Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әнвәр Нургалиев мәрхүм әнисенә хат язган

Җырчы Әнвәр Нургалиев бер-бер артлы әти-әнисен югалтты. Быелгы язны ул аларсыз гына каршылый. Шуңа җаны өзгәләнеп, ул мәрхүм әнисенә хат юллаган.


 Җырчы Әнвәр Нургалиев бер-бер артлы әти-әнисен югалта. Быелгы язны ул аларсыз гына каршылый.  Шуңа җаны өзгәләнеп, ул мәрхүм әнисенә  хат юллаган.

«Әни, Әнием...
Беренче яз Әнисез, бер ел синсез, Әни... Күп нәрсәләр язармын дигән идем, чөнки бик күп әйтелмәгән сүзләр калды,  кайсысыннан башларга да белмим. 
Гафу ит, Әни, мине ялгышларым, хаталарым өчен, сирәгрәк кайтканым очен, көттергәнем өчен сине, кайвакыт шалтыратырга онытканым очен... 
Әнием бәгърем, бар дөньямны бирер идем, әгәр бер биш минутка гына булса да сине кайтарып булса. Күзеңә карап бар сүзләремне әйтер идем, кочагыңа кереп сөйләр идем серләремне...
Әни, мин яратам сине, теге юлы больницада әйтеп өлгерә алмадым сиңа: нык итеп яратам, ашларыңны сагынам, елмаюларыңны... Минем барысы да яхшы, Әни, син генә җитмисең...
Барыбызга да Син җитмисең... Урыннарың оҗмахта булсын...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар