Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: “Мин укытучыларга ярый белдем”

Укытучылар көне уңаеннан, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең мөгаллимнәре белән бәйле истәлекләрен барлады...

Укытучылар көне уңаеннан, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең мөгаллимнәре белән бәйле истәлекләрен барлады:   

– Укытучылар минем тормышымда әйтеп бетергесез зур роль уйнады. Кеше белән аралашырга, кешелекле булырга да алар өйрәтте. Беренче сыйныфтан алып югары уку йортына кадәр укыткан укытучыларымның барысы да яхшы булды. Мине яратмаган бер генә педагогны да хәтерләмим. Гади генә гаиләдән булсам да, мәктәптә гел яхшы мөнәсәбәт булды.

Гомерлек сабак дигәндә, кешелекле булырга өйрәтүләрен әйтә алам. Мәктәптә укытучыларның: “Ипинең кадерен бел. Илеңә, халкыңа кирәкле бул”, – дигән сүзләре гел күңелдә тора. Галина Андреевна, Гөлүзә апаларга рәхмәт.

Мәктәптә вакытта физика, тарих фәннәрен яратып укыдым. Шулай ук физкультура, технология дәресләренә теләп йөрдем. Белем бирүдән тыш, укытучыларым миңа тормыш көтәргә, аңа ничек яраклашырга кирәклеген өйрәттеләр. Институтта укыган вакытта гастрольләрдә йөргәнгә, дәресләрне күп калдырырга туры килде. Шуңа да карамастан, мөгаллимнәр хәлемә керә белделәр. Шуңа күрә мин аларның һәркайсына рәхмәтлемен. Арада усаллары да булды, ләкин алары да әйбәт усал була белде. Бүген дә мин укытучыларыма гастрольләрдән – Себер якларыннан җылы сәламнәремне юллыйм.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар