Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​«Әпипә»не көтәбезме?

«Әпипә» шәп булырга охшаган.

«Әпипә» шәп булырга охшаган. Авыз тутырып мактарга әле иртәрәк иртәрәген дә, ләкин тизерлары күңелне кымтырыклап калдырды.  

 

 Быелгы мөселман киносы фестиваленең иң соңгы көнендә генә күрсәттеләр аны. Фильмның үзен үк түгел, билгеле, ул әле әзерләнеп тә бетмәгән, ә берничә өлешен генә. Күңелне ымсындыру өчен шул да җитте. Хәзер инде түземсезләнеп, «Әпипә»не көтәбез. Бәлки, ул әле бөтенләй дә «Әпипә» дип аталмас. Бу аның эш өчен генә куелган исеме. Һәм ул фильм да түгел, ә комедия жанрындагы беренче татар мюзиклы.  



«Әпипә»нең идея авторы, продюсеры Миләүшә Айтуганова. «Бу идея бер ел элек туды, – диде ул. – Кызлар белән бер компаниягә җыелдык та, шулай чәй эчеп утырабыз. «Җитте инде сезгә банкетларда җырлап йөрергә. Әйдәгез, бер проект эшлибез», – дим. Шулай итеп, «Әпипә»нең проекты туды. Кызлар үзләренең гастрольләрдә булган маҗараларын язып китерделәр. Без аны Марат Кәбировка бирдек. Проектның сценариен ул язды». 



Менә-менә, сценарий авторы Марат Кәбиров булу үзе үк әллә ниләр вәгъдә итә.  Режиссеры Илшат Рәхимбай булу да өметләрне үрләтә.  Ә менә артистлары... Ә артистлар монда кирәкми. Дөресрәге, алар кирәк, әлбәттә, ләкин аларга уйнарга кирәкми. Чөнки фильм артистларның үзләре турында бит инде. 



«Әпипә» исемле кызлар музыкаль төркеме Татарстан авылларына гастрольгә чыгып китә. Төркемдә яшь, талантлы кызлар – Алсу Әбелханова, Фәридә һәм Алсу, «Зө-Ләй-Лә» кызлары, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Динә Закирова, Резеда Сәлахова... Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшы булсын, диләр. Хәзерге заманда аны шоферың яхшы булсын, дип үзгәртергә кирәктер инде. «Әпипә»ләр шофердан харап та уңа – Фирдүс Тямаев белән кая барсаң да суга батмыйсың... Тавыш режиссерлары да талантлы егет – Радик Юльякшин үзе.  



Ә менә шул гастрольдә ниләр булуын... без сезгә хәзер... сөйләмибез. Чөнки әле үзебез дә белмибез. Фильмның Әлмәттә төшерелгәнен генә беләбез дә, аның өчен дәүләттән бер тиен дә акча сорамаганнарын гына беләбез. Ләкин акча кирәк. Артистлар, аптыраганнан, әллә соң социаль челтәрләр аша проектны төгәлләргә акча җыеп карыйк микән, диләр.  

Безгә, тамашачыга фильмы да бик кызык, аннан да битәр, төшергән вакыттагы маҗаралары кызык.  



Миләүшә Айтуганова, фильмны төшерү кыен булмады, артистларның банкетлары белән генә читен булды: съемкалар арасында Әлмәт белән Казан, Уфа, Мәскәү арасында тыз-быз килделәр, дигән иде.



Дилә Нигъмәтуллина исә, киресенчә, җырлап йөрүнең бер кыенлыгы да юк, фильм төшерү үтә дә авыр эш икән, ди. «Төшергән вакытта әллә нинди әкәмәтләргә тарып беттек. Коллективтагы һәр кеше иҗади шәхес бит. Фильмның күп күренешләре авылда төшерелде. Көн эссе, грим ага, төзәтергә уңайсыз. Көн дәвамында чәчләр шәлперәеп бетә. Вакытында ашау да, эчү дә юк. Көн саен иртәнге 4-5 тә торып, бизәнергә утырабыз. Аннары съемкаларга китәбез. Кайтканчы кичке ун була. Юынып ятканда төнге бер тула. Йокы бик аз эләкте. Шуңа күрә съемка вакытында кемнең бер минут буш арасы бар, кем кайда нинди урын күрә, түнәргә генә тордык. Бик арытты. 



«Выработка фильма» дигән әйбер бар. Ул көненә фильмның ничә минутын төшерү дигәнне аңлата. Гадәттә, 3-4 минутын төшерәләр. Чит ил киноларында бөтенләй дә 1-2 минутны гына төшерәләр бугай. Ә безнең максат 12 минут иде. Күз алдына китерегез, нинди тизлектә эшләргә туры килде. Аннары үзем өчен коллегаларымны икенче яктан ачтым. Концерт, гастрольләрдә без – икенче, ә монда барысы да чын иделәр, чөнки кино фальшны яратмый. Бу театр түгел, экранда чын булмасаң, син – начар актер. Мин режиссер Илшат Рәхимбайга бөтенләй гашыйк булдым. Шундый зур талант, киңкырлы егет ул. Киләчәге зур аның».  



Менә бер күренешне төшергәндә Алсу Әбелхановага дублер эзләргә мәҗбүр булганнар. Парктагы күмәк күренешне төшерәсе көнгә Алсуның концертлары туры килгән икән. Бернишләп тә булмый, билетлар сатылган, халык җыелган, җырчыны гына көтәләр. Ә җырчы килә алмый – съемкада. Нишләргә? Тотынганнар Әлмәт бетереп җырчыга охшаган кыз эзләргә. Тапканнар ниһаять! Салып биргән Алсу үз күлмәген. Аңа охшатып прическа ясаганнар һәм теге кыз койган да каплаган Алсу булган да куйган. Әйтәләр бит, җир йөзендә һәркемнең үз игезәге бар, дип. Дөрес ул.  

Тизрәк күрәсе иде бит «Әпипә»не. Үзебезнең беренче комедиябезне, беренче мюзиклны. Көтәбезме «Әпипә»не? 

Теги: Әпипә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе котэбез эгерже дэ Удмуртия дэ

    Хәзер укыйлар