Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана: «Иремне төшемдә күрдем»

   Казанның халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында  Милли китапханәдә  легендар җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды.


   Казанның халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында  Милли китапханәдә  легендар җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды.  Очрашу Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылган.  Чарага Ренат Ибраһимовның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре,  гомумән, артистның талантына битараф булмаган тамашачылар җыелды.  Мәскәүдән кайткан кунаклар арасында Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана да бар иде. 


   –  Бу очрашуга  барлык эшләремне ташлап кайттым, – дип сөйләде Светлана.  Бик дулкынланам, ике көн йоклый алмадым. Кызганыч, балалар кайта алмады, мәктәптә укулар башланды.  Хәзерге көндә миңа бик авыр, иремне югалтуымны яңа гына аңлый башладым, бугай... 


    Светлана күптән түгел генә ирен төштә күрүен әйтте: «Ул минем төшемә  бик матур итеп керде. Яшь икән, чәчләре озын, үзе елмая». Ире турында сөйләгәндә Светлана ханымның иңнәре калтырап китте,  күзләре яшьләнде: «Сәхнәдә чыгыш ясаганда еламасам ярар иде», – дип әйтеп куйды ул.
   Ренат Ибраһимовның хатыны очрашуга мөселманча киенеп кайткан: башында алтынсу чалма, өстенә караңгы зәңгәр төстәге костюм кигән.

Белгәнебезчә, артист гаиләсе  ислам кануннарын төгәл үтәргә тырыша: уразаны калдырмыйлар, биш вакыт намазны үз вакытында укыйлар. 
   Бәйрәмдә артистның туганы Айсылу Чижевская  бик матур киенгән балалар ияртеп  килгән. Айсылу ханым турында белмәүчеләргә мәгълүмат: Айсылу үз баласы белән беррәтән, балалар йортыннан тәрбиягә алты бала алган. 


– Безнең гаиләне кайгылар сырып алды...  4-5 ай эчендә берсе артыннан берсе туганнар китеп барды.  Абыем китте, аннан – апам, аннары тагын бер апам вафат булды. Әтием үлде, озак та тормый әни якты дөнья белән хушлашты. Инде Ренат абый вафат булды. Исәннәрдән беркем калмады. Исән чакта бер-беребезнең кадерен белеп бетермибез шул. Хәзер йөрәктә зур үкенеч калды: Ренат абый белән исән чагында аз аралаштык, – диде ул.
  Айсылу ханым Ренат Ибраһимовның исемен мәңгеләштерү буенча фикерләре белән уртаклашты: «Ренат Ибраһимов исемендәге мәктәп булырга тиеш. Халык үз талантларын онытмасын иде», – диде ул.


   Бөек маэстроны  искә алу кичәсе өч сәгать  буе барды.  Зур экраннан  җырчының фотолары, тормышыннан эпизодлар, видеокадрлар күрсәтелде. Зал яңгыратып Ренат Ибраһимовның җырлары яңгырады. Әйтерсең артист үзе сәхнәдә чыгыш ясый,  арабыздан китмәгән...   


   Сәхнәдә бер-бер артлы артистның якын дуслары чыгыш ясады: хирург, медицина фәннәре докторы, профессор Дмитрий Красильников Ренат Ибраһимов белән узган балачак хатирәләре белән уртаклашты. Алар бер йортта, бер подъездда яшәгәннәр икән. Дмитрий Красильников артист турында төшерелгән биш документаль фильмда катнашкан. 


   Сәхнәдән сөйләүчеләр арасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Татарстанның Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, «Мама-Әнием» хәйрия фонды рәисе Рәис Атнагулов һ. б. бар иде. 


   Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарасы җырын Ренат Ибраһимовның соңгы җыры икәнен әйтте. «Юллар» исемле җырның сүзләрен Муса Җәлил язган, көен Ратмир Шәйхетдинов иҗат иткән. Бу җырны бөек җырчы җырларга өлгермәгән, репетициядән кайтканда вафат булган. Сәйдә җырны Ренат Ибраһимовның рухына багышлап башкарды. 

Видео: Фагыйлә Шакирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар