Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рим ХӘСӘНОВ тормышыннан кызыклы 15 факт

Сез Башкортстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим ХӘСӘНОВ Сидней технология университетында әдәби инглиз телен өйрәнеп, диплом алуын белә идегезме? Бүген ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рим ХӘСӘНОВ тормышыннан кызыклы 15 факт.

Бүген Башкортстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим ХӘСӘНОВ үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Халкыбызны «Кышкы романс», «Өфе юкәләре»,  «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Әкълимә», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Дусларыңны онытма», «Сиңа килдем, иркәм» кебек популяр җырлары белән сөендергән композиторны күркәм юбилее белән котлыйбыз! 
Матур җырларын көтеп калабыз!

1. Вундеркинд булып, 5 яшеннән сәхнәдә җырлый башлый, 6 яшеннән әтисенең скрипкасында уйный, ноталарны үзлегеннән өйрәнә.
2. Бишенче класста укыганда мәктәптә ансамбль оештыра. Гармун, гитара, баян, скрипкадан тыш, ксилофон – су тутырылган төрле шешәләр дә музыка коралы хезмәтен үти.
3. Башкортстанның Благовар районы Язык авылында туган Рим кечкенәдән күрше авылда яшәүче рус немецларының балалары белән аралашып үсә, алардан немецча сөйләшергә өйрәнә.
4. 1964 елның августында йолдыз булып уяна. Бер көнне телевизордан «Әкълимә» җырын башкара, ә берничә көннән инде ул җыр бөтен Башкортстан, Татарстанда популяр булып китә.
5. «Кышкы романс», «Юкка түгелдер» җырларын Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә иҗат итә.
6. Берара чит илдә, Австралиядә яшәп ала. Анда Рон Роджерс дигән шагыйрь белән аралашып, 30 дан артык җыр иҗат итә. Ул җырлар Австралиядә популяр.
7. Сидней технология университетында әдәби инглиз телен өйрәнеп, диплом алып чыга.
8. Илһам Шакиров белән дус була. Илһам Уфага килеп төшү белән: «Кайда башкорт малае Рим Хәсәнов? Нигә ул мине каршы алмады?» – ди торган була.
9. «Сагыну» җырын иң беренче булып Әлфия Афзалова башкара.
10. Сиднейда төнлә уянып китеп, приемниктан эфирдан туган телендә сөйләшүләрне ишетеп ала һәм Кармасан буйларын, туган авылын сагынып елый.
11. «Өфе юкәләре» җырын Уфаны яратудан туган.
12. 2000 нче елларда гаиләсе белән берничә ел Мәскәүдә яшәп ала.
13. Мәскәүдәге кыйммәтчелек, акча җитмәүдән, метро станцияләрендә гармунда уйнап, җырлап та акча эшләргә туры килә аңа.
14. Җырчы Алсу өчен 7 җыр яза. Аның тавышын, матур тембрлы, киң диапазонлы дип, югары бәяли.
15. Ул Россия Язучылар берлеге әгъзасы да. Шигырьләрен Нил Ремизов әдәби тәхәллүсе белән иҗат итә.

Фото: https://www.bashinform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар