Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов авыр хәлдә хастаханәгә эләккән

Бүген төнлә Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.

Ришат Фазлыйәхмәтов авыр хәлдә хастаханәгә эләккән: хәле авыр.
Бүген төнлә Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта җырчының Инстаграм битендә билгеле булды.
 – Хәлем бик мактанырлык түгел. Зарланмыйм, догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булырмын. Тәтишкәм янәшәмдә. Телефон аңарда, – дип хәбәр ителде. 
Аңлашылганча, Ришатның хәлләрен аның хатыны җиткереп бара. 
– Әлегә сөйләшә алмый. Өч көнгә беренче тапкыр биш калак аш ашады һәм чәй эчте. Әлегә аның хәлен әйтә алмыйм. Дога кылам һәм Аллаһтан сорыйм. Ришатны авырлыклардан, авыртулардан, күз тиюләрдән, көнче начар кешеләрдән сакла. Җиңеп чыгарга көч бир аңа, – дип язган Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат, исэн сау сине сэхнэлэрдэ курергэ язсын ходаем

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэн сау булып ?терелеп чыгыгыз ? бер Аллабыз Ярдэменнэн ташламасын ???

      Хәзер укыйлар