Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: “Бу хәлне аңлатырлык акылым юк!”

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың Башкортстанда узачак концертлары көзгә күчерелгән. Кыргыз-Миякәдә буласы концерты – декабрьгә, Дүртөйле һәм Кушнареккодагысы ноябрьгә чигерелгән. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте...

 

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың Башкортстанда узачак концертлары көзгә күчерелгән. Кыргыз-Миякәдә буласы концерты – декабрьгә, Дүртөйле һәм Кушнаренкодагысы ноябрьгә чигерелгән. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.

– Кадерле тамашачылар, минем бу хәлләрне аңлатырлык акылым юк! Мин килергә әзер! Сез дә билетлар алгансыз! Электричество да бар!
Дөньялар узгәрде...
Гафу итегез безне! Без чынлап та хөрмәт итеп, яратып, очрашулар өмет итеп калабыз! Концертларны көзгә күчереп карыйбыз... Кертерләрме-юкмы билгесез...

Җырчы аңлатуынча, моның сәбәбе – маршрут кәгазен ала алмау.

– Моңа кадәр без бернинди каршылыксыз Башкортстанга гастрольләргә йөрдек. Кая гына барсак да, концерт куеп киттек. Бер проблема булмады. Кайсындадыр маршрут  кәгазе сорыйлар иде, кайсысында юк. Сораганнарга ул кәгазьне бирдек. Әмма соңгы вакытта барысы да шушы кәгазьне сорый башладылар, – ди ул.

Илсөя Бәдретдинова сүзләренә караганда, Кыргыз-Миякәдә, Дүртөйледә, Кушнаренкода билетлар сатылып беткән булган. Тик ахыр чиктә мәдәният йорты директорлары маршрут кәгазьсез булмый дип, концертларны көзгә күчерткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар