Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зөлфирә Шәйдуллина: «Мин баштанаяк гашыйк булдым»

Җырчы пар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина туенда яңгыраган кәләш сүзе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле. Зөлфирәнең матур ихлас сүзләрен текстка күчереп, сезгә дә укытырга булдык.  Монда калсын әле...

Җырчы пар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина туенда яңгыраган кәләш сүзе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле. Монда калсын әле...

«Безнең Алмаз белән танышып китү автобуста булды. Ике метрлы гәүдәдә сабый күңелен саклап кала алган бу егеттән Рифат Зарипов белән рәхәтләнеп көлеп бардык юл буе. Ә башта мең төрле уй: «Кара, мондый кеше дә була икән! Ничек шундый ихлас булып кала алды икән бу?» 
Таныштык. Очрашкалап та алдык. Ялганмады аралар... Бераздан концертларында җырлый башладым. Минем өчен бу бары эш кенә иде. Ә Алмаз тарафыннан ниндидер җылы җилләр исә. Кара, бу чукынчык әкрен-әкрен генә минем күңелне яуламакчы була түгелме, дип тә уйлап алам. Бергә булырбыз дип башыма да китермим. Бер зама-а-а-н Алмаз белән башка кызларның сөйләшүеннән ачуым кабара башламасынмы! Үз-үземне танымыйм, тузынып йөрим. Кыскасы, мин баштанаяк гашыйк булдым...
Аңлаштык, кавыштык. Әти-әнидән кулымны сорады. Тик, бер кулы белән бирсә, икенче кулы белән ала икән күкләр. Май аенда әтием китеп барды... Нәкъ шул мәлдә Алмазның дөньяда минем өчен бердәнбер һәм кабатланмас булуына инанганмындыр. Иң караңгы көннәремә кояш элүе, кабат яшәү матурлыгын күрергә өйрәтүе, кайгыга чумган чакта миңа гына түгел, әнием белән апама да терәк булуы өчен соңгы сулышкача рәхмәтле мин аңа. 
Бүген без бергә. Бүген безнең араларның мәңгегә дип ялганган көнебез. Алмазым! Синдәйләр башка юк. Һәм минем дөньядагы иң зур бәхетем – синең минеке булуың!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар