Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар эстрадасында яңалык! «Миләшләрем», «Аерылмагыз» җырлары хуҗалы?!

Халык арасында танылу алган әлеге җырларны Лейна лейблы сатып алган. 


Дүрт ел элек «Малай на белом барсе» дигән җыры белән танылу алган Ләйна да ретро җырларга мөрәҗәгать итәргә булган. Башка җырчылар кебек, заманча аранжировка ясатып, җырлап кына калмыйча, бу җырларга авторлык хокукларын сатып алган. Авторлык хокуклар ят булган татар җәмәгатьчелегендә бу зур шау-шу куптарган.

Хәзер әлеге җырларны  мәҗлесләрдә өстәл артында да җырларга ярамыймыни инде, дип хафага төшүчеләр дә бар. Бигрәк тә «Аерылмагыз» җыры һәр мәҗлеснең йөзек кашы. Аны һәрвакыт  табын артында утырганда бәйрәмнәрдә җырлыйлар.

   
Җыр Ләйна лейблыныкы булгач радио-телевидениеләрдән Асаф башкаруында «Аерылмагыз», Алсу Хисамиева башкаруында «Миләшләрем» җырын да ишетә алмаячакбызмы? 


      Җырчының продюсеры җырчы Гүзәлия: «Әлеге җырчылар башкаруында җырларны эфирга куярга була. Ә ротациягә бирергә ярамый, чөнки җырлар безнеке», – дип белдерде. Димәк, әлеге җырларны башка җырчылар җырлый алмаячак, ә гаилә бәйрәмнәрендә җырларга ярый. 

Фото җырчының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар