Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдиновага көтелмәгән сюрприз ясаганнар

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова берничә көн рәттән Уфада концерт куйды…


Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова берничә көн рәттән Уфада концерт куйды. Концертларының соңгы көнендә аңа көтелмәгән сюрприз ясаганнар. 
– Бер уйламаганда Башкортстанда “Человек года” исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган “Күрше хакы – тәңре хакы” дигән сүз бар. Без, чынлап та, бик якын милләтләр. Без бергә булганда бик көчле! Хөрмәтегез өчен, миңа күрсәткән игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортстан! – дип язган Илсөя Инстаграм сәхифәсенә. 
Әлеге бүләкне аңа танылган җырчы Элвин Грей тапшырган. 

Тамашачылар Илсөяне котлап, матур теләкләр теләгән. “Шәп!”, “Сез моңа лаек!”, “Күптән кирәк иде! дип язучылар бар. Шул ук вакытта Радик Юлъякшинны күз алдында тотып: “Кемгәдер аяк чала, кемгәдер ялагайлана ахры”, – дип тә язучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илсөя бу исемгә меңе белән лаек ул безнең горурлыгыбыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нэрсэ эшлэгэн сон, ул??

      Хәзер укыйлар