Быел Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия ШАКИРОВАның юбилее елы! Юбилей – артка борылып карап үткәннәргә бер күз төшерү, күңелдәге хатирәләрне барлау өчен бер сәбәп тә булып тора.
Бу хатирә – аларның – Җәвит белән Зөлфиянең мәхәббәт тарихыннан.
– Без Җәвит белән бала вакыттан ук бер-беребезне белеп үстек. Дөрес, ул мине бөтенләй башкача якын итеп күзәтеп йөргән, ә мин моны белмәдем. Үсә төшкәч, ул миңа мәхәббәт аңлата башлады. Тик минем күңелем ишекләре җиде йозакта – аларны ачып керергә бик авыр иде. Оныгым Сәмирә дә шундый менә...
Җәвит – бер алдыма, биш артыма төште – барыбер үзенә каратты. Мин бу вакыт Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегендә укыйм. Ә ул район үзәгендә эшли – район культура бүлеген җитәкли иде. Соңыннан исәпләп чыгарды: бер ел эчендә Уфага мине күрергә 266 тапкыр килгән Җәвит. Ул арада мин дә кайткалаган бит инде. Килә, икәү урамнарда йөрибез, «Снежинка» дигән кафеда туңдырма ашыйбыз, кинога кереп утырабыз... Ул кайтып китә башласа, икебез дә елыйбыз. Бер-беребездән башка тора алмый башлаган чаклар... Кайчак хәзер дә икәү шул кафега барып утырасы килә – иң тәмле туңдырма шунда иде. Автовокзалга барып, хушлашкан урыныбызда басып торасы иде... Кино кебек күз алдыма килә шул чаклар. 40 градуслы салкында да мин дип, Уфага килә иде бит Җәвит. Унтылар киеп! Элек бит транспорты да юк иде әле аның.
Башкарма комитететта эшләгәч, районда таныш-белеше күп Җәвитнең. Кызларны әйтмим дә! Бигрәк тә райпо кызлары якын итә иде аны. Һәрберсенең үзенә каратасы килә.
Яңа ел алдыннан, гадәттә, районга мандарин кайта иде бит. Җәвит райпога кергән дә аңа да 1 килограмм мандарин эләккән. Әмма бит аның мандаринны миңа да ашатасы килә! Икенче көнне иртән Уфага комсомол райкомыннан машина бар икән. Моны белгәч, Җәвит: «Миңа да урын булмасмы?» – дип сораган.
Урын табылган.
40 градуслы салкында юлга кузганлганнар болар. Ярты юлга – Кушнаренко дигән районга җиткәч (шагыйрь Рәдиф Гаташның туган ягы ул), машиналары ватылган. Кушнаренко районының райкомына кереп, комсомол райкомыннан машина сорап, юлны дәвам иткәннәр. Уфага килеп җиткәч, юлдашлары үз эшләре белән китә, ә Җәвит минем янга дип тулай торакка килә. Ә мин бүлмәдә юк! Ризван Хәкимовларга җыр өйрәнергә киткән идем. Бу мине көтеп йөри-йөри дә, кайтмагач, мандариннарны калдырып, китеп бара.
Ризванның хатыны Нәфисә:
– Бу 40 градуслы салкында мин сине урамга чыгармыйм, бездә каласың, – диде.
Мин шулай итеп кунып калдым, иртән укуга алардан гына бардым.
Икенче көнне лекцияләрдән соң тулай торакка кайттым. Бүлмәгә керсәм ниндидер тәмле ис бар. Мандарин исе бит бу!
Без өч кыз тора идек. Берсе – башкорт кызы, икенчесе Чабаксардан, чуаш кызы.
– Кызлар, миңа гына тоеламы соң? Мандарин исе килгән кебек... Кайдан алдыгыз? – дим.
Икесе дә эндәшмәде. Иңбашларын гына җыерып куйдылар.
Икенче көнне «переговорный пункт»ка Җәвиткә шалтыратырга киттем. Тоташтырдылар.
– Ничек хәлләрең? Сездә дә суыкмы? – дим.
Ул соравыма җавап бирмәде, үзе сорау арты сорау тезә башлады:
– Син кичә кайда идең? Көттем-көттем кайтмадың... Мандариннарны ашадыңмы? Тәмле булдылармы? – ди.
– Нинди мандарин? – дим аптырап.
– Мин бит кичә сиңа бер килограмм мандарин калдырдым, – ди ул.
Димәк, ялгышмаганмын! Аңлашыла башлады...
– Чынлап та ашамадыңмы? – ди һаман да миңа ышанмыйча.
– Исен сиздем... Кызлардан сораган идем, тик алар берни дә әйтмәде, – дим.
Мандарин янында әле конфетлары да булган икән. Берне дә кабып карамаганыма барыбер ышанмады.
Кайттым да бүлмәгә:
– Кызлар, Җәвит бит мандарин китергән булган, – дим.
– Китергән ие шул... Тик без ашап кына карыйк, дидек тә, туктый алмадык инде, – диләр болар икесе беравыздан.
Ашаганнар да бетергәннәр! Берне дә калдырмаганнар!
Ә Җәвитнең миңа шул зыкы салкында мандарин китерүе – мәхәббәт булган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк