Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Шоумен Зөлфәт Зиннуров  өченче тапкыр әти булырга җыена

Ул да гаиләсе белән  бәби-пати уздырган, әмма серне  саклап калган.


Ул да гаиләсе белән  бәби-пати уздырган, әмма серне  саклап калган.

Хәзер  туачак баланың җенесен хәбәр итүне зур бәйрәмгә әйләндерделәр.  Моны бигрәк тә татар эстрада җырчылары еш куллана. Махсус бәйрәм ясап, социаль челтәрләренә элеп, кемне көтүләре турында хәбәр итеп, шатлыклары белән уртаклашалар. 


 Гөлназ белән Зөлфәт Зиннуровлар да бәби-пати уздырганнар. Әмма Зөлфәт һәрвакыттагыча мөгез чыгармый калмаган. Кызмы, малаймы дип язылган кабартылган шарны тишеп, аннан алсу йә зәңгәр конфеттилар коелганны төшергән фотоны аклы-каралы итеп ясаган. «Аллага тапшырып, өченчесе артыннан киттек әле», – дип язган шоумен, әлеге фото белән бүлешеп. 

Шулай итеп, бәйрәм дә булган, сер дә чишелми калган. Зөлфәтнең социаль челтәрләрдәге  язылучылары: «Кем булса да булсын, сәламәт  бала булып тусын», дип, изге теләкләрен язалар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар