Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар эстрада йолдызы  Ләйсән Гыймаева онкология белән көрәшә

«Беренче операция вакытында яман шеш белән бергә бер күкрәгемне алдылар, аның урынына имплант урнаштырдылар. Читтән караганда бер нәрсә дә үзгәрмәгән шикелле», – дип сөйли җырчы «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында. Узган ел ахырында сәхнә йолдызында табиблар онкология авыруы тапкан. 

«Беренче операция вакытында яман шеш белән бергә бер күкрәгемне алдылар, аның урынына имплант урнаштырдылар. Читтән караганда бернәрсә дә үзгәрмәгән шикелле», – дип сөйли җырчы «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында. Узган ел ахырында сәхнә йолдызында табиблар онкология авыруы тапкан. 
– Ләйсән, сез социаль челтәрләрдә күкрәккә ясалган авыр операция турында сөйләдегез.   Авыруыгыз турында кайчан белдегез?
– Мине бернәрсә дә борчымады, ләкин күкрәгемдә ниндидер бер төер барлыкка килгәнен тойдым. Моңа артык игътибар да бирмәдем. Ике ай буе бернинди табибка мөрәҗәгать итмәдем. Без бит хатын-кызлар күбебез шундый – врачка иң соңгы чиктә генә барабыз.  Хосусый поликлиникага барып карарга булдым, маммологка язылдым. Табиб мине карагач, УЗИга җибәрде.
– УЗИ яман шешне күрсәттеме?
– Врач экранда күргәнне ошатмавын әйтте. Мине  кабаттан тикшеренүләргә җибәрделәр. Анализлар ике атнадан гына билгеле булды.  Ләкин нәтиҗәләрне телефон аша хәбәр итүдән баш тарттылар,  үземә килергә куштылар. Ирем Булат белән бергәләп анализ нәтиҗәләрен белергә килдек.  Миндә яман шеш тапканнар икән. Күкрәк бизләрендә рак, димәк. Республиканың онкология клиник  диспансерына юллама биреп кайтардылар. Миңа кабаттан тикшеренүләр үтәргә туры килде. Бу бер ай ярымга  сузылды. Аз вакыт түгел бит,  ул көннәрдә зур борчу белән яшәдем. Узган елның 29 декабрендә операциягә ятарга туры килде. Яңа елны каршыларга  әзерләнеп йөргән чак бит. Мин башта каршы килгән идем. Ләкин табиблар бер көнне дә кичектерергә ярамаганын искәртте. «Яңа елны hәр елны каршылыйбыз бит», – дип уйладым да операция ясатырга булдым. Шулай итеп, 2022 елны мин хастаханә ятагында каршы алдым. Операциядән соң гистология материалын кабаттан тикшерергә җибәрәләр, бу дәвалауны дөрес итеп  билгеләр өчен кирәк. Анализ нәтиҗәләре гыйнвар ахырында килде. Кешеләрдә рак төрлечә була икән. Кемгәдер химиотерапия кирәк, нур терапиясе узучылар бар, кемгәдер гормонотерапия билгелиләр. Гормонотерапия вакытында авыруларга  укол кадыйлар, таблеткалар билгелиләр. Миңа күкәйлекләрне дә алдырырга  тәкъдим иттеләр, бу операцияне дә кичердем...  Моңа кадәр кабаттан тикшеренү узарга  Мәскәү артына – Обнинск шәhәренә барып кайттык. Татарстаннан анда бик күп авырулар килә.  Бу шәhәрдә Татарстан табиблары куйган диагнозны,  дәвалау алымнарын раслап кайтардылар.  Рак бик явыз авыру икән, хастаханәдә 20 яшьлек кызлар да ята. Миндә яман шеш авыруы тапканнарын бары бик якын кешеләрем генә белде.  Өч балам бар бит. «Бу авыру геннар белән күчәргә мөмкинме?» – дип сорадым.  Табиблар аның нәселдән килү-килмәвен ачыклый торган махсус анализлар алды.  Миндәге авыру генетик характерда түгел, гормональ тайпылышларга бәйле, диделәр. Табиблар да 100 процент дөресен әйтә алмыйлар бит. 
– Әти-әниләрегездә мондый авыру булмадымы?
– Бабам – әтиемнең әтисе үпкә рагы белән үлде, чөнки ул тәмәкене бик күп тартты. 
– Танышларыгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?
– Авыру турында беркемгә дә белгертмәдек, бары иң якыннар гына белде. Яңа ел алды бит, беркемнең дә кәефен бозасы килмәде. Бу турыда авыруны җиңгәч кенә хәбәр итәрмен дип уйладым. 
– Германиядә ракны нәтиҗәлерәк дәвалыйлар, дип әйтәләр. Чит илгә барып дәваланырга дигән теләк булмадымы? 
– Чит илгә чыгу өчен бик күп акча кирәк. Монда сүз миллионнар турында бара. Ә безнең андый мөмкинлек юк. Без Обнинск шәһәренә бардык. Анда яхшы каршы алдылар, барлык сорауларга да җавап бирделәр. Анализларыгызны җибәрегез, барлык сорауларга җавап бирербез, диделәр. 

– Авыруыгыз турындагы хәбәрне балаларыгыз ничек кабул итте?
– Аларга әйтмәдек. Операция алдыннан олы кызларыбызга, хастаханәгә кереп ятарга кирәк, дип кенә әйттем. Хастаханәдән чыккач кына аларга бу хакта сөйләдем. Олысы бик борчылды, аңа инде 16 яшь, аңлый. Ә уртанчысы, 13 яшьлеге, проблеманың никадәр җитди булуын аңлап та бетермәде бугай. Анысы: «Әнием, син ничек? Барысы да яхшымы?» –  дип кенә сорады. Бар да яхшы, дидем. Бәләкәенә әле 4 кенә яшь, әлбәттә, ул минем кайда булуымны да аңламый калды. Булат һәрьяклап ярдәм итте, табиблар белән сөйләште, төп таянычым булды, үзе дә бик борчылды. 
– Операциядән соң берәр нинди дәва билгеләделәрме?
– Әйе, әле тагын кимендә биш ел мин дарулар белән генә яшәргә тиеш булам. Аларны көн дә эчәргә кирәк. Бу препаратлар организмда калган рак күзәнәкләрен юк итәчәк. 

Куркыныч диагноз куелса да, Ләйсән Гыймаева тормышка үпкәләп, борчылып утырмый. Гормоннар кабул итүе аркасында табиблар аның ябыгу яки артык авырлык җыю куркынычы барлыгын кисәткән. Бәхеткә, җырчыда артык авырлык күзәтелми. Туклануында зур үзгәрешләр булмаса да, сыер итен сирәк, атнага бер генә ашый. Күбрәк балык, авылда үстергән тавык ите куллана. Ә табиблар тарафыннан аш-суда ниндидер тыюлар булмаган, фәкать авыр физик эштән сакланырга гына кушканнар. Элек тренажерлар залына йөреп, көч сорый торган күнегүләр эшләргә яраткан Ләйсән хәзер йога белән шөгыльләнә, яңа концертларына әзерләнә. Концертлар октябрьдә үк узачак. 
Авыруы турында ачылып сөйләшер алдыннан Булат белән алар бик күп уйланганнар. «Минем авыру тарихым, бәлки, кемгәдер ярдәм итәр», – ди Ләйсән Гыймаева. Ул вакытында табибка күренеп торырга, куркып йөрмәскә киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар