Халык медицинасында балан җимешләрен актив кулланганнарын беләбез. Аның кайрысы да бик шифалы икәнен белә идегезме икән? Балан кайрысы әзерләр өчен хәзер менә нәкъ вакыты.
Иң элек балан кайрысының нинди чирләрне дәваларга ярдәм итүен барлап китик әле.
Аның иң билгеле үзлеге – канны туктату. Балан кайрысының шушы үзлеген белгән борынгы имчеләр бала тапканнан соң хатын-кызларда кан китүне кисәтү өчен балан кайрысы төнәтеп эчергәннәр.
Балан кайрысының күрем каты килгәннән, миома булып, аналыктан кан киткәннән шифасы барлыгы мәгълүм.
Авырлы хатыннарның авыры төшү куркынычы булганда да борынгылар балан кайрысы төнәтеп эчергәннәр.
Арт юлда җәрәхәт булып, геморрой төеннәреннән кан китүне туктатырга балан кайрысы төнәтмәсен ябып тору ярдәм итә.
Ашказаны җәрәхәтеннән кан саркыганны туктатырга булыша.
Үпкәдән киткән канны туктату сәләтенә ия.
Моннан тыш, балан кайрысының микробларга каршы тору үзлеге дә бар. ВИЛР фармакология лабораторяисендә үткәрелгән тикшеренүләр аның лимон-сары стафилококкны, ялган себер язвасы бациллаларын юк итә алуын ачыклаган.
Балан кайрысы төнәтмәсе экзема һәм диатез белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә ала.
Микробларга каршы тору үзелеге булганга, балан кайрысын ангина, хроник тонзиллит, стоматит, пародонтоз чирләрен дәвалаганда кулланалар.
Балан кайрысын кар эреп, кәүсәләрдән сок йөри башлагач әзерлиләр. Бу апрель-май айларына туры килә. Кайрыны яшь ботаклардан салдыралар, ләкин ул агачка зыян китерерлек булмасын. Кайрыны боҗралап салдырырга ярамый, бары тасма итеп телеп кенә алырга ярый.
Кайрыны җиләс җирдә яки күләгәле ачык урында киптерәләр. Яхшы кипкән кайры җиңел сына. Дүрт ел саклана ала.
Балан кайрысында С, К витамины, бөрештергеч матдәләр, органик кислоталар, каротин, серкә, кырмыска, изовалериана, каприл кислоталары бар.
Балан кайрысы төнәтмәсен ясар өчен: 1 аш кашыгы (10 г) вакланган кайрыны эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су коярга һәм кайнап торган «су мунчасы»нда 30 минут төнәтәләр. Бүлмә температурасында 10 минут суытып, сөзәләр. Суы кимесә, 200 миллилитрга җиткәнче өстиләр.
Ашаганнан соң көнгә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәләр.
Арт юлдагы җәрәхәткә, тире авыруларына төнәтмәдә чылатылган марля ябалар.
Халык медицинасы чараларын без бары тик танышу максатыннан гына бирәбез. Аларны үзлегеңнән кулланырга ярамый. Башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк