Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

ТМТV премиясе бирү тантанасы: эт иярткән Иркә, мунча халаты кигән Лилия Хәйруллина, күңеле тулган Әнвәр Нургалиев

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә, ниһаять, концерт. Моңа кадәр дә анда тантаналар узды узуын, әмма аларга белүемчә, түрәләр, чакырылган кунаклар гына килде. Ә «Барс Медиа» үткәргән ТМТV музыкаль премияләр бирү тантанасына билет сатып алып, теләгән һәркем бара алды. Күргәзмәләр үзәге Казаннан 20 чакырымнан артык читтә, аэропорт янында урнашкан. Компания бу ягын уйлаган – шәһәрдән махсус трансфер оештырган. Ә Башкорстанда яшәүче җырчыларга концерт залы урнашкан урын бик җайлы булып чыкты. Айдар Галимов белән Ришат Төхвәтуллин аэропорттан туп-туры концерт залына килеп кергәннәр.


«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә, ниһаять, концерт.  Моңа кадәр дә анда тантаналар узды узуын, әмма аларга  белүемчә, түрәләр, чакырылган кунаклар гына килде. Ә «Барс Медиа» үткәргән ТМТV музыкаль премияләр бирү тантанасына билет сатып алып, теләгән һәркем бара алды. Күргәзмәләр үзәге Казаннан 20  чакрымнан артык читтә, аэропорт янында урнашкан. Компания бу ягын уйлаган – шәһәрдән махсус трансфер оештырган. Ә  Башкорстанда яшәүче җырчыларга концерт залы урнашкан урын бик җайлы булып чыкты. Айдар Галимов белән Ришат Төхвәтуллин аэропорттан туп-туры концерт залына килеп кергәннәр. 


Кызыл келәм һәм алкышлар 
Тантана елдагыча җырчыларның кызыл келәмнән узуы белән башланды. Биш сәгатькә сузылган тантананы Раяз Фасыйхов белән Алинә Шәрипҗанова ачып җибәрде. Алар артыннан ук башкорт  җырчысы Азалия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты  Роман Плеханов бер-бер артлы чыгып татарча җыр башкарды. Романның татар җырын бер акцентсыз башкарып чыгуы сокландырды.  Икенче бүлектә Казакъстанда туып-үскән  Шаһзат Разметов  та Тукай телендә җырлады. «Барс Медиа» шул рәвешле бер  милләт халкының да татар моңына битараф калмавын күрсәтергә теләде булса кирәк. Концертта танылган җырчылар да,  балкып килүче яшь йолдызлар да чыгыш ясады. Барлыгы кырык җырчы  премиягә лаеклы дип табылып, статуэткалар белән бүләкләнде.

 Иң җылы кабул ителгән чыгышларның берсе  Татарстанның халык артисты  Айдар Галимовныкы булды. Концертның беренче бүлеген тәмамлаган Айдар абыйны бик озак алкышларга күмделәр. Концертны бизәгән  Филүс Каһировка, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллинга да жәлләмәделәр алкышларны. Рифат Зарипов чын фурор ясады. Халык ярата аны. Тавышы да табигый, җырның  сүзләре дә мәгънәле (Концертның икенче көнендә иртән торып чәй әзерләгәндә «Туганнар» җырын авыз эченнән генә көйләп йөрисең икән, димәк, җыр үтеп кергән!), үзе дә: «Менә мине карагыз! Мин нинди шәп», – дип түгел, тамашачыны яратып, күңеленә үтеп керим әле дип эшли. Тамашачы акыллы ул. Сизә! 


Иркәнең тавышы да һаман колакта яңгырап тора. Көчле тавышлы, көчле рухлы җырчы. Узган ел үзенә булган һөҗүмне (татар эстрадасы соңгы елларда сугышсыз яши алмый башлады!) шәрехләмичә генә уздырды, концертлары да гөрләп барды. Быел, бәлки, шуңа да кызыл келәмнән бозау кадәр эт җитәкләп, кара күзлек кигән тән сакчылары белән узды. Татар шоу-бизнесында башкача булмый янәсе. Мондый дәрәҗәдәге  концертларда, гадәттә, саллы җырчылар гына икешәр җыр башкара. Быел Иркә  сәхнәгә төркеме белән чыгып ике җыр башкарды. Зәйнәб кадәр Зәйнәб бары бер җыр җырлады. 
Тагын бер истә калган чыгыш – эстраданың иң эффектлы блондинкасы Айлинныкы. Дөрес, ни турында җырлаганын хәтерләмим, әмма чибәрлеге, зифа  буе, зефир кебек кабарып торган озын юбкасын сәхнәдә чишеп җибәрүе, гәүдәсенә сыланып калган күлмәге истә. Хәзерге шоу-бизнеста бу иң  мөһим пунктларның берсе шул!

 


Югалып торган артистлар да кире кайткан бит әле. Ринат Рәхмәтуллин белән Indi VA. Соңгысы кияүгә чыгып, бала тапса да, образын үзгәртмәгән, һаман да шул саридан, тавышы гына тагын да нечкәргән бугай. 


Хайпмы, яңа модамы?

Без хәзер барыбыз да хайп корбаннары. Халык теленә керер өчен, инстаграмда караулар, лайклар җыяр өчен ниләр генә эшләмибез. Аеруча, җырчылар тырыша. Бәлки, үз өсләрендә эшләргә, киенү стилен өйрәнергә, вокал белән шөгыльләнергә вакытлары да, теләкләре дә калмыйдыр. Гафу итегез, хөрмәтле тамашачылар, аларны концертларына сатып алган билетларыгыз гына түгел, инстаграмнарындагы рекламалар,  челтәрле маркетинглары да туйдыра. Подписчиклар  җыю һәм аларны тотып тору зур көч һәм вакыт сорый. Адым саен хайп та ясап булмый бит әле ул.  Шуңа да Лилия Хәйруллинаның кызыл келәмгә чәченә сөлге урап, мунча халатыннан (дөрес, шунда чишенеп тә ташлады – кыска гына кызыл күлмәктән калды), Илсур  һәм Гөлназ Шәрипҗановларның сәхнәгә  бала-чагалар кебек киенеп (алар а-ля 90 нчы еллар атмосферасын тудырырга тырыштымы соң?!)  

 

Баһларның ялтыравыклы традицион концерт күлмәге киеп,  тупас кара күзлектән чыгуларын  башкача аңлатып булмый. Җырчыларның үзләрен дә инстаграм йотты бугай. Мәсәлән,  Ләйсән Гыймаеваны соңгы бер елда җырчы итеп түгел, Җиләк Кычытканова, Дивания Критиковна образлары аша беләбез.  Шуңа да сәхнәдә җырлаганда инстаграм образы күз алдыннан китмәде. Бәлки, Ләйсәнгә бер театр актеры кебек программалар эшли башларга, моноспектакльләр куяргадыр?! Булдырыр иде, чөнки анда артистлык сәләте  көчле. 

 


Куелмаган нокта
Өч мең тамашачы сыйдырышлы концерт залына, коронавирус аркасында ике мең билет кына  сатуга чыккан. «Барс Медиа» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Камил Гәрәев  сатуга чыккан барлык билетлар да сатылып бетте, дип әйтте. Билет бәясе 700 сумнан 4000 меңгә кадәр иде. Чынлап та, зал тулы халык. Ерактан караганда сәхнә бик кечкенә күренә. Ә анда чыгып җырлаган артист балконда утыручыларга төртке булып кына тоелгандыр, мөгаен. Оештыручылар нигәдер сәхнәдәге зур экраннарны җырчыны бөтен залга күрсәтү өчен файдаланмаган иде. 


Концертны хәзер инде Салават тәмамламый, чөнки ул мондый концертларга йөрми. Бу  җитди һәм мәртәбәле вазыйфа Элвин Грей белән Әнвәр Нургалиевка (икесе дә Башкортстанда яшәүчеләр!) бирелде. Татарстан тамашачысын сагынган Элвин Грей (аңа Татарстанда концерт бирү тыела, әмма ул киләсе елдан гастрольләрем башланачак дип сүз бирде)! Бөтен коллективы белән чыгып,  тере тавышка ике җыр башкарды. Тамашачы да сагынган,  балконда утыручылар аңа кушылып җырлап та алды. Әмма Элвин Грейга яңа җырлар җитми.  Бу  тамашачыларның  үз-үзен тотышыннан ук сизелә.  Ул җырлый башлауга сикереп торып биючеләр күренмәде. Хатын-кызлар җырчысы булган Әнвәр Нургалиев та сары костюмын киеп беренче тапкыр Казанда чыгыш ясаган вакытта зал сикереп торып биергә керешкән иде. Бу юлы кымшанмадылар. Аның  иҗатын яратучылар өчен зур сөенеч тә булды югыйсә. Республиканың Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева аңа Татарстанның атказанган арттисты исемен тапшырды.  

 

Әллә дөрес җырлар сайламаган, әллә авырып киткәнме (бүләк алгач, традицион рәхмәт  сүзләрен әйткәндә ул гел борынын тартты.  Әллә күңеле тулып киттеме?!), элекке энергетиканы бирә алмады кебек. Аннан соң супер популяр булган ике җырчы да башкаларга караганда залдагы колонкалар аша музыкаларын бөтен көченә яңгыратты. « Даң-доң»  җырларын, кызганыч,  «үтерде».  Әллә стадион белән концертлар залын бутадылар, әллә тавыш режиссеры алҗып китте. Соңгы нокта эффектлы булмады.  «Фирдүс Тямаев җитмәде монда», – диючеләр дә булды. «Энергетика патша»сы залны нишләткән булыр иде, анысы әлегә билгесез. 


Беренче коймак төерле була, диләр. Миңа калса, артык төерләр булмады. Өр-яңа  залда тамашачыга энергетика бирә торган тагын да күбрәк  яңа җырчылар барлыкка килсен иде. Өч мең халык килеп, шушы залларда аларны  утырып тыңласын иде. Тамашачы тугры ул. Еракта урнашкан концерт залына да йөрми калмас!  Дөньялар имин булсын да, «барс»лар халыкка бәйрәм ясап торсын. 
 

Автор фикере белән редакция фикере туры килмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АЙДАР Галимов та Башкортостанда йэши

    Хәзер укыйлар