Каксартроз авыруы нидән барлыкка килә?

«Каксартроз авыруы нидән барлыкка килә? Аны дәвалап буламы?», дип сорап язучылар игътибарына түбәндәге язманы урнаштырабыз.
Каксартроз — оча, бот буынының көчле зарарлануы ул. Авыру азып китсә, кешенең инвалид булып калуы да мөмкин.
Бу авыруның сәбәпләре күп төрле. Аңа җитлекмәгәнлек нәтиҗәләре, бот башларының некротик авырулары, травмалар, төрле ялкынсынулар керә. Ләкин кайбер очракларда авыруның сәбәпләрен төгәл генә әйтеп тә булмый. Боларын медицинада иднопатик формалар, дип йөртәләр. Кайбер белгечләр авыруның әлеге төрен организмның талчыгуы яисә кирәгеннән тыш аруы белән дә аңлаталар.
Гадәттәгечә, авыру башта җиңелчәрәк формада уза. Әйтик, иртәнге якта ул кешене артык борчымый. Ә менә көн азагында авыру аксый ук башлый. Рентген сурәте, кагыйдә буларак, буын араларының тараюын, сөяк тукымасының үзгәрүен, сөяк кырыйларының зураюын күрсәтә.
Азган каксартрозны дәвалау бик читен. Шуңа күрә врачка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Аны дәвалау өчен нигездә кимерчәк тукыманы барлыкка китерүче стимуляторлар кулланыла. Кайбер очракларда врачлар мидо-калм, седуксен, скутамил дигән дарулар тәкъдим итәләр. Алар ныгыган мускулларны арындырырга ярдәм итә. Ә кан тамырларын киңәйт^, кимерчәкнең туклануын яхшырту өчен никотин кислотасы, җылылык процедуралары, массаж кулланыла.
Бутадион, реопирин, анальгин дарулары, метиндол (индометацин, индоцид) кебек дарулар авыртуны (дәвалау түгел) басу максатында бирелә. Иң мөһиме, көнгә берничә тапкыр зарарланган буынга ял бирергә кирәк. Моның өчен авыру буынга җылы кую яхшы. Мәсәлән, парафин, диатермия (ут белән дәвалану), кайнар ванналар. Ләм белән дәвалану да әйбәт нәтиҗә бирә.
Шуны исегездә тотыгыз: консерватив дәвалау авыруның бары тик башлангыч чорында гына файдалы. Хәлнең вакытлыча җиңеләюе һич тә тынычланырга нигез бирми. Шуңа күрә даими рәвештә врач күзәтүе астында булырга кирәк. Чөнки авыру азып китсә, операция дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.
Кызганычка каршы, каксартрозны дәвалауның ышанычлы алымнары табылганы юк әле. Әмма эзләнү бара. Мәсәлән, Казанда зарарланган урынны кан белән тәэмин итүне яхшырту, оча, бот буыннарын тынычлык хәленә кайтару өчен күп төрле чаралар кулланыла. Аларның да файдасы тимәсә, операция ясау гына кала.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.