Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Ретро җырларга гашыйк без...»

Моңга гашыйк, татар ретро җырларын кабат популярлаштыруны максат итеп куйган, музыкаль белемле, милли җанлы, затлы җырчы парлар – Азат һәм Алинә Кәримовларны тамашачы аеруча үз итә. Алар, сәхнәдә җырлаудан кала, халыкның яраткан тапшыруы «Җырлыйк әле!»нең алып баручылары да. Бик тә җылы, гади, шат күңелле, бер-берсен тулыландырып торган күркәм гаилә белән сөйләшәбез.


Моңга гашыйк, татар ретро җырларын кабат популярлаштыруны максат итеп куйган, музыкаль белемле, милли җанлы, затлы җырчы парлар – Азат һәм Алинә Кәримовларны тамашачы аеруча үз итә. Алар, сәхнәдә җырлаудан кала, халыкның яраткан тапшыруы «Җырлыйк әле!»нең алып баручылары да. Бик тә җылы, гади, шат күңелле, бер-берсен тулыландырып торган күркәм гаилә белән сөйләшәбез.


 Сез миңа бал кортларын хәтерләтәсез: һаман эштә, һаман каядыр ашыгасыз. Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә ашыгып-ашкынып яшәвегез сизелде. Килешәсезме?
Алинә: Дөрес уйлыйсыз, без һәрвакыт каядыр ашыгабыз. (Көлә.)
Азат: Тормыш ашыктыра! (Бик җитди итеп.) Хәзерге дөнья темпларында башкача яшәү мөмкин түгелдер дә ул: әз генә тукталып торсаң, хәзер тузан баса. Мин үзем ашыгучанрак шул. Гадәтем шундый. Аннан соң хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Мөмкинлек булганда, тамашачыбыз хезмәтебезне югары бәяләгәндә, яшьлек дәрте барда милләтебезгә хезмәт итеп калырга кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты...

 


Сез – ретро җырларга өстенлек бирүче җырчы пар. Әти-әниләребез мәҗлесләрдә җырлаган җырлар, ни генә дисәк тә, күңелгә якын шул...
Азат: Бәхетле чорга эләгеп калдык. Без үскәндә халык җырларын радио-телевидениедән күп яңгыраталар иде. Шуларны тыңлап һәм җырлап үстек. Ана сөте белән кергән инде ул. Шуңа күрәдер, мелодик мәгънәсе булган җырлар ошый. Ретро җырлар – нәкъ әнә шундый. Бүгенге көндә иҗат ителгән күпчелек җырлар гармонияле түгел.  Тирәнлек юк. Чыктым аша күпер дип сөйләшкән кешеләрне тыңлыйсы килми бит, җыр дөньясында да шулайрак. Профессиональ белемебез ясалып бетмәгән җырларны кабул итәргә ирек бирми. Консерваториядә белем алуыбыз иҗатыбызга тәэсир итми калмый, билгеле. Элекке җырларның тәмен беләбез. Алар тел, дин кебек үк: ата-бабаларыбызның безгә бүләк иткән мирасы. 


Иҗат дөньясына кереп китәргә икегезгә дә әби-балаларыгыз этәргеч биргән дип беләм.
Алинә: Мин Түбән Камада туганмын. Икенче класста укыган чакта әнинең авылы Сарман районы Сарайлы авылына күченеп кайттык. Анда әби-бабай тәрбиясе инде. Безнең буын кешеләре күбесе шулай үскәндер. Әби мине гел җырлата иде. 
Азат: Бабай минем өчен бабай да, әти дә булды. Бик легендар кеше иде ул. Хәтта Минзәлә театрында да эшләгән. Ике тапкыр Ватан сугышына барып кайткан. Һөнәрле иде ул минем. Үзе скрипка ясап, уйнарга өйрәнгән, оста гармунчы. Мине кечкенә чакта ук көзге каршына утыртып, гармун уйнарга өйрәтте. Яшьлегендә җырлаган җырларны бик ярата иде. Шулар күңелгә кереп калган. Бабайның таланты әнигә күчкән. Әнием Мөслим районының танылган җырчысы иде. Сәхнәгә мәхәббәт әнинең карынында чакта ук тугандыр, мөгаен. Бергә җырлап йөргәнбез бит. 

 


Сезне халык «Җырлыйк әле!» тапшыруы аша да белә. Яраталар. Бик җылы алып барасыз. Телевидениегә ничек килеп эләктегез? 
Азат: Нәҗип абый Бәдретдинов белән электән үк таныш идек. Безнең белән сөйләшеп йөреп, дөньяга карашыбызны, татар җырына мөнәсәбәтебезне тоемлагандыр, күрәсең. Кастингка чакырды. Бүгенге эстрадада җырлаган парлар арасыннан безне сайладылар. «Алып бару осталыгы үзеннән-үзе килер, уенчылар белмәгән җырларны тере тавышка җырлап күрсәтү мөһим», – диде Нәҗип абый. Ә без аны булдыра алабыз. Инде җиде ел әлеге проектта. Чын халыкчан ул. Айдар абый  Фәйзрахманов алып барган тапшыруны кабул итеп алу горурлык инде. Шуңа күрә бар җаныбыз белән эшлибез. 


Алинә, тавышың Хәния Фәрхинекенә охшаган диләрме сиңа?
Инстаграмга берәр җыр куйсам, тавышың охшаган, дип күп язалар. Мин моны комплимент итеп кабул итәм. Бөтенесе булмаса да, түбән ноталар охшагандыр.  Хәния апа да түбән тавышлы иде. Тавышта охшашлык булу зур җаваплылык өсти, билгеле. Татар халкының сандугачы иде бит Хәния апа. 

 


Көндәлек тормышта икәүләп җырлыйсызмы?
Алинә: Ике тональностьта җырлыйбыз. (Көлә.) Гадәттә, җырлый-җырлый ашарга пешерергә яратам. Шул вакытта Азат та миңа килеп кушыла. 
Сез – тәүлек әйләнәсендә бергә. Бер-берегездән арымыйсызмы? Әле бит телегездә һаман «матурым» да, «җаным»...
Азат: Исем белән эндәшә башласак, бетте инде. Димәк, кемдер гаепле. (Көлә.)


Ә сәхнәдән ничек ял итәсез?
Табигатькә чыгарга яратабыз. Көч бирә ул безгә. Мин Мөслим районында Ык буенда үскән малай бит. Балык тотарга бик яратам. Бу шөгыльне Алинә дә үз итте. Бергәләп палаткалар алып йөрибез. Балык тоту дөньяларны оныттыра ул. 


Азат, син әле аранжировкалар остасы да, үз студияң бар. Киләчәктә үзегезне кем итеп күрәсез?
Азат: Кайчандыр татар эстрадасында яхшы җырлау да яраган булса, хәзер барысын да колачларга кирәк, сәхнәдә җырлау гына бик аз. Һәр музыканың  яңгырашын белеп, заман таләпләренә туры китереп, безнең милләткә хас моңны югалтмыйча җырларны эшкәртү өчен аранжировка дөньясын өйрәнергә булдым. Һәрнәрсә ягымлы булырга тиеш. Җыр гармонияле булсын ул. Шул вакытта гына тамашачы яшәтәчәк аны. Бик ләззәтләнеп өйрәнәм бу эшне. Үзебезнең иҗатыбызны тагын да үстерү өчен тырышам. Киләчәктә күпсанлы үз тамашачысы булган җырчылар  булсак иде. 
Алинә: Консерваториядә опера классында укысам да, үземне операда күрмим.  Белем бервакытта да комачауламый. Әгәр дә опера сәнгатендә күреп алучы булса, миңа ышаныч белдерсәләр, тырышып карыйсым килә килүен.  Шулай да  күңелемә ретро җырлар бик якын. Безнеке инде алар!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар