҗади потенциалын ачарга мөмкинлекләр булмаса, сидек-җенес системасында өзеклек башлана. Капма-каршы җенескә яки партнерыңа үпкә һәм ачу саклаганда, сидек юлларында инфекция килеп чыга. 

Күкрәк – мәхәббәт һәм кайгыртуны гәүдәлән­дерүче ана символы. Хатын-кыз үзенә тиешле игътибар күрмәсә, якыннарын кайгыртуны беренче планга куеп, үз ихтыяҗларын тыеп торса, күкрәктә каты төерләр, авырту барлыкка килә.
Ярату һәм таяныч юклыктан, кот алынудан еш кына ашказаны эшләмәү күзәтелә. 
Чамасыз күп мәгълүматка ия кешеләр эч катудан интегә. Гел беренчелеккә омтылучы гарьчел кешеләр эчтән яналар, ул үт юлы авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Туктаусыз киеренкелек халәтендә булу, негативка бирелеп, әйләнә-тирәдәге уңай якларны күрүдән баш тарту атеросклерозга юл ача. 
Элеккеге үпкә-ачуларны һаман оныта алмаучыларда шешләр барлыкка килә.  Тирән кайгы кичергән, тормышка ашмаган хыялын сагынып яшәгән кешедә шикәр чире күзәтелү гаҗәп түгел.

Карап торуга бар да гади кебек: авыру бар, аны китереп чыгарган сәбәпләр бар, дәвалый башларга гына кирәк. Ләкин тормышта хәлләр күпкә катлаулырак. Билгеле бер яшькә җиткәндә бер кочак чир табыла. Һәм ул чир йомгагын психосоматик авырулар буенча тәҗрибәле белгеч кенә сүтә ала. Төрле чирләрнең бер яки берничә җитди сәбәбе булырга мөмкин. Ни өчен үзеңдә казынырга, әллә кайчангы күңелсез хатирәләрне кабат яңартырга кирәк соң? Еш кына шулай да була: авыру шешләрен алдыру өчен операциягә керә, ләкин күпмедер вакыттан соң алар кабат әйләнеп кайта. Чирнең төп сәбәбен тамырыннан юк итмәгәнгә күрә шулай була ул.

Авыру белән көрәшергә кирәк. Ләкин аны алдан кисәтеп, булдырмый калу яхшырак. Сәламәтлегебезне саклау өчен без ниләр эшли алабыз? Үзем куллана торган кайбер файдалы киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәм.

Беренчедән, үз уйларыбызны йөгәнләп торырга кирәк, негативка тәгәрәргә ирек бирмәгез. Бу җиңел түгел, чөнки баш миендә ярсыну үзәкләре канәгатьлек үзәкләренә караганда күбрәк; димәк, кешенең кәефен кыру шатландыруга караганда җиңелрәк.

Икенчедән, ялгыш фикер йөртү моделеннән качарга кирәк. Нәрсә соң ул?
Абсолют төшенчәләргә генә таянмаска, бар да яхшы яки бар да начар булганда ак белән кара арасында әле бик күп төрле төсләр һәм төсмерләр бар.
Бер генә очрактан чыгып гомумиләштерергә һәм кешегә негатив «ярлык» тагарга ярамый. Тирә-юньдә бөтенесе сиңа этлек эшләргә җыена дип, ниндидер начарлык көтеп яшәү тәмам кешелектән чыгара.Үзеңне һәм әйләнә-тирәңдәгеләрне туктаусыз тәнкыйтьләп торма.Бөтен ялгышларда һәм уңышсызлыкларда үзеңне генә гаепле санама.

Нәрсә дөрес, нәрсә дөрес түгел дигән төгәл күзаллауларга корылган катгый уйлардан качарга кирәк. Бер үк чишелеш, бер үк караш аерым бер очрак өчен туры килсә, икенче шартларда бөтенләй дә зыянга эшләргә мөмкин. Стандарт, әзер калыплар буенча яшәргә күнеккән кеше яңа юнәлештәге эштә бөтенләй югалып кала, паникага бирелә, хаталар ясаудан курка. Иҗади якын килүнең көче дә – хаталар ясаудан курыкмыйча, әйләнә-тирә дөньяга ачылуда, типик булмаган яңа эшләрдә үзеңне сынап карауда бит. Нәкъ менә уңышлар һәм уңышсыз­лыклар безгә ялгышларыбызны аңларга, гармониягә ирешергә булыша.

Өченчедән, теләсә нинди очракның да әйбәт якларын күреп ала белү зарур. Аны табып була, теләк кенә кирәк. Мәсәлән, компьютер ватылды, ди. Сөен: кайчан китап укырга җай чыгар иде әле?! Юлда «бөке»ләргә эләксәң дә, артык хафаланма. Димәк, әйбәт музыка тыңларга, дусларыңа шылтыратып алырга була. Позитив фикер йөртүнең көче турында Ронда Бернның «Секрет» һәм «Сила» дигән китапларыннан җентекләп таныша аласың. 

Дүртенчедән, әңгәмәдәшең кирәкмәгән информация белән башыңны катыра башласа: «Яңалыкларыгыз өчен рәхмәт», – дигән сүзләрне әйтеп ташла, озак та үтми монолог тәмамланыр.

Бишенчедән, даими «оппонентыгыздан» «остазыгызны» аерырга өйрән. Бу җиңел түгел. Безгә үзебезне аклап, башкаларны гаепләү җайлырак. Ницшеның атаклы сүзләрен искә төшерик: «Безне бетереп атмаган әйбер үзебезне үк көчле итә». Безнең белән һәрчак сүзгә килә, ике арада катлаулы мөнәсәбәтләр урнашуга сәбәп була торган кеше үзебездәге үк җитешсезлек­ләрне, кимчелекләрне ачу өчен язмыш җибәргән кеше булырга мөмкин. Аның нәрсәгә өйрәтәсен сизенеп, бәһасез бүләгенә ихластан рәхмәтле була белергә кирәк. Шуны аңлый башлагач, киеренкелек юкка чыга, ике арада гармония урнаша.

Алтынчыдан, гафу итәргә һәм үпкәләрне онытырга өйрәнергә кирәк, бу безнең өчен иң катлаулы сынау. Будда динендәгеләрнең ил гизүче монах һәм аның шәкерте турында искиткеч гыйбрәтле хикәясе бар. Берчак мосафирлар алкын елганы кичә алмый интеккән кызны очраталар. Монах аны кулына күтәреп икенче ярга чыгара. Шәкерте көне буена бер сорауга җавап таба алмый җәфалана. Ахыр чиктә, батырчылык итеп, монахтан сорыйсы итә: «Сез ничек хатын-кызга кагыла алдыгыз, бу бит гөнаһ?» Шундый җавап яңгырый: «Мин ул кызны әллә кайчан инде ярда калдырдым, ә син әле һаман аны күтәреп барасың икән».

Шулай итеп, элеккеге тирән үпкәләрдән акрынлап арына барырга кирәк, алар тормышыбызны агулый, сәламәтлегебезне какшата. Моның өчен махсус күнегүләр бар. Урындыкка утырырга, күзләрне йомарга, киеренкелектән бушанырга һәм үзеңне рәнҗеткән кешене күз алдына китерергә кирәк. Аннары сиңа ни өчен кыен, авыр икәнен аңа сөйләргә... Инде аны гафу итүеңне һәм үткәндә калдыруыңны әйтергә дә була. Ахырдан бу кешенең ничек хәтерен калдыра алуың турында уйлап, кичерүен сорарга, аңа бәхет теләргә кала. Әгәр моны чын күңелдән, бөтен җаның белән теләп башкарасың икән, күңелдәге авыр ташның юкка чыкканын тоярсың. Рәхәтлеккә чумарсың, үзеңне бәхетле хис итәрсең, әллә никадәр изге эшләр башкарасың килер.

Бу киңәшләр тормышыңны ямьләр, димәк, физик халәтең дә гел яхшы булыр дип ышанам.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар