Рәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”

Билгеле булганча, җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия Мансур биш
кызны авырлык белән ялгызы гына тәрбияләгән. Кызлары һәрвакыт искәрткәнчә, әни
кешегә ничек кенә авыр булмасын, бервакытта та сер бирмәгән, “балаларым” дип
яшәгән. Кызларның иң өлкәне Рәфинә менә шундый җылы истәлеге белән уртаклашты.
– Ел саен каникулларда, әниебез без – биш кызны, Казан чыршысы карарга алып килә иде, – ди ул. – Иң элек ярты автобусны тутырып авылдан Арчага киләбез, аннары электричка белән Казанга. Компрессор станциясендә төшеп, 5 нче трамвайга төяләбез дә, Карл Маркс урамында яшәүче туганнарыбызга кереп тулабыз. Чәйләп, тамак ялгап алганнан соң җәяүләп кенә НКЦ янындагы үзәк чыршыга барабыз. Ниһаять, без чын чыршы тирәсендә чын кешеләр булып йөрибез! Атлар, понилар, баллы мамык, дөя дә бар хәтта – болар барысы да түләүле, без сорамыйбыз, чөнки әнидә акча юк икәнен беләбез.
Сеңлем Резеда кечкенәдән үк атларга гашыйк булганга күрә, атта йөрергә теләк белдерде. Бер әйләнеп чыгу – 20 сум. Əни белә: беребез утырса, барыбызга да кирәк, шуңа күрә риза түгел. Алай да Резеда «җиңде», хәйран гына елап әнинең күңелен эреткәч, өлкән кызлар буларак, безнең икебезгә атка атланып берәр түгәрәк ясарга рөхсәт булды.
Кабат шушы маршрут буенча авылга кайтып китәбез. Анда безне торбадагы су катмасын дип, «фитильгә» куеп киткән салкынча өебез һәм Мырауҗан исемле песиебез сагынып көтеп тора...
Без балачакта бөтен нәрсә «тәмле» иде, тансык иде, шуңа күрә кадере бар иде.. Бу хатирәләр өчен без әниебезгә бик рәхмәтле.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.