«Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре татар эстрадасы йолдызлары катнашында ачык һава форматында бушлай концерт бүләк итте. Тамашачыларның саны дүрт сәгать дәвамында артканнан-артты. Рәсми мәгълүматлар буенча, концертны карарга дип берничә дистәләгән мең кеше килгән.
«Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре Татарстан көненә зур музыкаль бәйрәм – татар эстрадасы йолдызлары катнашында ачык һава форматында бушлай концерт бүләк итте. Дүрт сәгать дәвам иткән концертны карарга дип барлыгы ун меңнән артык тамашачы җыелган иде. Тамашаны карар өчен «Казан» гаилә үзәге янында торучылар гына түгел, Татарстанда яшәүче төрле районнардан да килүчеләр бар иде.
Җәйне «Татар радиосы» концертыннан башка күз алдына да китереп булмыйдыр, мөгаен. Концерт башланырга бер сәгать кала ук тугры тамашачы «Казан» гаилә үзәгендәге мәйданчыкта җыела башлаган иде. Тамашачыларның саны дүрт сәгать дәвамында артканнан-артты. Рәсми мәгълүматлар буенча, концертны карарга дип берничә дистәләгән мең кеше килгән. Бушлай тамаша беркемне дә битараф калдыра алмагандыр, күрәсең.
Яшь кызлар белән дә сөйләшеп алырга туры килде. Cтудент кызлар Халисә белән Оксана Теләче районыннан махсус шушы концерт өчен килеп җиткәннәр.
– Татарча җырларны яратабыз. Фирдүс Тямаев, Марат Яруллинны тыңлыйбыз. Кушылып та җырлыйбыз, биибез дә! – диде алар.
Флүзә концерт турындагы игъланны очраклы гына күреп алган. Тегендә-монда барырга план кормагач, концерт тыңларга килгән.
– Татар эстрадасын яратам. Әйе, гел бер үк төрле алып баручылар, әмма алар миңа ошый. Артистлар тормышын күзәтеп барам, – ди ул.
«Барс медиа» холдингының башкарма директоры Зәринә Шакирова әйтүенчә, ачык һавада концертлар кую традициясе 2001 елдан башланган. Ул вакытта концерт Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында оештырылган булган. 2019 елда «Горки-Әмәт урманы» паркындагы концертка 20 меңнән артык кеше килгән. 2020 елдан 2022 елга кадәр фестиваль эпидемиологик чикләүләр аркасында үткәрелмәгән.
Ачык һавада дәвам иткән тамашаны ТМТВ «Балалы Солянка» балалар премиясе лауреатлары ачып җибәрде. Тамашачыларның яраткан алып баручылары – Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев концертны үзенчәлекле алып бару осталыклары белән бизәп тордылар. Алай гына да түгел, концертның төп хедлайнеры – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды.
Бәйрәм концертында Илнат Фәрхуллин, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Айдар Рәкыйпов, Ильмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Зәринә Асылкаева, Илдус Садыйков, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Таңсылу, Гөлназ һәм Илсур Шәриповлар, Илгиз Шәйхразиев, Анастасия Макарова һ.б. катнашты.
– Урамда, ачык һавада үткәрелә торган чаралар шулкадәр күп җыелды. Горки-Әмәт паркында, Кырлай паркында эшләп карадык. Сыешып булмады – күбрәк кеше сыйдырылышлы мәйданчык кирәк, дидек. Шуннан соң ачык һавадагы концертны «Казан» гаилә үзәге янында уздырырга булдык, чөнки Казанның барлык төп чаралары монда уза. Бу урын халыкка килер өчен дә уңайлы, аннан соң, Казан шәһәрен дә карар өчен менә дигән мәйданчык, – диде «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев.
Әйтүебезчә, тамашаның иң көтеп алынган кунагы – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык.
– Фирдүс, җәйләр ничек үтте?
– Аллага шөкер, җәйләр матур үтте. Концертларга, яңа проектларга әзерләнәбез. Быел, ниһаять, «Барс медиа» компаниясе белән чынлап торып эшли башладык, чөнки без казанда кайныйбыз. Язылган җырлар, эшлисе эшләр күп. Матур гына, бергәләп эшләргә исәп бар. TMTV белән «Мин бит сине өзелеп яратам» җырына клип та төшерәбез.
Быел 15ләп Сабан туе булды. Хәзер күп кенә егетләр-кызлар, иганәчеләр авылларына, районнарына артистларны чакыра. Ачык һавада кичке концертлар модага кереп китте. Халык тормыш зарыннан арынып, рәхәтләнеп ял итә. Безнең бурыч – сәхнәгә чыгып, матур итеп чыгыш ясау, тамашачының күңелен яулау.
Бу концертка килгән халыкны күреп шаккаттым, шатландым, афәрин. Эш көнендә, салкынча һава торышында халык ял итәргә чыккан. Татар халкы эшли дә, ял итә дә белә, – диде җырчы һәм меңләгән халыкны үзенең кабатланмас тавышы белән сөендерергә ашыкты. Фирдүс Тямаев чыгышында халык янына ук якын килде – алар янына төшеп, хор белән бергәләп җыр башкарды. Моны, әлбәттә, беркем дә көтмәгән иде. Дистәләгән мең кешенең Фирдүс Тямаевка кушылып җырлавын хәтта тәртипне саклау хезмәткәрләре дә шаккатып карап торды.
Һава торышы җылы кебек тоелса да, кичкә таба Казансу ягыннан бертуктаусыз салкын җилләр исте. Алай да, халык өчен дә, артистлар өчен дә концертны бер сулышта узды, тамашачылар артистларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Фирдүс Тямаевның чыгышы иң истә калганнарның берсе булгандыр, мөгаен. Аның көчле тавышы бар Казанга яңгырады дисәк, ялгыш булмас. Мондый татар концертлары Казан, Татарстан тамашачысы өчен бик тансык булган икән. Бу үзенә күрә татарларның берләшүен, татар теленең яшәвен, татар рухының сүнмәвен хәтерләтте. Татарча концертлар алга таба да дәвам итсен, халкыбызны сөендереп торсын иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк