Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Мәдинә Гайнуллина: “Өметләрем чәлпәрә килүен белеп еладым”

Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина үзенең Инстаграм сәхифәсендә тормышындагы кызык, кызганыч һәм гыйбрәтле хәлләр турында постлар еш калдыра. Шундый соңгы постларның берсендә ул үзен ничек алдаулары турында язган иде.     


“2004 ел... Герцен урамында элек артистларның тулай торагы бар иде. Шунда торган чак. Кияүгә чыгып беренче баламны таптым. Шул елны тулай торакны ишеп, артистларны фатирларга күчерәбез дигән сүз чыкты, тик тулай торакта теркәлгән булганнарга гына. Мин гаиләм белән каенана фатирында тора идем. Димәк, миңа эләкмәячәк. Шул ыгы-зыгылы вакытның бер көне иде. Мин бала йоклаган арада, тулай торакның ишек алдына бала керләрен эләргә чыктым.  

Сәлам, Мәйнүш! – дип эндәштеләр.  

Миңа шулай итеп, яратып коллегаларымның берсе эндәшә. Коллегам тормышта бик шаян, эче тулы зар булса да, бөтен тәне-җаны белән елмаючан кеше. Шунда ул миңа:  

Мәйнүш, сине театрга чакырдылар. Срочно. Кер элеп йөрисең, паспортыңны ал да, дуй давай, директор чакыртты, – диде.  

Рәхмәт әйтеп, йөгереп, өйгә кереп киттем. “Я, Раббым! Бар бит син!” Шатлыгым эчемә сыймый! Башымнан: “Директор декреттагы эшчесен болай гына чакырмас, димәк моның бер сәбәбе бар. Пропискага кертәләрдер. Әнә бит, паспортыңны ал, дигән”, – дигән уй йөгереп узды. Баламны күршегә калдырып (аңа ул вакытта 1 яшь туларга 6 көн калган иде), аннан-моннан гына киендем дә, “чаптым театрга паспортны тиз генә алдым да мин, и чабам мин и чабам, ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам!” Шул рәвешчә чабып театрга җиттем бервакыт. Килеп кердем. Вахтада утыручы апа:  

Бүген директор күренмәде. Бүген бит ял көне, – ди. 

Ничек? Мине чакырткан бит ул. Килергә кушкан! – дим. 

И, кызым, сине алдамаганнар микән? Бүген бит 1 апрель! – ди. 

Минем башыма чүкеч белән орган кебек булды. Шул вакыт айнып, 1 апрель икәненә төшендем. Декрет ялында утырган анага 1 апрель ни дә, 8 март ни? 

Урамга чыгып башта аңлашмыйча басып тордым. Аннан балам елыйдыр дип, йөгерә-йөгерә кайтып киттем. Юл буе елап кайттым, троллейбуска да утыра алмадым. Күңел халәтем троллейбуста утырып кайта торган түгел иде. 

Еладым. Башта минем өметләрем чәлпәрәмә килүен белеп, аннан алданганлык гарьлеге өстәлде, аннан ни өчен бу капкынга нәкъ менә мин эләктем дип, аннан бүгенге көннең ничәнче число булуын ла белмәвем өчен үз-үземне битәрләвем кушылды. Аннан соң йөгерә-йөгерә күкрәк сөтем күлмәгемнең кендек өлешенә агып төшкәнен күреп еладым. 5 тукталышны бертуктаусыз йөгереп кайттым. Әле ярый җәяү кайттым, кайтканда инде мин хәйран гына тынычланган идем. Шушы хәлдән соң нәкъ 3 көн сөтем булмады...”   

              

Теги: Мәдинә Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә сиңа, мә. 1 апрель дип кешене шундый өметләр белән өметләндереп, кешене авыр хәлгә куйган башсыз бәндә воҗдан газабы да кичермичә яши микән, җирбит! Саф күңелең белән яхшыга өметләнгән Мәдинәкәй, исемеңне мыскыллап Мәйнүш дип дәшкән кеше белән сак аралаш. Һәм исемеңне беркемнән дә боздырма!

    Хәзер укыйлар