Логотип
Сәламәтлек

«Ашыгыч ярдәм»не кайчан чакырырга?

(10 очракны карап китәбез)


(10 очракны карап китәбез)


Аңлаешсыз сөйләм, муенны боргандагы кыенлыклар, көрән косык һәм куркыныч авыруларның башка билгеләре тиз арада дәвалана башларга кирәген искәртә.

Беренче тапкыр күкрәкне кисеп авырту
Бу йөрәк өянәге булмаска да мөмкин, ләкин тикшерелергә кирәк. Күкрәк читлеген кысып алып, ул кинәт кисеп авыртуга күчә, сул кулга, калак сөягенә, аскы яңакка тарала. Бу вакытта йөрәк авыртудан эчә торган таблеткалар булышмый. Кисәк хәл китү, баш әйләнү, сулыш кысылу, салкын һәм ябышкак тир бәреп чыгу күзәтелә.
 Эчнең өске ягы авырту яки сару кайнау йөрәк өянәге билгесе булып тора.

Беренче тапкыр йөрәкнең тигезсез тибүе 
Бу – аритмия, ягъни йөрәк эшчәнлегенең нормаль ритмы бозылу. Ул йә бик еш, йә сирәгрәк тибә, яки туктап-туктап алгандай була.
Куркыныч аритмияләр аерым билгеләре белән килеп чыкмаска да мөмкин, приступ симптомнары шулай ук хәлнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен белдерә алмый. Әгәр дә мондый хәл беренче тапкыр гына булып, хәлсезлек, баш әйләнү, тын бетү, аңны югалту күзәтелсә – шундук «Ашыгыч ярдәм»не чакыртыгыз. м Аритмияне дәваламасаң, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге (сердечная недостаточность), тромбоз килеп чыгарга, инфаркт куркынычы артырга, ә кайчак йөрәк туктап та калырга мөмкин.

Авыр аллергик реакция (анафилаксия)
Кинәт барлыкка килә, хәл бик тиз начарая. Сәбәбе – азык-төлек, дарулар, бөҗәкләр тешләү була ала. Билгеләре:
* баш әйләнү, кисәк хәл китү;
* тын кысылу;
* тире ябышкак тир белән каплану;
* аң томалану һәм тынычсызлык;
* һуштан язу.
Аллергиянең башка симптомнары, әйтик, кычытыну, тимгелләр, укшу, бит һәм муен шешү, эч авырту да еш күзәтелә.
Авыр аллергик реакция бик тиз анафилактик шокка әйләнеп, кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Шуңа күрә моңа охшаш симптомнар күзәтелсә, табиб чакыртуың хәерле

Эчнең кинәт кистереп авыртуы
Бозылган ашамлык, пешеп бетмәгән ризык ашап яки инфекциядән эч авыртулар белән һәркайсыбыз очрашканы бар, әлбәттә. Әйе, рәхәт түгел! Ләкин андый авыртулар тиз уза, даруханәдән рецептсыз дарулар да алып була.
Ләкин авырту кинәт булып, эч үзеңне белештермәс дәрәҗәдә бик нык авыртса –  корсак куышлыгында каастрофа дигән сүз бу. Мәсәлән, җәрәхәт йә шеш тишелү, көчле панкреатит, аппендицит яки корсак артерияләре инфаркты булырга мөмкин. Мондый очракларда, шулай ук эч авырту туктаусыз күңел болгану һәм косу, бизгәк тоту, баш әйләнү, битнең саргаюы белән бергә барса, «Ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Канлы какрык белән ютәлләү
Ютәлләгәндә, ачык кызыл төстәге кан яки кан кисәкләре белән какрык чыккан очраклар да була. Табиблар аны как какыру дип атый, үпкәләрдә проблема булганда күзәтелә.
Әгәр кан кара-кызыл булып, азык кисәкләре белән яки кофе куесы сыман чыкса, димәк, ул ашкайнату трактыннан килә. Күп очракта кан какыру үпкәдә инфекция, ягъни плеврит яки пневмония булуын сөйли. Яман шеш, туберкулез яки үпкә шешү билгеләре дә булырга мөмкин. Какрыкта кан аз булып, үзегезне яхшы хис итсәгез, табибка язылыгыз. Ләкин кан күп килсә, хәлегез китсә, сулыш алу кыенлашса – «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратыгыз. 

Кан косу
Ашкайнату трактының өске өлешендә – үңәчтә, ашказанында яки уникеилле эчәктә кан киткәндә барлыкка килә. Җәрәхәт (язва) яки веналар өзелү сәбәп булырга мөмкин. Косканда кан кызыл, көрән яки кофе куесы кебек кара була. Кан төсе кай җирең җәрәхәтләнүгә бәйле: никадәр өстәрәк, шулкадәр ачыграк. 
Ашказанына борыннан яки авыздан кан эләксә, сирәк кенә кан косалар. Ашказаны-эчәктәге кан китү кебек үк куркыныч түгел анысы.
Кан күп косылса һәм шок билгеләре күзәтелсә, «Ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итегез:
* Еш, ләкин тирән булмаган сулыш.
* Баш әйләнү, көчле хәлсезлек.
* Томанлы итеп күрү.
* Аң буталу, һушны югалту.
* Салкын, ябышкак тир, агарып киткән йөз.

Сөйләм бозылу
Сөйләмдәге сәерлекләр шуңа карый. Кеше сүзләрне бутый, аңлаешсыз сөйләшә, әңгәмәдәшен аңламый һәм дөрес җавап бирми. Кайчак сөйләм бөтенләй югала. Язу һәм уку сәләтен югалту да сагайтырга тиеш. Инсульт аркасында баш миендә әнә шундый үзгәрешләр була.

Югары температура вакытында муенны бора алмау  
Монысы менингит билгесе – баш мие кабыгының инфекцион ялкынсынуы нәтиҗәсе. Ул ишетү сәләтен югалтуга, хәтер начараюга һәм хәтта үлемгә китерә.
Югары температура өстенә, муенны борып булмый. Менингит көчле баш авырту, яктылыкка сизгерлек, күңел болгану, кайчагында бизгәк тоту һәм тән тиресенең тимгелләр белән каплануы рәвешендә чагыла. Авыр очракларда кеше берничә сәгать эчендә үлеп тә китә.
Кинәт күз начар күрә башлый
Әгәр күз берничә минут, сәгать яки көн дәвамында күрми башласа, күрү сәләтен югалту кинәт дип билгеләнә. Сез тулысынча яки өлешчә, бер яки ике күз белән дә күрми башлыйсыз. Күз каршында томан яки кара таплар барлыкка килү дә шуны раслый.
Еш кына ул инсульт, күзнең челтәр катлавындагы тромб һәм җәрәхәтләр белән аңлатыла. Диагноз куеп, дәвалауга күчкәнче, шактый вакыт үтә, ул арада күзсез калуыгыз да ихтимал. Шуңа күрә сузмыйча тиз арада «Ашыгыч ярдәм»не чакырыгыз.       
  
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар